- 11.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №14 (11 апрель)
- Рубрика: Дөнья бу
30 мартта Яр Чаллы шәһәреннән кайтып кердек, краннан су бик аз килә иде. Менделеевск трассасында су торбаларында авария икән, дип танышларыбыз шалтыратты. Бу хәл көндезге икеләр тирәсендә булса да, мәхәлләбездә бернинди белдерү дә ясалмаган иде. Торак-коммуналь хуҗалыгына шалтыратуның да файдасы юк, анда утыручы диспетчерлар кеше белән аралаша белми: «Су җыеп калырга иде!» – дип кычкыралар гына. Аларга йомышың төшә күрмәсен!
Иртәнге якка ишекләргә белдерү ябыштырылган иде инде. Икенче көнгә су бирелеп алса да, җылылык сүндерелде! Ике-өч көннән соң җылылык бирелсә дә, су күренмәде. Икенче апрельдә, су кичкә бирелә, диделәр, су торбасы башка җирдән өзелгән, дип хәбәр иттеләр… Машиналар халыкка су ташып тора, үзебездәгеләр генә җитмәү сәбәпле, күрше шәһәрләрдән дә су ташу машиналары килә, рәхмәт инде үзләренә!
Ремонт эшләренә акча түләнеп бара ич, нигә дип ул су торбаларын вакытында тикшереп тормаска?! Сызлаган тешне дә вакытында дәваламасак, алып ташларга гына кала бит!…
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре.
Су кадерен белдек!
Үзәк су каналында авария нәтиҗәсендә алабугалыларга һәм Менделеевск шәһәрендә яшәүчеләргә 4 көн сусыз калырга туры килде. 30 мартта көндез су юклыгы ачыклангач, халык алай ук аптырашта түгел иде, чөнки мәсьәләне тиз арада хәл итү ягы карала башланды. Әмма су булмавы озакка сузылгач, су кирәклеге арта барды.
Гомумән, кеше сусыз тора алмый. Сәламәт кеше сусыз 2-7 көнгә якын яши ала. Су – организмның төп өлеше. Безнең организм 80 % судан тора.
Шәһәр буенча су белән машиналар йөреп торды. Халык бер-ике сәгатьлек чиратта басып торганнан соң, алып китә алган кадәр чиләкләп су ташыды. Бер әйбер аеруча аптырашта калдырды: чиратта, ни өчендер, күбрәк олы яшьтәге абый-апалар, әбиләр басып тора иде. Яшүсмерләр кайда булган икән соң? Көндез укуда дисәк, кичке якта барыбер берән-сәрән генә күренделәр.
Барысын да тиеш итеп кабул итә кеше. Бер әйбернең дә кадерен белми. Бары тик югалткач кына теге яки бу әйбернең никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз. Кызганыч, безгә шундый хәлдә булып алырга туры килде. Бер яктан, бу бик зур сабак. Уртак проблема халыкны бердәм итте. Һәрбер әйбернең кадерен белеп, саклап яшәргә кирәк.
Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА.
Алабуга шәһәре.

Комментарии