ЖУРНАЛИСТКА НИ ҖИТМИ?

Минемчә, , юрист, хирург һәм башка һөнәр ияләренә караганда да, ныграк фикер йөртә белергә тиеш. Фикер йөртмичә генә, юкны бар итеп язылган мәкалә бик күпләрнең хәтерен калдырырга, хәтта рәнҗетергә мөмкин. Һәм бу журналистның гына түгел, газетаның да дәрәҗәсен төшерәчәк.

Журналистка төрле өлкәдә эшләүчеләр белән аралашырга туры килә. Шуңа күрә, алар универсаль булырга тиеш, чөнки ул үзе яхшы белгән теманы гына яза ала. Мәкаләдә әйтелгәнчә, белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Кайбер журналистлар сәясәткә кереп чумарга ярата. Тик, сәясәт – бер метр тирәнлектәге бассейн гына түгел, ә иге-чиге күренмәгән диңгез кебек. Хәтта үтә оста йөзүчеләр дә, диңгезгә эчкә керүдән сагая. Ә менә кайбер журналистлар сәясәттә сакланмый. Бер журналистның сәяси язмасын искә төшерәм. Ул социализмның тетмәсен теткән-теткән дә, аны сагынучыларны орышкан. Алга таба СССРның таркалуына сөенеп, совет идеологиясенең бетерелүенә, җиңелүенә шатлануын белдергән. Әйтерсең, яңа Америка ачкан.

Социализмны яклавым түгел. Тик бер генә җәмгыять тә кимчелекләрдән генә тормый. Әйтик, минем гади укытучы булып эшләгәндәге хезмәт хакым, райкомның беренче секретаре хезмәт хакының 75 проценты кадәр иде. Әгәр җитмеш биштән бер өлеше кадәр генә булса, бәлкем, хурлар идем. Ул вакытта укучы балаларга барлык уку кирәк-яраклары, транспорт бушлай булды. Яшьләргә уку да, диплом яклау да бушлай иде. Иң мөһиме – диплом алып чыгуга аны эш көтеп торды.

СССР таркалу да шатлык китермәде, чөнки илнең икътисадый нигезе җимерелде. СССРдан аерылып чыккан дәүләтләрнең берсенең дә бүгенгәчә мантыганы юк әле. Ә идеологиягә килгәндә? Әгәр кеше яңа йортта яшисе килгән өчен генә, бер тиен акчасы да, төзү материаллары да булмаган килеш иске өен сүтеп ташласа, ул урамда калачак. Идеология өлкәсендә дә нәкъ шулай булды. Аны нәрсә алыштырды соң? Һәммәбезнең күз алдында: караклык, талау, көчләү, үтерү, наркоманлык, террор һәм коррупция килде алмашка.

Ә кайберләре таныш булмаган «урман» эченә кереп тә адашалар. Безнең татар халкында бик акыллы киңәш бирүче мәкаль бар: «Урманга кергәнче, чыгар юлыңны хәтерлә!» Ярый ла, үзең генә адашсаң. Әгәр үзең белән бергә меңләгән кешеләрне адаштырсаң? Менә, СССРның байлыкларын бүлешкәндә, шәһәр халкына – үзе яши торган фатирын, ә авыл халкына5 гектарҗир алу хокукы бирә торган яшел кәгазь бирделәр. Бу кәгазьне җиргә әйләндерү өчен, безгә бик озак көрәшергә туры килде. Пай җирләрен рәсмиләштерү, аннан ничек файдаланырга кирәклеге турындагы югарыдан булган күрсәтмәләрне авыл кешесенә җиткермәделәр. Өстәвенә, колхоз-совхоз җитәкчеләре: «Миңа сезнең җирегез кирәк түгел, җиреңне ал да чыгып кит!» – дип куркыта. Җирең чәчелми калып чүп үссә, зур суммада штраф салыначак һәм җир дәүләткә биреләчәк, дигән имеш-мимешләр авыл халкын тагын да ныграк куркытты.

Әнә шундый болгавырлыклардан файдаланып, колхозлардагы дәүләт җирен дә, милек паен да кертеп, инвесторлар авылларны «оккупацияли» башлады. Шул чорда инвесторларга фатиха биреп, бер газета редакторы: «Пай җирләре инвесторга 49 ел срокка килешү төзеп бирелә», – дип язып чыкты. Дөрес түгел!

Төзү өчен, дәүләт җирләре 49 елга кадәр срокка бирелергә мөмкин. Ә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне, пай җирләрен дә арендалау килешүе 9 елдан да артмаган чорга төзелергә мөмкин (07.07. 2003, №113–федераль закон редакциясендә). Пай җирләрен 49 елга килешү белән бирү – аны мәңгегә югалту дигән сүз. Әйдә, логик фикер йөртеп карыйк: 49 елдан соң безнең буын кешеләренең оныклары 60-70 яшьтә була. Ул вакытта эзләп карасыннар инде ул инвесторларның балаларын яки оныкларын Казан я Мәскәү урамыннан. Әгәр аларны табып килешүне яңарта алмасаң, ул җир мәңгегә инвесторга калачак. Менә ни өчен дәүләт, халык мәнфәгатен яклап, иң зур срокны 9 ел итеп билгеләгән.

Яшерен-батырын түгел, газеталардагы язмаларга күпләр, Президент указы кебек, ышанып карый, ә журналистларны фәрештәгә тиңли. Әнә шундый ышаныч һәм хөрмәтне киметмәскә кирәк. Икенчедән, газета – иң көчле тәрбия чарасы икәнен дә истән чыгармыйк.

Журналистка милли горурлык җитми. Бер генә мисал китерик: татар дөньясының шагыйре генә түгел, ә бөтен антифашистик дөньяның горурлыгы. Аның батырлыгы тирәнтен интернациональ рухлы булганга күрә дә, әзәрбайҗанлылар аны чорыбыз Фәрхады, немецлар – якын дустыбыз, чехлар – татар Фучигы дип атый. Авыл-шәһәр урамнар, мәктәпләр, мәдәният сарайлары һәм башкалар аның исеме белән аталган. Ни кызганыч, Ватанны, халыкны сөю мисалының гүзәл үрнәге булган, татарның намусы һәм батырлык символына әверелгән Җәлилне дә гаепләүчеләр бар. Кайберләре аны фашистларга сатылуда гаепләсә, икенчеләре фашистларга сатылмыйча башын кистерүдә гаепли. Иң яманы шунда, боларның берсе дә немецлар да, башка милләт кешеләре дә түгел, ә үзебезнең татар журналистлары һәм татар язучылары.

Йомгаклап, «Журналист нинди булырга тиеш?» – дигән сорауга җавап бирәсем килә: журналист – журналист булып туарга, журналистика факультетын тәмамларга, төрле өлкәдә бик күп белергә тиеш. Ә инде редактор булыйм дисәң, боларга өстәп, тагын тормыш университетын тәмамларга кирәк.

Ә безнең журналист булып туган журналистларыбыз бик күп: , , , , (Чаллы шәһәре буенча «ВТ»ның элекке махсус хәбәрчесе) һәм башка журналистлар белән урынлы горурланабыз.

Минем яраткан газеталарым күп. Ә шулай да, өстенлекне «Безнең гәҗит»кә бирәм. Ни өченме? Беренчедән, яшерене юк, кайбер газетага мәкалә язу өчен я депутат, я югары җитәкче, я фән докторы булу кирәк. Ә «БГ»га үз фикере һәм мәкаләсе белән теләсә кем үтеп керә ала. Икенчедән, анда шулкадәр күп мәгълүмат бирелә. Өченчедән, халыкны борчыган һәм газета укучылар теләгән темаларга языла, проблемалар кыю күтәрелә.

Республикадагы барлык журналистларга иҗат уңышлары телим!

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.

Тукай районы, Иске Абдул авылы.


Комментарии