Демократия кайчан булыр?

таркалганнан соң, илебездә кыргый урнашты. Завод-фабрикаларның күбесе эштән туктады, аларны кем ничек талый ала, шулай талады. Судагы корабльләргә кадәр сүтеп, чит илләргә саттылар. Җитәкчеләргә алар кирәкмәде, ә гади эшче эшсез калды. Авылларда да колхоз-совхозлар таралды, маллар сатылып бетү дәрәҗәсенә җитте, техниканы да турап, металлоломга озаттылар. Крестьян да шулай итеп, эшсез калды. Шуңа күрә, авылдан шәһәргә эш эзләп чыгып китәргә мәҗбүр булды. Бигрәк тә яшьләр агылды гына. Калган халык җирне тырмалап кына бөртек чәчә башлады, билгеле, уңышы мактанырлык булмады. Җитәкчеләр колхоз-совхозларны саклап калырга тырышты, әмма бик азлар гына максатларына иреште. Шулай итеп, илебездә гомер күзәтелмәгән хәл: миллионлаган кеше эшсез калды. Халык арасында тәртипсезлек китте: урлашу, кешене талау, эчүчелек, наркомания, үз-үзенә кул салу һәм башка коточкыч күренешләр искитәрлек дәрәҗәдә артты.

Ил җитәкчеләре, депутатлар бу хәлләрне күреп тора, әмма бер чара да күрмәде һәм хәзер дә бармак та селкетмиләр.

Телевизорны ачсаң, анда зур түрәләрнең коррупция белән шөгыльләнүен, дәүләт акчасын үзләштерүләрен еш күрсәтәләр. Әмма нинди җәза алулары турында ләм-мим.

Сайлауларда кандидатларның күбесе «» партиясеннән. Сайлауларның гаделсезлеге турында да беләбез. Минемчә, монда гаделлек өчен, иң элек депутатлар санын кыскартырга кирәк. Аннан яртысын яңартырга. Чөнки араларында 5 чакырылыш (моны мәңгелеккә дип әйтергә дә буладыр) сайланучылар бар бит. Халык ышанып сайлагач, алар шуны акларлык булсын иде. Телевизордан Дәүләт Думасы утырышларын күрсәтәләр, анда депутатларның өчтән бере генә катнаша. Димәк, калганнары үз вазифасын үтәми. Аннан, анда бер генә гади эшче, кешесе юк бит. Бер генә та хуҗалыгы хәленнән хәбәрдар түгел. Шулай булгач, анда бу өлкә проблемалары күтәрелә аламы соң?! Республика, губерна җитәкчеләрен дә альтернатив рәвештә сайларга. Аннан алар ел саен халык алдында эшләнгән эшләренә хисап бирсен иде. Русиянең Федерация Советын да сайлап кую кирәк. Ул бит югары орган, аны «картлар йортына» әйләндерү һич кирәкмәстер.

Безнең халкы бик пассивлашты, битарафка әйләнде. Әллә куркаклар, әллә, нишләсәк тә, безнең сүз үтми, дип уйлыйлар. Уң яңагына суксаң, сулын куеп торалар. «Бердәм » партиясенә альтернатива юк», – дип хөкүмәт җитәкчеләре дә әйтә. Димәк, башкаларына агитация алып барыр өчен мөмкинлекләр бирелми.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: демократия турында сөйләп кенә калмыйча, аны гамәлдә күрсәтергә вакыт җиткәндер инде.

Садрлиман ХАҖИЕВ.

Башкортстан, Бакалы районы, Мирзаит авылы.

Комментарии