Корбан чалуны күзәтәләр

Корбан гаете көнне Казанда хайван чалуны мал табиблары күзәтәчәк. Алар бигрәк тә биологик калдыкларга игътибарлы булып, шунда ук эшкәртелүгә җибәрелергә тиешле контейнерларны тикшереп торачак. Исегезгә төшерәбез, быел бәйрәм 25 октябрь көненә билгеләнгән. Шәһәр башкарма комитеты корбан чалу өчен ике мәйдан бүлеп бирде. Шуның берсе – Мәрҗәни мәчете каршында, икенчесе – Бертуган Петряевлар урамында.

Комментарии