Уңмаган юристлар

Казан Федераль университетының Юридик факультеты иң дәрәҗәлеләрдән санала. Быел андагы бюджет бүлегенә укырга керү өчен БДИда кимендә 274 балл җыярга кирәк булган. Шуңа карамастан, укырга керүчеләр исемлегендә 242 балл белән Казан мэрының улы Таһир һәм 251 балл белән Татарстан прокурорының беренче урынбасары Артем Николаевның кызы Диана да күренеп алган. «Коммерсант» газетасы шушы уңайдан тикшерү язмасы әзерләргә тотынуга, аларның исемнәре юкка чыккан. Метшин үзе, имеш, улына укырга керүгә берничек тә ярдәм итмәгән, чөнки Универсиада белән бик мәшгуль булган икән. Ә прокуратурда моны «техник хата» дип аңлатканнар. Сүз уңаеннан, юридик факультетның түләүле бүлегендә уку елына 105 мең сум тәшкил итә.

Комментарии