- 10.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Дөнья бу
Зөбәйдә Нургалиевна Яхина белән мин 90нчы елларда Казанга килеп эшли башлауга таныштым. Татарча камил белгән юрист, дип таныштырдылар мине. Ә безгә интервьюлар алырга андыйлар «дефицит». Шул танышудан аралашып, дуслашып та киттек. Бер-беребезне белүебезгә дә өченче дистә тулып килә икән инде. Хәер аны белмәгән кеше юктыр. Бу дуслык белән горурланам да әле мин.
Телевидениедә эшләгән чорымда гына түгел, хәзер дә ул минем төп киңәшчем, таянычым. Һәрчак аңа мөрәҗәгать итәм. Кызганычка каршы, судларда хаклык даулап шактый йөрергә мәҗбүр булып, Зөбәйдә ханым әйтмешли, үзем дә «почти юрист» булып беттем инде.
Зөбәйдә Яхинаның тормышы, эшчәнлеге минем күз алдында, ул ярдәм иткән кешеләр, гаделлекне табу очраклары хисапсыз. Бу хакта кеше ябырылып укырлык китап язарга мөмкин булыр иде. Бәлкем, Зөбәйдә ханым, вакыт, көч табып, анысын да башкарыр. Ә хәзергә газетабыз үтенече буенча махсус язылган аның берничә хикәятен тәкъдим итәбез. Һәм якын дустыбызны, киңәшчебезне, «Безнең гәҗит»нең күп санлы укучылары исеменнән, олы юбилее белән котлыйбыз.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Дәвамлы «роман»
Эшләү дәверендә журналистлар белән еш әңгәмә корырга туры килде миңа. Мин совет чорыннан башлап бүгенгә кадәр җәмгыятьтә барган теге яки бу иҗтимагый яңалыкларга үземне бәйләмәдем. Әмма эш тәҗрибәм зур булганлыктан, халык колагына җиткерәсе килгән фикерләр, уйлар, хокук белешмәләре хәйран тупланып барды. Бу фикерләрем халыкка азмы-күпме гыйбрәт булыр дигән өмет белән гәҗит-журналлар, радио-телевидение чакыруларыннан бервакытта да баш тартмадым.
Шулай 70нче еллар җәендә иптәш кызым адвокат Фәридәнең абыйсы Әскәр Хәйретдинов бакчасына бардык. Анда Татарстанның Арбитраж суды рәисе И.Гәрәев, Казан шәһәре Бауман районы халык суды рәисе Илдус Латыйповлар да кунакта иде. Өстәл артында барыбыз да татарча сөйләштек. Ул мине аеруча зур игътибар белән тыңлады да: «Кара әле, кызый, син татарча бик матур сөйләшәсең, әйдә минем тапшыруыма килеп, чыгыш ясап кара әле», –диде. Илдус Абдриевич ул вакытта татар телевидениесендә «Кеше һәм закон» тапшыруын алып бара иде. Сер түгел, татар телендә интервью бирү, аеруча законнарны аңлата алырлык юристлар ул чакта бармак белән генә санарлык иде. Мин риза булдым.
Тапшырулар турыдан-туры эфирда бара икән. Бу бераз шүрләтте. Шулай да студиягә килеп утырдым… һәм шушы беренче чыгышымда ук телевизор караучылар белән мине күзгә күренмәгән җепләр бәйләп тә куйды. Берничә тапшырудан соң Илдус Абдриевич: «Мин тапшыруны яхшы кулларга калдырам», – дип, үзе китеп тә барды.
Шулай итеп, дистәгә якын еллар эфирга айга бер мәртәбә чыга торган бер сәгатьлек «Кеше һәм закон» тапшыруының авторы да, алып баручысы да булып эшләдем. Һич курыкмый әйтә алам, ул елларда татар телендә барган бу тапшыру иң югары рейтинглы тапшыру булды. Ул бит хәзер генә массакүләм мәгълүмат чаралары күп төрле, аларның һәркайсында хокук темасына багышланган программалар тулып ята, законны ватып-сытып утыручы адвокатлар белән ток-шоулар халык аңына әхлак ягыннан да, хокук белеме ягыннан да «чүп» тутыралар.
Ә 70-80нче елларда безнең тапшыру халык өчен бик тансык иде, алай гына да түгел, совет-партия оешмалары алдында да бик абруйлы булды. Халыктан килгән хатлар белән сюжетлар әзерлибез, алар буенча эш башында утыручыларга мөрәҗәгать итәбез. Бер мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый. Тапшыруларыбызда прокурорлар, тикшерүчеләр, хөкемдарлар бик теләп катнашалар иде. Тапшыруның редакторы Любовь Мосягина, режиссеры Флера Бикмурзина һәм мин эфирдан ялгыш сүз ычкындырырга ярамаганын яхшы аңлыйбыз. Заман таләбе шундый. Үзем бу таләпләр дөрес булган дип саныйм. Җинаять эше тикшерелеп бетеп, хөкем карары үз көченә керми торып, конкрет эшләр турында детальләп язу-сөйләү тыела иде. «Җәмәгать фикере» дип судларга йогынты ясау мөмкинлеген чикләү гадел хөкем карары чыгару мөмкинлеген тудыручы бер шарт иде, дип уйлыйм. Әлбәттә, бу – минем шәхси фикерем.
Ул елларда техник мөмкинлекләр бик аз. Сюжетларны кабат-кабат төшерү дә киноленталарның нормалап кына бирелүе аркасында чикләнгән. Шулай да телевизор караучыларның игътибарын җәлеп итәрдәй үткен тапшырулар ясарга тырыша иде безнең 3-4 кешедән торган иҗат төркеме.
Халыктан килгән рәхмәт хатлары, экранда югалып торган арада «Кайда соң сезнең Яхинагыз?» дигән сораулар моның ачык дәлиле.
90нчы елларда телевидение башка кагыйдәләр белән яши башлады. Яңа кешеләр килде, яңа тапшырулар куелды. «Кеше һәм закон» тапшыруын да дәрәҗәле прокуратура хезмәткәренә тапшырдылар. Акрын-акрын гына тапшыру үзе дә юкка чыкты. Бу табигый хәл иде. Хәбәрдарлык чиктән ашкан заманда мондый форматтагы тапшыруның кирәге шуның кадәр генә булган, күрәсең. Ә мин исә әледән-әле теге яки бу хокук темасына кагылган аңлатмаларны бирә килдем, белгәнемне халыкка җиткерү өчен, һәр мөмкинлектән файдаландым.
2000нче елны атлап чыккач, татар халкына бик яхшы таныш булган талантлы журналист Илфат Фәйзрахманов ТНВ каналында «Әйбәт гайбәт» тапшыруын оештырып, мине шул тапшыруга даими киңәшче буларак чакырды. Тапшыру ток-шоу форматында барса да, уйландырырлык мәсьәләләр кузгалтты, әхлак ягыннан тотрыклы иде. Гомумән, сафлык, әхлаклылык – ТНВ каналына хас сыйфат. Бу инде халкыбызның табигый сыйфатларыннан да киләдер, канал җитәкчеләре дә бу мәсьәләгә игътибар итә, күрәсең.
Соңгы берничә елда мин «Хәерле иртә!», «Манзара» тапшыруында хокук темасына сөйләшүләрне дәвам итәм. Телевидениедә күренә башлавыма 37 ел булачак. Республика җитәкчеләре минем бу эшемне югары бәяләделәр. Шунысы кызганыч, еллар үтә, еллар белән бергә төс тә китә. «Камера» мине күпме генә яратса да, телевидение белән булган 40 елга якын «роман»ымның ахыры якынайганнан-якынаюын үзем дә сизеп торам. Ә әлегә без очрашабыз әле, кадерле милләттәшләрем! Хәерле иртәләр сезгә!
4 үрдәккә 4 ел
Минем суд башкаручысы булып эшләгән еллар. Арча судына яклаучы булып Казан адвокатлары кайткалый. Аларга мин бик кызыксынып, көнләшеп карыйм. Үзем дә тиздән югары белемле юрист булачакмын. Белгечлек буенча һөнәр сайлар вакыт җитә. Адвокат һөнәре ул заманнарда бик кадерле, һәркемгә дә тәтеми. Шулай бер эш буенча Казаннан яклаучы булып Насыйбуллин Әзәл Газизович килде. Төз ябык гәүдәле, бөдрә чәчле, күзләре ут уйнап тора. Күптәннән таныш кеше кебек Әзәл абый минем белән татарча сөйләшә башлады. Бертуктаусыз сораулар яудыра. Кем мин, кай яктан, әти-әниләрем кемнәр, нигә ирләр эше – суд башкаручысы булып йөрим. Сорау артыннан сорау яудыра бу абзый, җавап биреп бетерергә өлгер генә. Мин үземне имтихан тотучы халәтендә сизә башладым. Сөйләшүнең ахырында бу миңа: «Сезгә адвокат булып эшләргә кирәк, яхшы яклаучы чыгарга мөмкин сездән», – ди.
Нәкъ шул көннәрдә Арча юридик консультациясе адвокаты Альберт абый гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күчеп китәргә җыенып йөри иде. Димәк, вакансия бар. Арча районында судлар башлыча татар телендә алып барыла, чөнки бу төбәктә күбесенчә татар халкы яши. Әтнә, Арча яклары татар халкының күренекле уллары Габдулла Тукай, Сибгать Хәким, Гомәр Бәширов, Самат Шакир, Мөхәммәт Мәһдиев кебек язучылар тудырган як. Гади халык та матур, әдәби телгә якын булган татар телендә сөйләшә. Әлбәттә, бу районга адвокат булып эшләргә килүченең дә татар теле саф булуы шарт. Әзәл абый шуны истә тотып, минем белән әңгәмә корган икән. Казанга кайту белән ул ТАССР Адвокатлар коллегиясенең Президиумы рәисе Габдулла Аглиуллович Аглиуллинга: «Арчаның үзендә татарча яхшы сөйләшә торган әзер кандидатура бар, судта ук башкаручы булып эшли, хокукка кагылышлы сорауларга да бик тере җавап бирә, судья Хәсәновлар да аның эшен яратып сөйлиләр, әйдә, шул кызны гына урнаштырыйк», – дип тәкъдим итә.
Нәтиҗәдә мине Казанга дәшеп алдылар. Килгәч, минем әле югары белемле булмавымны әйтеп салып, аларның планнарын юкка чыгарам. Әмма Әзәл Газизович уйлаган эшен гамәлгә ашырып өйрәнгән тынгысыз җан булып чыкты. Бу мәсьәләне Министрлар Советында хәл итеп була дип, җитәкләп диярлек мине шунда алып китте.
Анда Айгенин фамилияле хокук саклау органнары белән эшләү бүлеге башлыгы бер сәгатьләптер минем белән әңгәмә корып утырды да, югары белемле юрист дипломым булмаса да, Адвокатлар коллегиясенә стажер итеп алырга рөхсәт бирде.
6 ай гомер узып та китте. Казан Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлау турындагы диплом белән тулы хокуклы адвокат булуым турындагы таныклыкны кулга мин бер үк көнне – 1974нче елның 30нчы июнендә алдым. Мөстәкыйль эшне 1нче сентябрьдә башлап җибәрергә тиеш идем. 1нче сентябрь көне якшәмбегә туры килгәнлектән, мин яклаучы булып катнашырга тиешле җинаять эше 2 сентябрьдә билгеләнгән иде. Ял көне әти-әни янында булганнан соң, иртән Арча юлына чыктым. Әмма ул көнне миңа Арчага барып җитүләр насыйп булмады. Ярты юлдан кире бордылар. Аяз көнне яшен суккандай әбиемнең кинәт вафат булуы турындагы кара хәбәр куып җитте мине ул көнне юлда. Газаплы, авыр югалту. Ләкин тормыш дәвам итә. Әбиемнең җиделәрен укыткач мин тагын Арчага чыгып киттем.
Суд, прокуратура хезмәткәрләре мине күптән белә. Кайгымны уртаклаштылар. Суд залына кереп утырдык. Ул көнне бер авыл кешесенең күрше ишек алдыннан 4 үрдәк урлап чыгуы турындагы эш иде. Мин әллә ни дулкынланмыйм, 4 үрдәк өчен утыртып куймаслар әле бу кош ите яратучыны, дигән өмет җылыта.
Менә суд чыгышлары башланды. Прокурор ярдәмчесенең бик кырыс тавыш белән: «4 елга иректән мәхрүм итүегезне сорыйм!», – дигән сүзләре өскә салкын су койгандай итте. Мин утырган урыннан торып басам, аяклар калтырый, йөрәк сикерә. Шул халәттә үз гомеремдә беренче яклау чыгышымны башлыйм. Нәрсә сөйләвемне үзем ишетмим, әмма ниндидер сүзләр табам, дәлилләр китерәм. Менә суд киңәшкә китә. Кырыс судья Мингали Мингазович хөкем карарын игълан итә: «…Гаепле дип табарга, әмма шәхесен, яклаучы китергән җавабын җиңеләйтерлек шартларны исәпкә алып эш хакының 20 процентын эзләү юлы белән 6 айга кадәр хезмәт белән төзәтү җәзасын билгеләргә». Миңа бу сүзләр музыка булып яңгырый. Җиңү бит бу! Суд процессы беткәннән соң минем янга прокурор, халык утырышчылары килеп, беренче профессиональ уңыш белән котлыйлар.
Үзләре никтер бер-берсенә карап елмаешалар. Мингали абый да үзенең «кх»мын әйтеп елмая. Бераз тынычлангач, уйлана башладым: «Ничек шундый зур срок сорады соң бу прокурор?» 4 үрдәк бит – 4 үрдәк, 4 сыер да, ат та, хәтта сарык та түгел. 1 үрдәк өчен 1 ел иректән мәхрүм итү коточкыч җәза бит»!
Серне халык утырышчысы Әминә апа чиште. Баксаң, прокурор минем эшне яхшырак итеп күрсәтү өчен шундый зур срок сораган икән. Әмма мондый «булышлык» итү беренче һәм соңгы тапкыр булды. Суд процессларында җиңү-җиңелүләр күп булды бу беренче 4 үрдәк турындагы эштән соң.
Алар барысы да эш материалларын җентекләп өйрәнү, аларны анализлау белән узган йокысыз төннәр, законнарны һәм суд практикасын туктаусыз укып бару белән бәйле иде…
Милли мәсьәлә
24 яшендә явызлар кулыннан һәлак булган энем Алмазның әнисе чуваш милләтеннән. Безнең гаиләгә килгәч, мөселманлыкны кабул итте.
Җәй көннәрендә Алмазны һәр ел саен авылга кайтарып куялар. 5 яшьлек бала авыл малайлары белән уйный. Көннәрдән бер көнне кычкырып кайтып керде бу. Әниемнең: «Ни булды?» – дигән соравына: «Малайлар мине мыскыл итәләр», – ди. Ничек итеп, дигәч, «Төп кушаматымны әйттеләр», – ди. «Төп кушаматың ничек соң синең, энем?» – дип, мин дә сүзгә кушылдым. «Чуваш дип әйттеләр», – дип үкси бу.
– Улым, чуваш кушамат түгел ул. Татар, урыс дигән кебек үк милләт. Ул бер дә мәсхәрәле сүз түгел. Милләтләр бар да бертигез. Елама син. Кешеләр татар, чуваш дип бүленми. Әйбәт кешеләр була, начар кешеләр була. Син дә әйбәт кеше булып үсәрсең, яме, – дип, әнием Алмазны юата башлады.
Күңеле белән бик яхшы булган энемә үсеп җитеп, озак яшәүләр насыйп булмаган икән.
Чыгышы указлы мулла нәселеннән булган гади колхозчы әниемнең шушы зирәк сүзләре халыкара мөнәсәбәтләр нык бозылган бу көннәрдә һаман да искә төшеп тора.
Кыска яклау
Шулай беркөн шәһәр Ратушасы кырыеннан үтеп барам. Олы яшьтәге бер адәм светофорның кызыл утына урам башын кисеп маташа. Әллә каян гына ГАИ инспекторы килеп чыкты да абзыйны: «Уважаемый», – дип дәшеп эләктереп тә алды. Мин барган көе: «Уважаемый эләкте», – дип сузып кына комментарий биреп куйдым. Инспектор татар егете булып чыкты, кычкырып көлеп җибәрде дә: «Абый, болай яшәргә ярамый, бүтән болай кыланмагыз», – дип, абзыйны штрафсыз-нисез генә озатып куйды. Мин дә: «Бу минем иң кыска яклау чыгышым булды, ахры», – дип, үз юлымны дәвам иттем.
Зөбәйдә ЯХИНА.

Комментарии