«Бәхеткә минем хакым юкмыни?»

«Бәхеткә минем хакым юкмыни?»

Казанның «Кәҗә бистәсе» метро станциясенә кергәндә, гармунда моңлы татар көйләрен уйнап утыручы егеткә күз төшми калмый. Кушылып җырлап та җибәрсә, күңелнең әллә кайсы кылларына кадәр кагыла ул. Карап торышка Альберт Миңнуллинны эпилепсия белән чирли дип уйламассың да. Тик ни кызганыч, хакыйкать аяныч. Альберт, гаиләсен туендыру өчен, иртә таңнан метрога чыгып китәргә, көненә өч тапкыр була торган өянәкләре белән көрәшеп, гармун уйнау сәләте ярдәмендә акча эшләргә мәҗбүр.

Мин Альбертның ял көненә туры килдем, шунлыктан Миңнуллиннарның фатирында очраштык. Атнага бер көн, якшәмбе, егет метрога бармый, өйдә тора икән. Ә калган көннәрне, яңгыр дими, кар дими, үзе әйтмешли, эшкә чыгып китә

«ӘТИЕҢ КАТКАЧ, ХӘБӘР ИТӘРМЕН»

Альбертның татарлыгы канына сеңгән. «Гармунда татар көйләрен генә башкарам, бик сорасалар гына урыс көйләрен уйнап бирәм», – диюе өстенә чиста әдәби татар телендә сөйләшә дә әле ул. Казанда туып-үскәннәрнең шулай матур итеп үз телебездә сөйләшүенә сусаган булганмын икән – тәмләп тыңладым.

Альберт Миңнуллин 1980нче елның 31нче декабрендә башкалада туган. Һәм шул көннән егетнең газап-михнәт тулы көннәр йомгагы сүтелә башлаган. Малайга 5 ай вакытта, хатынын ике бала белән (Альбертның Гөлнара исемле апасы бар) калдырып, әтиләре чыгып китә. Кулында ике кечкенә сабый белән калган ана баракта яшәргә мәҗбүр була. 9 метрлы бүлмәдә табакта авыру баланы коендыруның авырлыгын Рузалия апа үзе генә беләдер. Бүген яши торган ике бүлмәле фатирны да җиде кат тирен түгеп алган ул. Тик анысы хакында соңрак.

Альбертны укытучылар өйгә килеп укыта. 9 ел укыганы 5 кенә елга санала аның. 5 сыйныф белем белән эшкә урнашу турында хыяллана да алмый инде егет. Җитмәсә, өянәге дә кузгала бит әле. Тик Альберт язмышны хәйләләп карый. Үзенең авыру икәнен әйтмичә генә Кремль астына җир казу эшләренә урнаша. Анда 9 ай эшли, носилкада җир ташый. Тик көннәрдән бер көнне кемдер өянәк вакытына туры килеп, бу хәл турында җитәкчегә җиткерә. Альбертны эштән җибәрәләр.

II төркем инвалидка эшләмичә пенсия акчасына гына яшәсә дә була бит инде, дияр кайберәүләр. Тик башкалада гомер итү өчен, Альберт ала торган 9800 сум акча гына җитми шул инде. Әле өйдә әнисе, апасы һәм аның улы Адель дә бар бит. Шуңа күрә егет гармун тартып акча эшләргә мәҗбүр.

Альберт кулына беренче тапкыр гармунны 4 яшендә ала, һәм, әнисен гаҗәпләндереп, Венера Ганиева башкаруындагы «Туй күлмәге» җырын уйнап та бирә. «Өйрәтүче дә булмады, үземнән-үзем өйрәндем. Әни туган көнгә «Малыш» дигән гармун алып биргән иде. Миңа нәрсәгә бу, аның урынына зур машина алып биргән булсаң, дигәнемне әле дә хәтерлим. Менә шул көннән уйный башладым инде. Ә машиналарны әлегә хәтле яратам, бер көчсезлегем инде алар минем», – ди егет. 1998нче елда ул бер газетага яза, телевидениедә аның турында сюжет та күрсәтәләр. Икенче көнне яхшы кешеләр егеткә биш баян китерә. Альберт Бауман урамында уйнап утыра башлый. Тик бүген ул баяннарның кайсы купкан, кайсының күрекләре кипкән. Хәзер уйнап йөри торган «эш коралы»на да кырык җирдән скотч белән ямау салынган. Очын-очка ялгап яшәгән Миңнуллиннарның яңа гармун алырга мөмкинлекләре юк. Ә карап торган ышанычлары азмы күпме акча чыганагы шул гына. «Халык уйнавымны ярата. Әбиләр-бабайлар башымнан, аркамнан сыйпап китәләр», – ди сөенеп Альберт.

Гармун темасын бераз читкә куеп, Альберт әтисе белән булган очрашу турында да сөйләп алды. Өч ел элек ул беркемгә әйтми-нитми электричкада Буага китеп барган. Әтисе яңа гаиләсе белән шунда яши икән. «Кичке унынчы яртыда барып кердем мин анда. Ишекне кызы ачты, исеме белән әйтеп, шуны чакырыгыз әле, дидем. Әти елмаеп ишек янына килеп басты. Мине күргәч, елмаюы бетте. Баскан – тора. Үзем беренче булып сүз башладым. Хәлләрен сорашкач, чыраен сытып кына, өйгә керергә чакырды. Мин керүгә, хатыны йөгереп чыкты. Улы икәнемне белеп алгач, тотынды бу миңа акырырга. «Нәрсә кирәк сиңа? Безнең тормышны бозарга килдеңме?» – дип кычкыра. Тыңлап утырдым-утырдым да: «Әминә апа, мин сезнең янга түгел, әти дигән шушы кеше янына килдем», – дидем. «Син аны күрдең, шуннан нәрсә булды?» – ди бу. «Җаныма шифа булды», – дим. «Менә ул креслода утыра, исән-сау, үлмәгән әле. Каткач, сиңа хәбәр итәрмен», – ди. Әти бер сүз дә дәшмәде, йөзе генә кызарып китте. Хатыны шулай акырды-акырды да: «Бар, ашат улыңны, мин аны ашатырга җыенмыйм», – диде. Чәй эчтем дә кайтырга чыгып киттем», – дип искә төшерде ул көнне егет.

Шулай да әтисен яман сүз белән телгә алмады ул. Менә язмышка кайвакыт үпкәсен сиздереп ала икән. «Өйдә бер кеше дә булмаганда, тәрәзәгә карап, Аллаһка: «Ник мин бу дөньяга тудым икән, шулай нужа чигәргәме?» – дип эндәшәм. Минем бу дөньяда бернәрсәм юк. Барысын да эшлисе, татып карыйсы килә», – ди Альберт.

ФАТИР АЛЫРГА ТЕРЕШКОВА БУЛЫШКАН

Миңнуллиннарда Альберт кына авыру түгел. Рузалия апа үзе күз буенча 2000нче елга кадәр инвалидлыкта булган, пенсиягә чыккач, документлар белән йөрисе килми, дип кенә озайтмаган. Бүген ике күзендә дә глаукома. Кызы Гөлнара полиартриттан интегә, III төркем инвалид. «Менә иртәгә пенсия алам. 9000 сум инде ул. Саный-саный саташам бугай инде, түлиселәрне түләгәч, кулга 900 сум акчам кала», – дип елый Рузалия апа. Өчесенә бергә 26 мең сум пенсия алалар икән, шуның 19 меңен кредит «йотып» бара. Альбертны больницага йөртү өчен машина алганнар, фатирларының кредитын да түләп барырга кирәк. Гөлнараның улы Адель беренче сыйныфны тәмамлаган. Аны каратэга йөртәләр. Кыскасы, финанс мөмкинлекләреңне соң чигенә кадәр кысып тотсаң да, чыгымсыз гына булмый.

Рузалия апа үз гомерен сөйләп биргәч, инде ничәнче тапкыр: «Түзсә дә түзә икән адәм башы», – дип уйлап куйдым. «Бала тудыру йортында студент кыз кабул итте, 31нче декабрь булгач, табиблар булмагандыр инде. 4 кг 200 гр булып туды Альберт. Теге кыз, күрәсең, тотып җиткерә алмагандыр, бала башы белән идәнгә төшкән. Миңа әйтмәделәр дә әле аның авыру икәнен. Имезергә китерделәр, иммәде. Моның ашыйсы килми, ахры, дип, мендәргә куюым булды, акырып торып җибәрде, җитмәсә, төенчек булып төйнәлде дә куйды. Балалар бүлмәсенә алып бардым, балам үлә бугай, дим. Алып калдылар моны, өч көн китермәделәр. Өч көннән соң: «Нәрсә булгандыр, тик баш миенә кан сауган», – дип килеп әйттеләр. Шунда 85 яшьлек бер няня бар иде. Минем елаганны күрде дә: «Үлми-үлми, күрерсең, менә дигән егет булып үсеп җитәр әле», – диде. Рас килде бит шуның сүзләре», – ди Рузалия апа.

Инде әйтелгәнчә, Альбертка биш ай булганда, ире белән аралары өзелгән аларның. Эчте, өйгә кайтмый «гулять» итте, аерылышмый булдыра алмадым, ди Рузалия апа. Альбертны Лаеш районына шушындый авырулар ята торган больницага илтергә киңәш итәләр. «Беркая да илтмим, үләсе булса, үз кулымда үлсен», – дип, ана мондый тәкъдимнән баш тарта. Кыш уртасында 1 яшь тә 4 айлык Альберт белән 3 яшь тә 2 айлык Гөлнараны җитәкләп, Мәскәүгә Валентина Терешкова янына чыгып китә ул. Фатир юллап булмасмы, дигән ният белән йөри инде. «Казан вокзалы янында бер көтү халык. Монда Сабан туемы соң, дисәм, кешеләр таксига чират тора икән. Чират койрыгына килеп бастым. Карасам, милиционер таягы белән үзе янына чакыра. «Кая барасың ике бала белән?» – ди. «Совет хатын-кызлары комитетына, Терешкова янына», – дим. Илтеп куйды машинасы белән. Терешковага хәлебезне аңлаттым. Шул гына алырга ярдәм итте юньле фатир», – дип сөйли Рузалия апа. 20 елдан артык 144нче заводта токарь булып эшләгән ул. Балаларым җитеш тормышта яшәсен, дип, теләсә нинди эшкә алынган. Бүген дә шул балалары, оныгы хакына яши.

Ана кешенең әйтүе буенча, Альберт кечкенәдән сабыр булган, егылса да еламаган. Рузалия апа метро янында гармунда уйнап утырган улын ничек итеп мыскыл итүләре хакында да сөйләде. Берьюлы егетне полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. Рузалия апалар килгәндә, кул-аяклары бәйләнгән Альберт идәндә яткан. Исерек дип уйлап алып киткәннәр икән аны, шулар каршында өянәге башлангач кына авыру икәнлегенә ышанганнар. Күптән түгел генә малайлар тартмадан Альберт абыйның акчасын урлап киткәннәр. «Беркөнне метрополитен полициясе җитәкчесе Алексей Владимирович Беляев бәйләнде. «Кәҗә бистәсе» метро станциясендә дворник белән тәмәке тартып тора идек. Урам якта. Бу полициягә әйткән, янәсе, мин метрога керә торган җирдә тәмәке тартып торам. Тегеләр шундук атылып чыктылар. Юләрме әллә мин анда тартырга?» – дип сүзгә кушыла Альберт. «Менә шуның акчасына яшибез инде. Мең ярым эшлиме, мең суммы – кайчан ничек була», – ди ана улына карап.

«ӨЙЛӘНӘСЕМ КИЛӘ!»

Альберт Миңнуллин менә шулай дип шаккатырды әле. Үзе әйтмешли, сөйгән яр да тапкан. Кукмара районының бер авылында яшәүче Рузилә белән интернеттагы аралашу сайтында танышканнар икән. Рузиләдә – церебраль паралич. Кирәкми, үз арагызда гына калсын, диюемә карамастан, Альберт интернетта алышкан «хатлар»ын да күрсәтеп чыкты. Көн саен хәл сорашу, матурым, бриллиантым кебек назлы сүзләр белән эндәшү берсе дә калмаган. Хәтта никах турында да язышкан яшьләр. Ике йөрәкне хисләр бәйләми дип әйтеп кара!

Рузилә турында сөйләгәндә, Альбертның күзләрендә нур балкый. Аз да түгел, күп тә түгел – шатлык очкыннары. Егет Кукмарага кайту, бергә яши башлау турында да ныклап уйлана башлаган инде. «Өйләнгәч, тартуны да ташлыйм», – дип елмая ул.

Менә Рузалия апа гына улының Кукмарага кайтып китүенә каршы. «Кая анда хәтле кайтасың? Ерак бит ул. Синең белән анда берәр хәл булса, мин нишлим? Ул кыз үзе дә авыру бит, сине карый алмаячак. Аның 48 яшьлек әнисе дә ике инвалидны карап ятмас. Өянәгең елга бер тапкыр булса да, алай ук борчылмас идем, көнгә өч тапкыр бит ул! Монда якын-тирәдә берәр кыз булса, аралашуларына да каршы килмәс идем, Кукмара бөтенләй әллә кайда бит ул», – ди ана, улының хыялларын бүлеп. Йомыш белән кергән күршеләре Фәридә апа да сүзгә кушыла: «Сәламәт булсаң, теләгән кешеңә өйләнер, теләгән җиреңә барыр идең дә, авыру икәнлегеңне онытма, Альберт». Рузалия апаның тел төбеннән шунысы аңлашылды: улының башлы-күзле булуына бөтенләй каршы түгел ул. «Тик монда Гөлнара белән бала өстенә килә алмый бит инде, менә анысы үз оясын булдырганнан соң уйларга булыр», – ди ул.

Альберт әнисенең бу сүзләрен бер түгел, йөз ишеткән инде. Шуңа да, Рузалия апа сөйли башлагач, башын иеп, тынып калды. Олыларның сүзе беткәч, өстәп куйды: «Бәхетле булырга минем хакым юкмыни? Мин дә адәм баласы ләбаса! 34 яшем тула, ә бу тормышта бернәрсәм дә юк әле. Кешечә яшисем килә минем дә». Бәхетле буласы, яратасы-яратыласы килү теләге, син авыру, дип тормый: күңелгә кереп оялый да шуннан чыкмый утыра шул.

Миңнуллиннарның фатирыннан чыккач та, колагымда Альберт уйнаган көйләр яңгырап торды. Аңа бәхет өчен тау-тау булып өелеп торган байлык та, зиннәтле сарай да кирәкми, яраткан кызы белән янәшәдә булу һәм яхшы гармун да җитә.

P.S. Газетаны типографиягә тапшырырга йөргәндә, Альберт шалтыратты. Мин килеп киткән көнне кич Рузилә белән язышканнар икән. «Әни синең янга җибәрми, дигәч, Рузилә: «Бәхеткә безнең хакыбыз юкмыни? Калган кешеләр кебек үк үз оябызны корып, кешечә яши алмыйбызмыни?» – дип язды. Шундый җавап алгач, шаккаттым, күзләремә яшьләр килде. Мин дә нәкъ шулай уйлыйм бит, аңа да язып җибәрдем әле», – дип сөйләде ул.

P. P. S. Укучыларыбыз арасында тузан җыеп ята торган гармун ияләре дә юк түгелдер. Ул музыка уен коралының Альберт өчен кирәгрәк булуы бар. Егеткә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, редакциягә мөрәҗәгать итсеннәр иде!

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии