ТНВ «Мәйдан»ны «йотты»: татар музыкаль каналын нинди язмыш көтә?

ТНВ «Мәйдан»ны «йотты»: татар музыкаль каналын нинди язмыш көтә?

Татарлар – күпне югалткан милләт. Шушы арада гына да күп нәрсәне югалттык, санарга бармакларың гына җитсен: КФУда татар журналистикасы бүлеген, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен, «Нур-Маркет» татар китаплары кибетен, «Тәртип» радиосын. Хәзер менә бу исемлеккә татар музыкаль телеканалы «Мәйдан» да керергә тора.

Чү, нинди коткы таратасыз, күрсәтеп тора бит «Мәйдан», менә әле дә шуны карап утырам, диючеләр табылыр. Язманы алга таба укыгыз. Шуннан үзегез нәтиҗә ясарсыз: яшиме әле «Мәйдан», әллә соңгы сулышын алган көннәреме.

Даими укучыларыбыз белә инде: «Тәртип»нең язмышын адымлап язып бардык. Ничек итеп ешлыкны югалттылар, ничек итеп көрәштеләр, петициягә имзалар җыйдылар һәм ничек итеп яңадан яши башладылар – «Болгар радиосы» эфирында берничә сәгатьлек сәхифә булып. Көлсәң – көл, еласаң – ела: «Мәйдан»да да «Тәртип» язмышы кабатлана сыман.

Җәй башында «Мәйдан» ТНВга кушыла икән» дигән хәбәр чыккан иде. Хәлләр без уйлаганнан җитдирәк булып чыкты. Ике ай дәвамында («Мәйдан» ТНВга рәсми рәвештә май аенда кушылган. – Авт.) җыелып килгән-килгән дә ул хәлләр, менә хәзер сер капчыгы шартлады.

«САК АСТЫНДА ЭШЛИБЕЗ»

Зур суга баштанаяк чумар алдыннан башта чирканчык аласың. Без дә башта чирканчык алдык: «Мәйдан» тирәсендә барган уенның төп геройлары белән сөйләшкәнче, иң элек «Мәйдан»ның штаттагы хезмәткәрләре, каналда клипларын әйләндерүче артистлар белән сөйләштек. Күбесе исемен әйтми генә сөйләште. Аларны да аңларга була, хезмәткәрләрнең әле эшлиселәре, артистларның, клипларын тотып, ТНВга барасылары бар.

«ТНВга кушылгач, нәрсә үзгәрде?» – дип сораштык хезмәткәрләрдән. Биш хезмәткәр киткән – каналның директоры Дамир Дәүләтшин (китәр алдыннан аны генераль продюсер вазифасына күчергән булганнар), ике тапшыруны алып барган Фәнил Вәкказов, реклама белгече, администратор һәм юрист. Ике тапшыру бетерелгән: «Бәхетле телефон» (анысы җәйге ялга киткән җиреннән «кайтмаган») һәм «Казан кичләре» концерты. Халык ул концертны яратып өлгергән иде, кайчан карама заллары тулы булды. Каналның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина әйтүенчә, чираттагы концерт 29нчы августка билгеләнгән булган, бу көн узган елны ук белешеп куелган. Филармония сайтында афишасы да бар иде аның. Ә хәзер афиша юкка чыккан. Концерт булмый.

«Көн дә иртән ТНВның сак хезмәте килеп, кемнең ничәдә эшкә килүен, ничәдә кайтып китүен язып утыра. Сак астында эшлибез хәзер», – дип сөйләде бер хезмәткәр. Коммерция нигезендә эш алып бару, ягъни акча эшләү туктатылган. Шунысы кызык: «Мәйдан» хезмәткәрләре бу хакта җитәкчелектән (ТНВ җитәкчелегеннән дип аңларга кирәк) түгел, артистлардан ишеткән. «ТНВга кушылып күпмедер эшләгәч, артистлар шалтырата башлады. «Айгөл, хәзер клипларны ротациягә сезгә бирәсе түгелмени? ТНВдан шалтыратып, сезгә түгел, турыдан-туры аларга бирергә дип әйттеләр», – диделәр. Шаккаттым. Дамир Дәүләтшин Владимир Матвеев янына керде (ТНВ билгеләп куйган яңа җитәкче, ТНВның техник директоры). Ул да белмәгән бу турыда! ТНВга шалтыратып белешкәч кенә, шулай икән шул, диде. Ягъни безгә беркем бернәрсә әйтмәде, ә ТНВның реклама бүлегендә инде тулы көченә эш барган», – дип сөйләде Айгөл Нәбиуллина. Хәзер реклама эшләре «Болгар радиосы» җаваплылыгына тапшырылган (ул да ТНВ холдингына керә. – Авт.).

Артистлар белән дә сөйләштек. Күбесе ТНВның «кара исемлеге»нә эләккән. Анысы болай: популяр һәм халык яраткан җырлар моңарчы «Мәйдан»да бушлай әйләнсә, хәзерге җитәкчелек популярлыкка да, халык яратуга да карап тормаган – акча сораган. Ә түләргә теләмәүчеләр ротациядән төшеп калган. Айгөл Нәбиуллина әйтүенчә, «Мәйдан»ның базасында 4 меңгә якын клип тупланган булган. Хәзер аларның күбесе тузан җыеп ятарга шкафның караңгы почмагына озатылачак, ә тамашачы көн дә бер үк клипларны (акча түләгәннәрнекен) карап ятачак дигән сүз.

Ә-ә, иң төп яңалыкны әйтергә онытып торабыз. «Мәйдан»да калган һәр хезмәткәргә белдерү кәгазе (уведомление) тоттырганнар: «25нче сентябрьдән сезнең окладыгыз 11163 сумга калачак, бу шартларда эшләргә риза булмаганнарга башка вакансияләр юк» дип язылган анда. Айгөл Нәбиуллина әйтүенчә, моңарчы «Мәйдан»да уртача хезмәт хакы 25 мең сум булган. Хәзер исә хезмәткәрләр иртәнге 9дан кичке 6га кадәр 9700 сумга (салым тотып калгач, хезмәт хакы шуның хәтле кала. – Авт.) ничектер яшәргә тиеш булачак. Яисә эштән китәргә – яңа җитәкчелек сайлау юлы калдыра.

«МАКСАТ – «МӘЙДАН»НЫ КОТКАРУ»

Менә шушы санап кителгән «пүчтәк»ләргә күз йомсаң, ТНВның максаты изге үзе – батып баручы татар каналын коткару. «Мәйдан»ның элеккеге генераль директоры Дамир Дәүләтшин әйтүенчә, канал моннан 7 ел элек ТАИФ карамагындагы туры инвестицияләр фонды (фонд прямых инвестиций) биргән заем акчасына ачылган. Акцияләрнең контроль пакеты (51 процент) – фондта, ә калган 49 проценты Дамир Дәүләтшин белән Эдуард Үтәгәновта (каналның баш режиссеры. – Авт.) булган. «Узган көздә каналны финанслаучы фонд бурычларны тиз арада кайтаруны таләп итеп куйды. Һәм без сатып алучы таптык. Башкортстандагы бер шәхси оешма 50 процент акцияне 25 миллион сумга сатып алырга ризалык белдерде. Шуның белән бөтен булган бурычлар да капланасы иде. Сатып алып, татар-башкорт музыкаль каналы эшләү турында сөйләштек. Ләкин фонд каналны башкортларга сатарга теләмәде, 51 процент акцияне Илшат Әминовка бирде», – дип аңлатып күрсәтте Дамир әфәнде.

Илшат Әминов белән элемтәгә керә алмадык. «Бизнес Онлайн» электрон газетасына: «Каналның исеме сакланачак, әлегә концепциясен дә үзгәртмибез», – дип сөйләгән булган ул. Әминовны тота алмаучылар без генә түгел. «Мин үзем дә Әминовны майда гына өч тапкыр күрдем, шуннан соң башка күрмәдем. Гамәлгә куючылар җыелышы булды, анда да килмәде ул, урынбасарларын гына җибәргән иде. Ни өчен без ротация һәм реклама ала алмыйбыз, ни өчен «Казан кичләре»н уздырырга ярамый – бернинди документ бирмәделәр. Матвеев әфәнде барысына да «телдән бирелгән күрсәтмә» дип барды», – дип сөйләде Дамир әфәнде. Ә ул вакытта әле ул бөтенләй үк «юк кеше» түгел – каналның генераль продюсеры.

Шушы урында үткәнгә кайтып килик әле. Хәтерегездә булса, «Тәртип» радиосы һавада эленеп калгач та, Әминов әфәнде качышлы уйнаган иде. «Илшат Әминов үзе минем белән очрашып вакланып тормады, аның «Болгар радиосы» буенча урынбасары Наилә Хәйдәрова белән генә күрешеп сөйләштек. Дөрес булмаган ниндидер ямьсез уен башланды монда. Миңа һәм урынбасарым Ләйлә Ялаловага әйтмичә генә авторларга шалтыратып, тапшыруларыгызны китерегез, сез хәзер бездә эшлисез, дигәннәр», – дип сөйләгән иде ул вакытта «Тәртип»нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева («Тәртип» радиосы тирәсендә ямьсез уен башланды», №7, 15 февраль, 2017).

Илшат әфәнде белән элемтәгә кереп булмаса да, «Мәйдан»га җитәкче итеп билгеләнгән Владимир Матвеев белән сөйләшә алдык. «Безнең максат – телеканалны саклап калу. Теләсә нинди ысул белән. Хәзер телеканал тирән финанс чоңгылында. Элекке җитәкчелек 20 миллионнан артык бурычка баткан», – дип белдерде ул. Аннан тапшыруларның ни өчен ябылуы турында сорадык.

– Мин килгәндә «Мәйдан» дүрт тапшыру әзерли иде, хәзер дә шул дүрт тапшыруны эшлиләр. Кайбер тапшырулар җәйге ялга туктатылып торды. Ләкин бер тапшыру да бетерелмәде, – диде Владимир әфәнде.

– Ә 29нчы августка билгеләнгән «Казан кичләре» концерты ни өчен булмый?

– Элеккеге җитәкчелек ул концертны уздырган, тик мин килгәч, бернинди концерт турында да сүз булмады. Бу концерт турында Филармония белән бернинди килешү дә төзелмәгән. Килешү юк, ничек эшләргә ул концертны, кем эшли – аңлашылып бетми. Теләсә нинди концерт билгеле бер күләмдә чыгым дигән сүз. Миңа беркем дә Филармония белән килешү төзергә тәкъдим дә итмәде.

– Хезмәткәрләрегез дә китә башлаган икән…

– Кем әйтте сезгә? Алар үзләре гариза язып, үзләре теләп эштән киттеләр. Мин эштән җибәрмәдем бит аларны. Ә Фәнил Вәкказовка килгәндә, ул берничә ай буе эшкә килмәгән. Аңа гонорарга эшләргә тәкъдим ителде – тәгаен эш һәм тәгаен сумма. Ә болай берничә ай дәвамында бер эш тә эшләмәгән кешене ашатып яту, үзегез аңлыйсыз, зур чыгым.

Сөйләшеп бетерә алмадык Владимир Геннадьевич белән – элемтә өзелде. Шуннан соң шалтыратып булмады.

«Теләсә нинди юл белән каналны саклап калырга», – диде Владимир әфәнде. Тик ул саклап калу юлында никтер «Мәйдан»ның рейтинглары (ә алар начар түгел), шушы каналны тудырган коллективның мәнфәгатьләре исәпкә алынмый.

ИКЕ ЯК ИКЕ ТӨРЛЕ СӨЙЛИ

Яңа җитәкченең «Казан кичләре» турында әйткәннәре Дамир Дәүләтшинны да, Айгөл Нәбиуллинаны да аптырашта калдырды. «29нчы август көне Филармония белән күптәннән сөйләшеп куелган иде. Матвеев Филармониягә «концерт проводиться не будет» дип хат җибәрде», – диде Дамир әфәнде. Бу сүзләрне Филармониянең оештыру һәм иҗат мәсьәләләре буенча директор урынбасары Гөлчәчәк Вәлиуллина да раслады. «Мәйдан» «концерт булмый» дип хат җибәрде, шуңа сайттан афишаны алдык, сатылган билетларның акчасын халыкка кире кайтарачакбыз», – диде ул.

Баш мөхәррир Айгөл Нәбиуллина исә Фәнил Вәкказовның ничек эшләвен аңлатып күрсәтте. «Фәнил бездә биш ел бушка эшләде. Шул гомердән бирле эшләгәч, ел ярым элек аны да, җырчы Илгәрәйне дә штатка алдык, аларга 15 мең сум хезмәт хакы билгеләдек. Фәнил шул акчага ике тапшыруга сценарий язды, алып барды, эшен җиренә җиткереп эшләде. Шулай булгач, аның иртәдән кичкә кадәр офиста утыруы кирәк тә түгел бит», – диде Айгөл. Ә Владимир Матвеев әйтүенчә «гонорарга» чакыра башласаң, 15 мең белән генә калмас иде әле. Вәкказов – республикада иң кыйммәт йөрүче тамадаларның берсе, шулай булгач, гонорарны да саллы түләргә туры килер иде аңа.

КЕМ КҮПМЕ АКЧА ЭШЛИ?

Владимир Геннадьевичның һәр сүзе, һәр җөмләсе акчага барып тоташты. Миллилек турында сүз булмады. Югыйсә, дәүләттән бер тиен дотация алмыйча, үз көченә тырышып-тырмашып эшләп килгән милли канал турында барды бит сүз. Бөтен нәрсә дә акчага гына кайтып калмый ләбаса. Калмаска тиеш кебек…

Бөтен җырчыдан акча савып утырмаса да, «Мәйдан» акча эшләмәгән түгел – эшләгән. «Айга миллион ярым сум эшли идек. Ә соңгы ике айда, ягъни ТНВга кушылгач, бер айны – 90, икенче айны 240 мең сум акча кергән. Канал көннән-көн бурычка бата», – ди Дамир Дәүләтшин.

«Мәйдан» «чоңгыл»да булса, аның каравы ТНВ үзе акчаны шәп суга. Әлеге каналда эшләүче үзебезнең чыганак безгә бәяләр язылган кәгазь күрсәтте. Анда Илшат Әминовның имзасы куелмаган, шуңа күрә рәсми документ дип ышанып әйтә алмыйбыз. Ләкин саннар шактый кызыклы. Мәсәлән, ТНВның «Манзара» тапшыруына кунакка килергә теләгән артист 7500 сум түләргә тиеш, «Сиңа Миннән Сәлам» тапшыруына – 10 мең сум, «Кәмит Җәвит»кә – 5000 сум, «Адәм белән Һава»га – 26100 сум, концертын каналда күрсәтүләрен теләгән артист – 50-80 мең сум. Бу саннар дөрес булса, Владимир Матвеевның ни өчен «акча, акча» дип сөйләшүе аңлашыла. «Мәйдан»ны нишләтергә җыенулары гына аңлашылып бетми. Кереме дә, чыгымы да булмаган, ТНВның күләгәсендә генә эшләп утыра торган канал булып калмасмы?

ТНВ үзенә алмаса, «Мәйдан» белән нәрсә булып беткән булыр иде бит әле, дияргә мөмкин. Ә кем белә бит аны. Сайлау мөмкинлеге, хәтта уйлап карау мөмкинлеге дә бирелмәде бит. ТНВ – күз алдыбызда, ул «йоткан» «Тәртип» – күз алдыбызда, ә «Мәйдан»ның язмышын әлегә фаразларга гына кала…

P.S. 13нче августта «Мәйдан»ның туган көне иде. Ләкин быел котлаулар кабул итәсе урында канал хезмәткәрләре үзләре «открытка» юллады: Дәүләт Советына хат яздылар. Хәзер җавап көтәләр.

Фәнзилә МОСТАФИНА

ТНВ «Мәйдан»ны «йотты»: татар музыкаль каналын нинди язмыш көтә?, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии