БУ ЛАЕШ КАЯ БАРА?

БУ ЛАЕШ КАЯ БАРА?

Безнең республикадан да мактанчыграк төбәк бармы икән?! Мөгаен, юктыр! Я без гомер булмаган уңыш алу белән мактанабыз, я сәясәттәге «уңышларыбыздан» аяк астында җир барын да тоймый башлыйбыз… Гәрчә, барыбыз да бераз арттырып җибәргәнебезне аңласак та, дәррәү торып: «Без булдырабыз!» – дип, сөрән салырга гына торабыз. Чөнки шулай кирәк, шулай кушылган. Дөреслек кирәкми, позитив кирәк безләргә… Юк, безгә түгел, ялгыш әйтәм – югарыдагыларга. Тик бу таләп ителгән мактау вә мактанулар, дөреслеккә күз йомулар безне кая илтә соң – упкынга түгелме? Әйдәгез, башкалага терәлеп кенә торган районы мисалында бер спорт тармагын гына алып карыйк.

КӨРӘШЧЕЛӘРНЕ ҖӘБЕРЛИЛӘР

Быел без бөтен дөньядан спортчылар вә җанатарлар кабул итәргә җыенабыз. Бу Татарстан өчен зур мәртәбә, шуңа да аңа әзерлек инде өч ел элек үк башланды. Спорт корылмалары төзү белән генә эш бетми, кунак кабул итүче хуҗалар буларак үзебезне дә матур итеп күрсәтә белү кирәк. Ә безнең өчен матур күренү, ул үз спортчыларыбызның ирешкән уңышлары булыр иде. Моның өчен исә, инде күптән әзерләнә башларга кирәк. Хәер, сүздә әзерләнәбез без, кәгазьдәге хисапларда әллә нинди эшләр майтарабыз, ә гамәлдә барысы да мактануларның нәкъ киресе килеп чыга: спортчылар әзерләнми, яхшы тренерлар читкә кагыла, спорт заллары таләпләргә җавап бирми…

Изображение удалено.

Әйтик, Лаеш районының Хәерби авылы кызы Гөлназ Насыйбуллина 2004нче елда «Осталар турниры»н отып, дзюдо буенча «спорт мастеры» дәрәҗәсенә ирешә, ә 2006нчы елда самбо буенча дөнья чемпионы була. Югары дәрәҗәләргә ирешкән спорт остасы укуын тәмамлап туган районына кайта үзе, ләкин биредә ул кирәксез кеше булып чыга.

– Мине башта чакырдылар, ә кайткач бер ел буе эшсезлек буенча пособие алып тордым. Тренер эше тәкъдим итмәделәр. Әле миңа бирмәс өчен Никольское авылындагы спортзалны да җирле яшьләргә биреп, туздырып бетерделәр. Аны әтием җимерелеп яткан җиреннән үз куллары белән сипләп чыккан һәм 60лап бала көрәштереп ята иде. Мин кайтып төшүгә, бу спортзалда проблемалар башланды: Тоталар да, төрле спорт ярышларыннан, бәйрәмнәрдән, шул ук «Каравон»нан калган палаткаларны, әйберләрне кертеп тутырып складка әйләндерәләр, көрәш буенча күнекмәләр алып барырга комачаулыйлар…

Әтием минем самбо буенча тренерым да, киңәшчем дә, спортта ирешкән уңышларымның нигезе дә ул. Ә минем барлыгы 86 җиңү һәм призлы урыным бар. Тагын 50ләп төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүче һәм призлы урыннар алучыларны тәрбияләде ул. Димәк, аны начар тренер дип әйтә алмыйбыз. Шуңа да карамастан, районда аны «Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе» (ДЮСШ) системасына да кертмәделәр. Ул бүген «Мәктәптән тыш уку» системасы аша аз акчага эшләп йөри. Сокур авылы мәктәбендә, Лаеш балалар йортында, Никольское авылында алып барган көрәш түгәрәкләре өчен ул нибары 12-13 мең сум акча ала. Район хакимияте исә аңа аяк кына чала. Әнә, Никольскоедагы спортзалда бүген авыл яшьләре аракы эчеп ята. Хәтта, волейбол уйнасалар да, бары тик оттырган як аракы алу шарты белән генә уйныйлар. Әти анда көрәшче малайлары өчен душ белән сауналарга кадәр ясап куйган иде – яндырып, җимереп бетерделәр. Аның үзен дә, эшен дә монда бәяләүче юк икәнен ел буе күзәтеп йөрдем дә, Әлмәткә китәргә булдым. Чөнки Лаешта бары тик бернинди дәрәҗәле спортчы да тәрбияләмәгән, әмма бөтенесенә ярый торган тренерны гына кешегә саныйлар, төрле киңәшмәләргә йөртәләр. Ә минем әтием кебек көн-төн балалар өйрәтүче «эш аты»н күрүче дә юк. Аңа гел вәгъдә генә бирәләр, ә бер дә ярдәм итмиләр. Ул исә шул вәгъдәләр белән юанып чабып йөри. Менә бүген дә Идел буе федераль округы ярышларына китте, – дип сөйләде миңа ике төрле көрәш буенча дөнья чемпионы һәм спорт остасы титулларына ия булган Гөлназ туташ.

Ул үзе хәзер Әлмәттә «Газпром» системасында спорт буенча эшчәнлек алып бара.

– Элек мин «Татнефть» системасында эшли идем, «2012 елның иң яхшы спортчысы»булып та танылдым. Ләкин «Газпром»да яхшырак шартлар дип таптым һәм анда күчтем. Хәзер инде Лаешка чакырсалар да кайтмамдыр, мөгаен. Анда эшләгән, нәтиҗәләре булган кешенең кадерен белмиләр бугай, – диде Гөлназ туташ саубуллашканда.

Бүген Русиядә дзюдога зур игътибар бирелә. Чөнки бу президент Путин шөгыльләнгән спорт төре. Бездә илбашы шөгыльләнгән спорт та сәясәткә әверелеп куя бит: я теннис популярлаша, я ат спорты, я автоузыш, я дзюдочылар күкрәк киереп йөри… Тик менә Лаеш якларында гына җилнең кайдан искәнен абайламыйлар бугай – спорт мастерын, дөнья чемпионын бер ел буе эшсезлек буенча бирелгән «хәер»гә яшәтәләр. Гомумән, үз төбәгеннән чыккан дөнья чемпионын кадерләү, аны үстерү ул районны таныту, аның җитәкчелеген яхшы яктан күрсәтү булыр иде. Ләкин Лаеш хакимияте бик үзенчәлекле шул – күп әйберләрне аңлап бетерми бугай…

Ә Лаеш көрәшчеләре хакимияткә карап тормыйлар шул, җиңәләр. Әле менә тагын Идел буе федераль округы чемпионатында 16 яшьлек Елизавета Барышева беренче бишлеккә кереп, җыелма командага алынган. Монысы да шул «кадерсез» тренер Рөстәм Габдулла улы Насыйбуллин шәкерте. Тик хакимият мондый «ваклык»ларга тагын игътибар итеп тормас…

БОКСЕРЛАРНЫ РӘНҖЕТӘЛӘР

Ярослав Малков бокс буенча «спорт мастеры» дәрәҗәсенә ия, балалар өйрәтү белән дә шөгыльләнә.

– 2008нче елда район мәдәният йортының рингсыз, көзгеләрсез, грушаларсыз, арканнарсыз, турниксыз буш залында балалар белән җыелыштык та өйрәтә башладым. Югыйсә, ул малайлар урамда тәмәке тартып, сыра эчеп, азып-тузып йөриләр иде. Ул чактагы район хакиме Александр Тимофеев әйтте: «Зал ясарга акча юк, үзегез җаен тапсагыз, рөхсәт!» Безгә артык ярдәм кирәкми, комачауламасалар да җиткән, дип сөенә-сөенә эшкә тотындык. Бер генә шартыбыз бар иде – душны ясап, залны чистартып бирсеннәр. Тимофеев Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Прасловка барысын эшләп куярга кушты. Ләкин тегесе сузып йөрде, ә Тимофееев әйткәнен онытмаган икән, бер очрагач миннән сорады. Мин тегенең гөнаһын яшереп тормадым, дөресен әйттем. Главаның ачуы чыкты, шунда ук ул урынбасары Кареевка, районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге мөдире Карсаловка тегене эшеннән алып ташларга боерды. Ул чакта Тимофееевның Югары Осланга күчәргә йөргән чагы иде, шуңа да, замнары аның сүзен тыңламады, башта Прасловны ялга җибәрделәр, аннан соң ул озак кына больничныйда ятып чыкты. Ә ул чыкканда инде яңа – Афанасьев килгән иде. Аңа Прасловны «атказанган спортчы, әйбәт җитәкче» итеп таныттылар да, ул эшендә калды, – дип сөйли Ярослав.

– Ә ни өчен яклыйлар? – дим.

– Моның сәбәпләре гади генә: Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә штатта бик күпләрнең туганнары тора дип беләм. Алар эшләсә-эшләмәсә дә ай саен хезмәт хакы алып торалар. Берничәсе белән үзем шәхсән танышмын, әле берсе мактанды да. Шулай ук табиб штатын биләп торучы хирургны да мин таләп итеп чакыртып китердем. Чөнки бер генә тренировкада да, бер генә ярышта да аны күргәнем булмады. Ә табиб безгә тиеш… Кыскасы, кирәгеннән артык таләп итә башладым дип таптылармы, миңа бәйләнәеп, выговорлар бирә башладылар. Залны җыештырмыйлар, ә бу үз чиратында балаларның чирләвенә китерә, алар тренировкага йөри алмый… Әле турникны да алып чыгып киттеләр, ул исә бокс залына бик кирәкле һәм тиешле әсбап.

Шулай кимсетә, мыскыллый торгач та китмәвемне күреп безнең залга кертеп футбол капкасы буяп, буяуга батырып, сасытып чыктылар, төрле ярминкәләрдән, бәйрәмнәрдән артып калган әйберләрне кертеп склад та иткәләп тордылар – мин барыбер түзәм…

Инде алай да җиңә алмагач, кайбер малайларның ата-аналары белән сөйләшеп, балаларыгызны аңа җибәрмәгез дип үгетләп карадылар, Лаеш техникумында укучы малайларымны укудан куу белән янадылар. Әле балалар йортында үскән Артур Смирновны тулай торактан да, техникумнан да кудылар, армиягә яше җиткәнче кешедә кунып йөрде дә, үз теләге белән хезмәт итәргә китеп барды. Ятим бала дип тә тормадылар, кудылар…

Миңа ярышларга балалар йөртергә машина биреп торулар булмады инде. Әле берсендә: «Финалга җитсәң «Газель» биреп торабыз», – диделәр. Финалга чыктык, китәр вакыт җитте, ә «газель» юк. Спорт бүлегенә шалтыратам: «Газель» йөртүче эштән китәргә гариза язды, – диләр. Дус-ишкә шалтыратып, балаларны аларның машиналарына төяп алып бардым, призлы урыннар алып, җиңүләр яулап кайттык. Менә шулай йөри-йөри Казан, Татарстан чемпионнары тәрбияләдем, дүрт ел эчендә төрле ярышларда 50ләп приз алдык һәм җиңүче булдык. Барыбер ярап булмый, гел бәйләнәләр. Әле ата-аналардан шикаять яздыртканнар. Имеш, мин башка тренерга күчкән чемпионымны куркытам! Әкият, ата-аналар үзләре килеп гафу үтенделәр: «Эштән куу белән янадылар», – диләр.

Инде мине бетерү өчен Казаннан Ромадановский дигән өлкән яшьтәге тренер алып килделәр. Ул ярты еллап йөрде дә, юкка чыкты. Әмма берәр җиргә язсалар, «атказанган тренер Ромадановский үзе өйрәтүен» әйтеп узарга онытмыйлар. Ә районга җиңүләрне мин алып киләм, – ди Ярослав.

Ул үзе кызыклы гына биографиягә ия шәхес икән һәм хакимият гел аның яшьлек гөнаһларына бәйләнә. Югыйсә, Ярослав инде күптән чиркәү әһеле, Казанның «духовная семинария»се шәкерте – рухани булырга җыена, өч бала тәрбияли, иске чиркәүне сипләү белән мәшгуль… Ләкин, күп белүе һәм күп күрүе аркасында район хакимиятенә ярый алмый.

– Миңа элеккеге район хакиме урынбасары Кареев әйтте: «Синең кайчандыр бу районда булуыңны хәтерләмәсләр дә», – диде. Ә мин әле, даст Бог, эшемне дәвам итәчәкмен, балаларны бокска өйрәтүдән туктамаячакмын, – ди Ярослав Юрьевич.

АКЧА КАЯ КИТКӘН?

Ярослав Юрьевич Малков районының спорт өлкәсендә, хокук саклау оешмаларында, хакимияттә нинди эшләр барганыннан шактый хәбәрдар булып чыкты. Кая гына барса да видеокамера белән йөреп, бар күргәнен төшереп бара торгач, шактый зур түрә-караның ничек ял итүенә кадәр кадрга алган…

Хәер, бу хакта башка язмамда сөйләрмен әле, хәзергә бары спорт кына.

– Спорт – безнең район түрәләре өчен табыш чыганагы ул. Кемнәрнеңдер балалары вә туганнары бу өлкәдә хезмәт хакы алып торса, кемнәрдер күбрәк тә акча эшли кебек.

Әйтик, безнең районда яңа спорткомплекс төзеп куйдылар. Бер караганда шәп бина, әмма бик нык «печелгән». Ягъни, монда бер нәрсә дә дәүләт стандартларына туры килми. Бассейнны гына алыйк, анда суга сикерү өчен 6 тумба тора, ә киңлеге нибары12 метр. 6 тумба булсын өчен18 метркиңлек булу шарт. Кая куйганнар тагын6 метркиңлекне? Тумба астында тирәнлек ике ярым метрдан ким булмаска тиеш, ә бездә нибары 170-180 сантиметргына. Тагын бер метр чамасы кая киткән? Әгәр бассейн дәүләт стандартлары буенча төзелгән саналса, бу бер метр чамасы тирәнлек һәм6 метркиңлек шактый акчаны «янга» калдыргандыр… Ә инде төзелеп беткәч су җылыту, химия куллануда күпме акча янга кала… Кыскасы бассейн түгел – табыш чыганагы. Мине хәзер шундагы бокс залына күчермәкче булалар. 4 метрга4 метрринг ясап куйганнар, бетон колонкалардан алар бер метр чамасында гына. Әгәр боксерлар кызыбрак китсәләр, бер-берен бетон баганаларга бәреп, имгәтеп бетерәчәкләр. Тиешле стандартлар буенча ринг 5кә 5, 6га 6 була ала, ә колонналарга кадәр ара 2,5-3 метртиеш. Түшәм биеклеге4 метркирәк, ә монда3 метрда юк. Кыскасы, бу залны ясаганда да шактый акча «янга» калган кебек тоела.

Мин бер тапкыр спорт һәм яшьләр эшләре башлыгы Карсаловка бу уй-фикерләремне әйттем, спорт комплексының ниндидер ярты-йорты булуына ишарәләдем. Ул миңа: «Акчаны Миңнеханов урлап бетерде», – дип җавап бирде. Кайсы Миңнеханов икәнен аңлый гына алмадым», – диде Ярослав.

Мин аның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмәдем.

Ничек инде түрә кеше бу фамилияне алай тыныч кына әйтә алсын? Бездә әле андый ук демократия түгел. Бәлки, район хакимияте безгә моны аңлатып хат язып җибәрер? Югыйсә, инде район хакименә керергә җыенуыма ел була бугай, әле һаман шалтыратучы юк. Хаким урынбасары Фадеев әфәнденең дә куелган сорауларга юньле-рәтле җавап биргәне юк. Әллә соң сүзнең кайсы Миңнеханов хакында баруын ТР Президент аппаратыннан сорап белешимме? Аптыраган инде бу Лаеш хакимияте белән…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии