Патриархны сакламаска

Уфада яшәүче хокук яклаучы Евгений Кареев Русия Президенты Владимир Путин һәм Русиянең православ чиркәве башлыгы патриарх Кириллны судка бирде. Ул федераль сак хезмәтенең Кириллны саклавы канунлы түгел дип исәпли. Аныңча, федераль сак хезмәте югары дәрәҗәдәге хакимият җитәкчеләрен генә сакларга тиеш. «Русия Конституциясенең 14нче матдәсе нигезендә Русия Федерациясе – дөньяви дәүләт, анда дини оешмалар дәүләттән аерылган. Кирилл илдәге иң бай кешеләрнең берсе. Чиркәүләрдә 15-20 сумга сатылган шәмнәрнең үзкыйммәте 1,50 сум гына. Кирилл шәмнәрдән генә дә мең ярым процент табыш ала. Бу наркотиклар сатудан алган табыш белән бер. Мин аның башка керемнәренә тукталмасам да, бер генә – тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр сатуда салымнан азат ителүләрен телгә алам. Матбугат туксанынчы елларда тик тәмәке сатудан гына кергән керемнәрнең күләме дүрт миллиард сумга җитүен хәбәр иткән иде. Православ чиркәүнең үз җитәкчесен сакларга сакчылар ялларлык кына мөмкинчелеге бар», – дип белдерә Кареев.

Комментарии