- 29.01.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башланды. Аларны Луи Брайль системасында укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, тирәлектә җайлашырга өйрәтәчәкләр. Проект тәмамланганчы, ягъни 2019нчы елның сентябренә кадәр барлыгы 225 кеше әлеге курсларны узар дип ниятләнә.
Комментарии