Су зыяны

21нче августта Казанны су басканда зыян күргән машина ияләре башкалабыз башкарма комитетына шикаять белән мөрәҗәгать итәргә җыена. Хәзерге вакытта Русия Автомобиль ияләре федерациясенең Татарстандагы бүлегендә судан зыян күргән машиналарны барлыйлар. Прокуратурага мөрәҗәгать итәр өчен, ким дигәндә 10 шикаять кирәк икән. Әлбәттә, зыян экспертиза нәтиҗәләре белән дәлилләнергә тиешле. Бары шуннан соң гына шәһәр прокуратурасы судка мөрәҗәгать итә.

Комментарии