Милләтем язмышы аяныч…

Бишектәге һәр нарасый тәүге сүзләрен туган телендә әйтә. Якты дөньяга аваз салганчы ук, ул туган теленә мәхәббәт белән туа. Сабыйның иң беренче «мәмәй», «әни», «әти» дигән сүзләрне дөнья рәхәтлегеннән алда тоя башлавы үзе могҗиза түгелмени? Я булмаса, чит илләрдән кайтып, инде онытыла төшкән туган телен яңадан өйрәнергә теләгән кешеләрне, аларның ихтыяр көчен, үз милләтенә булган хөрмәтен күреп күңел сөенә.

Бөек шагыйребез Г.Тукайның «Туган тел» шигыре буыннар арасында телгә карата мәхәббәтне саклаучы ядкәр буларак билгеләнә. Шуңа күрә дә, үзен татар дип санаган һәр кеше «Туган тел»не белергә тиеш.

Әле кайчан гына әби-бабайларыбыз сөйләгәннәрдән, тарих тәгәрмәчен сүтүдән бик аянычлы һәм куркыныч мәгълүматлар белгән идек. Алар бүген дә хәтердә. Халыкларны мәҗбүриләп чукындыру, телләрен, диннәрен юкка чыгару күренешләре беркайчан да онытылмаячак. Татар халкының көченә, милләтебез ныклыгына элек-электән бөек шәхесләребез таң калып, мактау җырлары җырлаган. Революция елларында барган матавыкларда, мылтыгын терәп сөрген белән янап торсалар да, кайнар сугыш кырларында да халкыбыз нык торган, үз милләтен саклау өчен көрәшкән. Патша изүенә карамастан, үз акчасына газета-журнал чыгарган, милләттәшләренә аң-белем тараткан. Татар халкы беркайчан да җиңеллек белән яшәмәгән. Совет чорларында дистәләгән, йөзәрләгән талантлы шәхесләребез эзәрлекләнгән, төрмәләрдә юкка чыгарылган. Шуңа карамастан, бүген татар дигән яши, иҗат итә, рухи һәм икътисадый байлыклар тудыра.

Күп сынаулар аша узган телебезнең киләчәге бармы, дигән сорау бүген җәмәгатьчелекне бик нык борчый. Кызганыч, соңгы дистә еллар халкыбызның көрәшкә булган рухын киметте. Тыныч илдә яшәп, мөмкинлекләр була торып, телебез, милләтебез язмышына битарафлык күрсәтәбез. Соңгы вакытларда җанга җылы бирә алырлык мәгълүматлар да аз яңгырый шул. Телеэкраннардан әледән-әле яңа реформалар, мәктәпләрне ябу, китапханәләрне кыскарту турында сөйлиләр. Милләттәшләребез әлеге күренешләргә битараф карый. Күпме еллар бәйсезлек өчен көрәшкән бабаларыбызның эшен юкка чыгарырга хакыбыз бармы соң безнең? Оптимизация дигән булып гөрләп торган татар авылларында мәктәпләр ябыла, китапханәләр таратыла. Татарча газета-журналны икенче сортлы итеп карау – гадәти хәл. Ике дәүләт теле булса да, бер генә рәсми кәгазь дә татар телендә тутырылмый. Чөнки югарыда утыручыларның күпчелеге үз ана телен ипи-тозлык кына белә, белүне кирәк дип санамый да. Бик сәер күренеш: экономияләүне бер дә башка җирдән эзләмиләр. Тәүге тапкыр белем алырга килгән эчкерсез сабыйларны машиналарга төяп, кеше күзе күрмәгән чуаш, рус авылларына озаталар. Бу баладан киләчәктә ни көтәргә?! Аларның күңелләрендә нинди хисләр булганлыгын вакытлар узгач кына белә алуыбыз – кызганыч. Тик ул вакытта соң булуы ихтимал. Милләтебезнең язмышы аяныч, ә халык – битараф.

Динара ФӘРРАХОВА,

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты студенты.

Комментарии