Пропискаң булмаса – төрмәгә!

Пропискаң булмаса – төрмәгә!

Бер ай чамасы элек Мәскәү Кремле каршында рөхсәт ителмәгән бер пикет узды. Пикетлар соңгы арада күп, диярсез. Әмма монысы үзенчәлекле иде. Чөнки монда маргиналь «профессиональ» оппозиционерлар түгел, гади халык урамга чыкты. 18нче март көнне ике дистәгә якын кеше зур плакат күтәреп басып торды. Ул плакатта «Үз пропискагыз белән 3 хәрефкә барыгыз» дигән шигарь язылган иде. Полиция хезмәткәрләре әлеге пикетны бик тиз таратты һәм халыкны полиция бүлекләренә илтеп япты. Бер яктан караганда, гади пикет, икенче яктан – сәясәттән ерак торган гади халыкның ни сәбәпле аңа каршы чыгуы кызык.

Соңгы елларда берсеннән-берсе «акыллы» һәм гади халык мәнфәгатьләрен «кайгыртучы» кануннар кабул иткән чираттагы шедевраль нәмәрсәсен кабул итеп ята икән бит.

15нче февраль көнне, Русия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча, Дәүләт Думасы прописка мәсьәләсендә яңа канун проектын беренче укылышта кабул итте. Хәзер, яңа канун буенча, теркәлмәгән килеш яшәгән өчен яңа төр штрафлар кертәчәкләр. Мәсәлән, бүген теркәлмәгән килеш 90 көннән артык яшәүчегә штраф 1500-2500 сум булса, яңа канун буенча 5 меңгә хәтле булырга мөмкин. Шулай ук фиктив теркәүләргә каршы штрафлар арта. Аларның күләме 100 меңнән 500 меңгә кадәр җитәргә, хәтта ки кеше 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә дә мөмкин. Миңа калса, бу яңа канун гражданнарның хокукларын «саклау», ягъни фатирларга пропискага канунны бозып кертеп, акча эшләүче кешеләргә каршы түгел, ә уянып бара торган җәмгыятьне, демократик үзгәрешләргә омтылган халыкны тагын да ныграк контрольдә тоту өчен эшләнә. Сүз уңаеннан, моңа кадәр элекке канун да эшләмәде диярлек, кешеләрне күпләп штрафларга тартканнарын ишеткәнем юк. Ә менә яңа канунның эшләве шик тудырмый. Чөнки авторитар илдә, хокуклары бозылудан туеп беткән, ахыр чиккә җиткерелгән халык үз хокукларын таләп итеп мәйданнарга агыла башлады. Һәр көнне йә тегендә, йә монда гади халыкның, ачуы чыгып, урамга чыгуы турында хәбәрләр ишетелә. Әлбәттә, хөкүмәттә бик яхшы утырган, акчаны «капчыклар» белән «көрәгән», даими рәвештә чит илләрдә иң шәп кунакханәләрдә ял иткән, дистәләгән сөяркә, хатыннарын, дусларын, танышларын шул рәхәт тормышта яшәткән, миллионлаган долларлык мерседесларда йөргән, әллә ничәшәр фатирлы вә төрле илләрдә виллалары булган чиновник вә түрәләрнең җылы урыннарын югалтасы килми, билгеле. Шуңа да халыкны ничек тә куркытырга, кысарга һәм мәйданга чыгармаска тырышалар. Шуларның бер ысулы – прописка мәсьәләсендә тормышны авырайту. Бу канун күбрәк мәйданнарга чыккан кешеләргә кагылыр, дигән фикердәмен. Тыныч яшисең икән, өйдә утыр. Мәйданга чыксаң, прописка мәсьәләсен күтәреп, штрафлар салачаклар һәм хәтта җинаять эше дә ачарга мөмкиннәр.

НӘРСӘ СОҢ УЛ ПАСПОРТ ҺӘМ КАЯН БАРЛЫККА КИЛГӘН? Бу нисбәттән эзләнүләр үткәрергә булдым әле.

Беренче тапкыр тарихта шәхесне тану һәм прописка мәсьәләсе Ислам Хәлифәтендә барлыкка килгән. Ул вакытта шәхесне тану эшен зәкят түләгәнлеккә чеклар үтәгән. Башкача әйткәндә, хәлифәлек буенча күчеп, сәяхәт итеп йөрергә зәкятен вакытында түләгән кешеләргә генә рөхсәт ителгән. Әмма ул вакытта әле кеше конкрет яшәү урыны белән бәйләнгән булмаган, хәтта киресенчә, Ислам хәлифлегендә яшәү урыны берничек тә чикләнмәгән. Шундый ук система 1649 елда Русиядә дә барлыкка килгән. Ул вакытта «юл грамоталары» кертелгән.

17 гасыр уртасыннан, яшәгән җирдән китү рөхсәте буларак, Ауропада күп төрле паспортлар системасы кертелә. Мәсәлән:

– Хәрби паспортлар – армиядән качучы хәрбиләрне белү өчен;

– Чума паспорты – чума авыруы булган илләрдән килгән кешеләрне белү өчен;

– яһүдләр өчен махсус паспортлар һ.б.

Һәм менә шул вакытта яшәү урынын теркәү (регистрация) төшенчәсе барлыкка килә. Франциядә, 18-19 гасырларда, дәүләтнең эчендә булса да, яшәү урыныннан паспорт алмыйча китү тыелган була. Әмма Ауропада тиз аңлап алалар: паспорт системасы кешенең иреген кыса, прогресс һәм үсешне туктата. Шуңа да Беренче бөтендөнья сугышына кадәр Ауропада паспорт системасы кулланылмый башлый.

Ә ПРОПИСКА БЕЛӘН ЭШЛӘР НИЧЕК ТОРА?

Коллар тоткан беренче дәүләтләрдә кол хужаның милке саналган. Шуңа «прописка» да төрлечә булган, мәсәлән, тәннең төрле җирләренә тамгалар куелган. Бүгенге көндә, авылларда, әбиләребез каз-үрдәкләрен аерыр өчен төрле төстәге буяу белән тамгалап куйган кебек. Феодаллык чорында (ә ул чор Русиядә 11 гасырдан башлана) крестьяннарның күчеп йөрүләренә чик куела башлый. Әмма 1597 елга кадәр крепостнойлар үз хокукларында ирекле кешеләрдән әллә ни аерылмый. Кискен үзгәрешләр Романовлар династиясе дәүләтне җитәкләгәндә барлыкка килә. Ул вакытта качкын крестьяннарны эзләү вакытын 5 елдан – 15 елга кадәр күтәрәләр. Тиздән яңа кабул ителгән кануннар нигезендә, качкын крестьяннарны эзләү вакытын чиксез итәләр. Тиздән хәтта ирекле кешеләрне дә конкрет яшәгән җиргә бәйләп куялар. Алексей Михайлович крепостнойлар өчен прописка кертте. Шуннан соң илнең күпчелек халкы ирекле күчеп йөрү һәм үз-үзең, шулай ук милкең белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Ул вакыттагы прописка крепостной крестьяннарның үз хуҗасының колы булуын кануни рәвештә исбатлады.

Бу мәкерле эшләр революциягә кадәр дәвам итте диярлек. 1903 елда Ленин ирекле күчеп йөрү мәсьәләсен күтәреп чыкты. 1917 елгы революциядән соң паспортлар системасы юкка чыгарылды.

Әмма ул озакка булмады. Гражданнар сугышы башланып киткәннән соң ВЦИК СНК РСФСР 1919 елның 25нче июлендә «хезмәт китаплары» (трудовые книжки) системасын кертте. Ул шул ук паспортлар иде дисәң дә була. Әмма 1923 елда ВЦИК РСФСР ил буенча ирекле күчеп йөрү хокукын барлык гражданнарга да бирә. Паспортлар таләп ителми башлый. Теләгән кешеләр паспорт алырга мөмкин, әмма ул аларның хокукы, мәҗбүри эше түгел иде.

1925 елның 28 апрелендә РСФСРның Халык комиссарлары шурасы «Гражданнарның шәһәр җирлекләрендә пропискасы» турында карар чыгара. Ул карар белән «прописка», ягъни яшәү урынында теркәлү кертелә. Ул баштан бик йомшак була. Кеше теләсә нинди документ күрсәтеп пропискага керә ала торган булган. Русиядә прописка формаль рәвештә 1925 елдан барлыкка килә, дип әйтергә мөмкин.

1932 елда Советлар Союзында бердәм паспорт һәм паспорт-виза системасы булдырыла. Ул турыдан туры НКВДга буйсына. Яңа органга прописка мәсьәләләрен хәл итү эше йөкләнә. Шул исәптән 1933 елдан прописка «рөхсәт алу»га кайтып кала. Башкача әйткәндә, пропискага керер өчен, хөкүмәтнең рөхсәте кирәк була башлый. Ә чиновник ул рөхсәтне бирергә дә, бирмәскә дә мөмкин булган. Шуны әйтергә кирәк: пропискасы булган кеше пропискасыз кешеләрдән югарырак, өстенрәк булган. Чөнки паспорты булмаган кешеләр «икенче сорт»лыга әйләнгән, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителгән. 1974 елда паспорт системасы турында дәүләт карары буенча, СССРда син пропискаң булган урында гына йөри аласың.

Башкача әйткәндә, Советлар Союзында крепостнойлык чорын кайтару була бу. Чөнки кешенең бөтен тормышы шул прописка белән бәйле иде. Бары тик прописка белән генә кешенең кайсы җирдә дәвалануы, кайда дөньяга килүе, кайда укуы билгеләнгән. Пропискалы булу эшкә керүнең бер шарты саналган. Ул яңартылган крепостнойлык системасы Горбачев килү белән үзгәрә башлый. 1991 елда Конституция мәсьәләләре буенча СССР комитеты прописканың рөхсәт алу ягын канунсыз дип тапты һәм аны гамәлдән чыгарды. Прописка үзе 1993 елда гына бетерелә. Ул елда Русия Федерациясендә «Гражданнарның ирекле күчеп йөрүе, яшәү урынын сайлау» кануны кабул ителде. Әмма, гадәттәгечә, бу илдә андый бәхет озакка сузылмый, һәм хәлләр начарга үзгәрә башлый.

Һәм өстә телгә алынган яңа канун кертелә.

Бу яңа канун Советлар Союзында булган явызлыкларны кайтару эше буларак күренә. Турыдан-туры әйткәндә, крепостнойлыкны кайтару эше бара.

Әмма эш анда гына түгел. Прописка бит ул кешенең кайда яшәве турында мәгълүмат кына түгел, ул – крепостнойлыкның бик мөһим элементы! Ул элемент илдә ришвәтчелек үсүгә булыша, кешеләрдән җинаятьчеләр ясый. Прописка аркасында полиция хезмәткәрләре килгән кешеләрдән канунсыз акча җыя. Пропискага керер өчен, кешеләр фиктив рәвештә бер-берсе белән язылыша. Димәк, аның төп максаты – кешене дискриминацияләү һәм кимсетү.

Прописка өчен (күп очракта аны «теркәлгән яшәү урыны» дип атыйлар) меңләгән кануннар, инструкцияләр язылган. Тавыш бирү хокукын булдыру, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, машинаны учетка кую, документлар алу – барысын да паспортта күрсәтелгән теркәлгән яшәү урыны (прописка) буенча гына эшләп була. Хәтта салым түләү органына бару да (ИНН алыр өчен) пропискасыз мөмкин түгел. Болар барысы да кешенең ирекле яшәү һәм яшәү урынын сайлау хокукына каршы килә. Әлбәттә, бу дәүләт тарафыннан махсус эшләнә, чөнки дәүләт түрәләренә кешенең аңа кайда уңайлы, шунда яшәве бер дә кирәк түгел. Кемдер тиеннәргә урам себерергә һәм башка акчасыз эшләрне эшләргә дә тиеш бит.

Иң кызыгы, игътибар итегез, Дәүләт Думасы хәтта Советлар Союзында да булмаганны эшләргә тели. Яшәү урынында теркәлү канунын бозган өчен җинаять җаваплылыгы кертергә җыена. Дәүләтнең этләре алга таба фатирлар буенча пропискасыз яшәгән кешеләрне эзләп, укытучылар аша балалардан анкеталы сораштыру ясап, канунга каршы килгән кешеләрне эзли башлаячаклар. Кайдадыр бу канунсыз эшләр башланган да диләр инде.
Ә икенче яктан караганда, яңа канун эшләмәскә дә мөмкин. Әлегә яңа канунда «яшәү урыны» төшенчәсенә аңлатма бирелмәгән. Нәрсә соң ул яшәү урыны? Кеше кунган урынмы? Шәхсән үзем төрле урыннарда кунып йөрүче күп кенә кешеләрне беләм. Бәлкем, яшәү урыны ул кешенең әйберләрен саклаган яки еш була торган урынымы? Мин, мәсәлән, тәүлек буенча күп урыннарда булам.

Күреп торабыз: соңгы берничә елда Дәүләт Думасы, хөкүмәт тарафыннан берсеннән- берсе «акылсызрак» кануннар кабул ителә. Митинглар турында, ятим балаларны чит илләргә уллыкка бирмәү – «Дима Яковлев» кануны һәм менә яңа шедевраль канун. Көннән-көн бу илдә яшәү күңеллерәк. Тиздән һаваны да рөхсәт буенча сулар вакытлар җитәрме?!

Барыгызга да прописка мәсьәләсендә авырлыклар булмавын, имин, яхшы тормышлар теләп,
Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии