Коръән тәфсиренә дә чират җитте

Коръән тәфсиренә дә чират җитте

Хәтерләсәгез, узган ел Оренбург район суды карары нигезендә 65 дини китапны Федераль дәрәҗәдә тыелган әдәбият исемлегенә керткәннәр иде. Ул чакта Республикабыз матбугатларында «Коръәнне дә тыймагайлары» дип шаулаштык. Озак көтәргә туры килмәде. Узган айның 17се көнне моңарчы тарихында (дөнья тарихында булмаса) күрелмәгән шау-шу тудырырлык, башка сыймаслык вакыйга булды. Краснодар өлкәсенең Новороссийск шәһәрендәге Октябрьский район судында азәрбәйҗан философы Эльмир Кулиев тарафыннан рус телендә тәфсир кылынып, 2002нче елда басылып чыккан Коръәнне экстремистик дип таныдылар. Суд карары нигезендә бу китап тыелган әдәбият булып кына саналмый, ә юкка чыгаруга хөкем ителгән.

Әлеге тәфсире Новороссийскийның баш почтамтында таможня тикшерүе вакытында игътибарны җәлеп итә һәм Новороссийскийның транспорт прокуроры Русия Федерациясе мәнфәгатьләрен яклап, аны экстремистик материал буларак тану һәм юкка чыгару таләбен куя. «Бу китап текстында дингә карашы буенча бер кеше яки кешеләр төркеме икенче кеше яки кешеләр төркеме, аерым алганда мөселманнарның мөселман булмаучылардан өстенрәк булуы; мөселманнар тарафыннан мөселман булмаучыларның негатив бәяләнүе, шулай ук мәгънәви яктан дингә мөнәсәбәт буенча берләшүче бер төркемнең икенче төркемгә каршы дошмани һәм көч куллану гамәлләренә өндәве (аерым алганда мөселманнарның мөселман булмаганнарга карата) хакында әйтелә», дип шикаять итә прокурор.

Нәтиҗәдә, 2013нче елның 6нчы маенда уздырылган 17/253нче өйрәнү (исследование) турындагы белешмәгә нигезләнеп, аның «Мондый төр материалларның таралуы экстремистик юнәлешле җинаятьләрнең артуына китерергә һәм дәүләтнең милли куркынычсызлыгын какшатырга мөмкин», дип язган шикаяте нигезле дип табыла, шикаять канәгатьләндерелә. Каршы як судка гомумән чакырылмау сәбәпле суд процессы каршы чыгучыларсыз бара һәм өстә әйтелгән хөкем чыгарыла.

РЕАКЦИЯ БАШЛАНДЫ

Нәтиҗә буларак,мөселманнарның сабырлыгын сынаучы бу суд карарына каршы нәфрәт һәм килешмәүчәнлек чаралары узган җомгаларның берсендә Русия шәһәрләре буйлап инде күрелә дә башлады. 5нче октябрь көнне «Азатлык» татар яшьләре берлеге дә Казанда пикет белән ризасызлыгын белдереп каршылык акциясе үткәрде. Тик ни өчендер милләтчеләрнең әләмнәре астында үзләрен мөселман санаучылар гына әллә ни күренмәде. «Диндә милләтләр юк» – дип тәкрарлаучы затлар өчен милләтчеләр белән бер сафта тору бик үк аңлашылмас иде әлбәттә, әмма алай уйламаучы, үзләрен «традицион» дип санаучылары да шактый бит, юкса.

Аның каравы, моңарчы Мәскәү, Чиләбе, Төмән шәһәрләрендә, мөселманнарның хокуклары кысылу хакында билгесез затлар тарафыннан эленгән «Русия исламга каршы! Русиядә тыела!» дигән эчтәлекле баннерлар, плакатлар пәйда булды. Төмәндә кибетләр янында ялгызак пикет белән торучы яшьләрнең плакатларында Казандагы «Әл-Ихлас» мәчетенең җимерелүен, мәхәллә имамы Рөстәм Сафинның ике елга төрмәгә утыртылуын да язып куючылар табылган. Рөстәм Сафинны суд «Хизб-ут-тәхрир» халыкара тыелган оешма әгъзасы булуда гаепләп хөкем иткән иде.

Җомгаларның берсендә Татарстан буенча да төрле мәчетләрдә листовка өләшүләр, мөселманнарны Рөстәм Сафинны якларга, мәктәпләрдә яулык ябуны һәм Коръән тәҗвиден тыючы илгә каршы күтәрелергә өндәүче яшьләр йөргән. Кайбер мәчетләрдә аларны: «Безнең мәчетне дә яптырырга йөрисез!» – дип куып чыгарсалар, икенче берәүләр «Хак сүзләр сөйлисең бит, энем!» – дип, хуплаучылар да табылган. Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, сукырлар өчен «Ярдәм» мәчет-комплексын торгызучы Ильдар хәзрәт Баязитов «Татар заманы» интернет-газетасы битләрендә, шул уңайдан, Русиянең күзле мөселманнарын да сукыр булырга өндәде, Ватанпәрвәр буларак дәшми калуда, бу фактны шома гына итеп йотып җибәрүдә берләшергә чакырды һәм «Хизб-ут-тәхрир әл-Исламия» сәяси партиясен эт итеп сүкте (аларның барлыкка килү тарихын бәян итте), аларны сизгер колаклы сукыр мөселманнарны куркытуда, чиргә сабыштыруда гаепләде.

Баксаң, күптән түгел «Ярдәм» мәчетендә дә җомга намазының фарыз өлешеннән соң Русиядә мөселманнарга карата баручы астыртын сәясәт хакында чыгыш ясаучылар булган икән. «Алар үзләрен мөселман партиясе дип атый, әмма эшчәнлекләре провакацион характерда һәм мөселманнарның яшәешенә зыян китерә, динебезнең имиджын боза. Русия судьяларының берничә хаксыз хөкемнәренә каршы чыгып, үз кыланмышлары һәм шигарьләре белән алар мөселманнарның хәлен тагын да мөшкелләндерәләр генә», – ди Илдар хәзрәт.

Әйе, мөселманнарның дини хисләре белән уйнау ахыр чиктә чыннан да «Хизб-ут-тәхрир» тарафдарлары чакырганча, мөселманнарның «Хәлифәт төзибез» – дип күтәрелеп, җитди проблемалар тудыра башлавына, чукындыруга каршы баш күтәргән «Батырша» яулары кире актуальләшүгә, төрле мөселман илләрендә инде баручы җәнҗалларның бездә дә башланып китүенә, ахыр чиктә илнең тар-мар ителүенә китереп җиткерергә дә мөмкин бит. Болайга китсә, Русия дәүләтенең милли иминлеген кайгыртучы Новороссийск транспорт прокуроры бу гамәле белән үзе үк Русиянең бөтенлегенә вә куркынычсызлыгына хилафлык китерүне башлап җибәрүче шәхескә әйләнеп куймагае әле…

Шәхсән мин, алдагы көннәрдә бу бәндәне үтергәннәр дигән куркыныч хәбәр килеп ирешсә дә, әллә ни гаҗәпләнмәячәкмен. Әнә бит, «Мөселманнарның гаепсезлеге» дип аталган провакацион фильм дөньяга тарала башлагач, АКШ төрле мөселман илләреннән үзенең вәкилләрен ашыгыч рәвештә туган иленә кайтарырга кереште, әмма кайбер америкалыларга самолетларда аякларын алга сузган көе, табутларда очарга туры килде. Ә бер ахмакның тәһарәтсез кулы белән бер(!) Коръәнне яндыруы дөньякүләм шау-шу тудырды. Мондый гамәлләр кылынудан Аллаһ үзе сакласын, барча үзен мөэмин-мөселман дип санаучыларга да, ил җитәкчеләренә дә Аллаһ аек акыл, зиһен, хикмәт бирсен иде дә бит ул. Юк шул, бүгенге Русия тигез җирдә абынып, янә элекке тырмага басып маташа бугай. Ә бу фетнә, суд үз карарын кире какмаган очракта, шактый дәвамлы булырга охшап тора.

КАЙСЫ ДИНДӘ ДИНИЛЕК ӨСТЕН КУЕЛМЫЙ?

Ә бит уйлап карасаң, бер халыкның икенче халыктан өстенлеге һәм башка халыкларны үтерергә чакыру башка диннәрдә һәм дини китапларда да аерымачык ярылып ята. Бу юл белән РФ Конституциясенә нигезләнеп, мөгаен, Русиядә яһүдиләр белән насараларның да китапларын экстремистик әдәбият исемлегенә кертергә булыр иде. Мәсәлән, яһүдиләрнең (Саннар 31:17-18) китабында: «Аларның барлык ир затыннан булган балаларын һәм ир ятагының ни икәнен татыган барлык хатын-кызларын үтерегез, ә ир ятагының ни икәнен татырга өлгермәгән кыз балаларны үзегез өчен исән калдырыгыз», – диелә. Моннан башка да яһүди булмаучы башка кавемнәрне кимсетүле урыннар иске заветта тулып ята, анда расачылыкның бер төре булган сионизмга өндәүләр шактый. Шулай да яһүдләрнең үзләрен башка кавемнән өстен куюлары һәм экстремистлыкка өндәүләре экстремистлык түгел, ә мөселманнарның Аллаһ каршында мөселман түгелләрдән өстен булуы язылган китап экстремистлык күрәсең…

Изге Коръәннең тәфсире Татарстан Конституциясе генә түгел шул, аны бернинди проституция юлы белән дә РФ Конституциясенә тәңгәлләштереп, тешсезләндереп, Аллаһ сүзләрен бозып, үзгәртеп кору ярый торган эш түгел. Хәтта ул адәм балалары тарафыннан төзелгән әлеге кәгазь кануннарына каршы килсә дә. Без, Русия дәүләте эченә кертелгән үз туган җиребездә яшәүче мөселманнар, кешеләр тарафыннан төзелгән РФ Конституциясен инкарь итмибез, шул ук вакытта Коръән Кәримнең Аллаһ тарафыннан иңдерелгәненә, аның камиллегенә, барлык кавемнәр өчен дә төп кулланма итеп җибәрелүенә һәм Кыямәт көненәчә беркем тарафыннан да үзгәртелмичә сакланачагына ихластан инанабыз. Ә Коръән тәҗвидләренең һәркайсы төрле җөмлә төзелеше һәм сүз синонимнары белән аңлатылуына карамастан, бер үк мәгънә әйтеп бирүче сүзләрдән гыйбарәт булуын таныйбыз. Кем дә кем каршы икән, яхшырак тәрҗемә ясасын, яңа тәҗвид тәкъдим итеп, үзенең хаклыгын дәлилләсен!

МӨФТИЛӘР ПРОШЕНИЕ ЯЗА

Халкыбыз улларының «Мин Царьга прошение язам», яки «Патша бу хакта белми генәдер?!» кебек самимилык белән хаким игелегенә ышаныч белдереп яшәве – татар халкында биш гасыр буе тәрбияләнеп килүче күркәм йола инде ул, кем әйтмешли, традицион ислам үрнәге. Менә бу юлы да өстә әйтелгән вакыйгалардан соң төрле төбәк мөфтиләре ризасызлыкларын белдереп, РФ Президентына ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр язарга кереште. Мондыйлар исемлегендә Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм ТР мөселманнарының үзәкләштерелгән диния нәзарәте рәисе, Республикабыз мөфтие Камил Сәмигуллин да бар.

Сүз уңаеннан, Равил хәзрәт 4нче ноябрьдә Уфада билгеләнеп үтәчәк Русиянең Үзәкләштерелгән диния нәзарәтенең (Оренбургский магометанский духовный собрания) 225 еллык юбилеена мөфтиятнең сәясәте белән килешмәве сәбәпле бармаячагы хакында белдерде. «Тәлгать Таҗетдинның Русия Патриархия чиркәве вәкиле Роман Силантьев белән берлектә Изге Коръәнне һәм башка мөселман әдәбиятын тыюны башлап йөрүчеләр төркемендә булуын берничек тә аңлый һәм аклый алмыйм. Нәкъ алар тәкъдиме белән Новороссийск суды Изге Коръән басмасын юк итү карары чыгарган», – дип, Русия Мөселманнарының Мөфтиләр Шурасының рәсми сайтында матбугат хезмәте Равил Гайнетдиннан цитата китерә. Баксаң, хөкем карары чыгарылганнан соң Роман Силантьев бер интервьюда: «Аерым мөселман китаплары тыелган әдәбият исемлегенә керсен өчен РФ ҮМДН рәисе Тәлгать Таҗетдин белән берлектә тиешле чаралар күрдек», – дип әйткән булган. «Милли Мәҗлес» һәм «Иттифак» партияләре рәисе Фәүзия ханым Бәйрәмова да Тәлгать хәзрәтнең элеккеге «гөнаһларын» искә төшереп, милләттәшләребез һәм дин кардәшләребезне Коръәнне тыючылардан читләшергә өндәде. Әмма Таҗетдин үзе бу эшкә бернинди катнашы да булмавын белдерде.

Без судлар һәм җирле төбәк таләбе аша кыз балаларыбызга яулык бәйләүне тыярга мөмкин булган, шул ук вакытта Изге китабыбыз өстенә эт тизәге һәм дуңгыз мае куеп мыскыллаучы Михаил Шаров сыман затсыз шовинистларга тиешенчә җәза бирә алмаучы, ә Ислам дәүләте турында сөйләшүләр алып барган очракта, «дәүләт тотрыклыгына куркыныч тудырган өчен» дип, икешәр-бишәр елга төрмәгә утырту куркынычы янаган илдә яшибез шул. Бу илдә мөселманнарга һич кенә дә үзләренең өстенлеген, көчлелеген һәм күпчелек булуын тоярга ярамый. Хәтта «ТОП 10» Русиякүләм бәйгесендә беренче урында баручы «Чечня йөрәге» мәчетенең баштагы этапларда бәйгедән төшереп калдырылуы да шул хакта сөйли кебек. «Күпмилләтле һәм күпдинле» Русия Федерациясендә, һичшиксез, җиңүче урында берәр чиркәү торырга тиештер күрәсең. Максим Шевченко әйтүенчә, без Коммунистик Совет Республикасы яки Православ монархиягә нигезләнгән дәүләт турында сүз алып барабыз икән, бу хәзерге дәүләт төзелешенә каршы килсә дә тыелмый, ә менә Ислам дәүләте, Хәлифәт хакында сүз кузгатылса – тиешле кануннар эшкә җигелә, чекистлар үзләрен бер генә терракт белән дә бәйләнгәне булмаган «Хизб-ут-тәхрир» оешмасы әгъзасы буларак танучыларны утыртып, җиңел генә пагоннарындагы йолдызларын эреләтә, яңа орден-медальләр тага. Тик эшләр болай дәвам итсә, Русиянең бөтенлеге чыннан да шактый шикле һәм куркыныч тоела шул.

Ирек АЗАТОВ.

 

Комментарии