Казанда социаль такси йөри

Казанда социаль такси йөри

Ниһаять безнең илдә дә Ауропачарак яши башладылар. Дөрес, Германия, Англия, Франция дәүләтләренә ераграк… Шулай да алга китеш бар.

Күптән түгел генә, Казаныбыз урамнарында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль такси эшли башлады. Социаль такси хезмәтен оештыручы, «День добрых дел» оешмасы җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов әлеге хезмәт турындагы сорауларга җавап бирде.

– Рөстәм, социаль такси хезмәтен булдыру кемнең идеясе иде?

– Бу хезмәт яңа түгел. Русиянең башка төбәкләрендә социаль такси хезмәте инде күптәннән эшли. Ауропада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мондый таксиларны әллә ничә ел элек әйләнешкә керттеләр. Казанда да ике ел элек шундый хезмәт оештырылган иде. Аны «Забота» җәмәгать оешмасы булдырды. Тик аларның җиңел машиналары гына бар иде, шуңа да «Забота»лылар бик үсә алмады. Безнең исә машинабыз зур һәм инвалидлар коляскасы өчен җайлаштырылган һәм анда 18 урын бар.

– Сез мөмкинлекләре чикләнгәннәргә бушлай хезмәт күрсәтәсез. Оешмагызны кем финанслый?

– Безгә дәүләттән тә, хөкүмәттән дә ярдәм күрсәтелми. Оешмабыз бары кешеләрдән һәм оешмалардан килгән хәйрия акчаларына гына яши.

– Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ничә машина хезмәт күрсәтә?

– Әлегә безнең бер генә машинабыз бар. Әгәр дә сорау күп булса, киләчәктә машиналарны арттырачакбыз. «Заявка»ларны без берничә көн алдан кабул итәбез. Мисал өчен, мөмкинлеге чикләнгән кеше, кайсыдыр җиргә барырга тели икән, 3-4 көн алдан безгә шалтырата. Аны каян килеп алырга, кая илтергә икәнен әйтә. Шәһәрнең бер районыннан берничә кешене алып китәргә дә була. Берсен алганда, мисал өчен, икенчесен кирәк урынга илтеп куярга мөмкин.

– Сезгә кемнәр мөрәҗәгать итә ала?

– Беренче чиратта, мөмкинлекләре чикләнгән (коляскада йөрүче), финанс мөмкинлекләре чикле булган балалар. Әлбәттә, шундый ук өлкән кешеләр дә безнең клиентларыбыз була ала. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне төркемләп тә йөртәбез.

– Социаль таксига еш мөрәҗәгать итәләрме?

– Телефонның тынып торганы юк.

– Социаль таксины нинди номер буенча чакырырга була?

– Безнең хезмәттән 245-48-02 номеры аша кулланырга була. Диспетчерга шалтыратырга һәм кайсы көнне кая илтергә икәнен әйтергә кирәк. Билгеләнгән көнгә бер көн кала, диспетчер кайсы вакытка әзерләнеп торырга икәнен әйтә. Икенче көнне исә машина килеп, кирәкле урынга илтеп куя.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Редакциядән. Аңлавыгызча, бу хәйрия хисабына гына яшәүче хезмәт. Теләгән кешеләр оештыручыларга бу изге эштә ярдәм итә ала.

Фонд «День добрых дел»

Казан, Декабристлар ур., 113

8 (843) 523-69-81

Директор Рөстәм Ринат улы Хәсәнов

Тел.: +7 917 289-19-93

Банк реквизитлары

Получатель: Фонд «День добрых дел»

ИНН 1657115472

КПП 165701001

ОГРН 1121600005295

р/с 40703810126030000039

в филиале «Саратовский» ОАО Банк «Открытие» г. Саратов

БИК 046311854 к/с 30101810900000000854 10:41:50

Яндекс-акча: 410011625418469

WebMoney R235360571350 10:42:11 Казанда социаль такси йөри, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии