Алтын «КАМАЗ-мастер»

«КАМАЗ-мастер» экипажы «Каган алтыны-2014» раллиенда барлык призлы урыннарны алды. Әстерханда узган «Каган алтыны»нда Русия чемпионатының икенче этабында йөк машиналары категориясендә җиңүче дип составында Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов булган Чаллы командасы табылды. Экипаж трассаны 10:33:48 вакыт эчендә узган. Эдуард Николаевның йөк машинасы җиңүчеләрдән өч минутка калышты, Андрей Каргинов төркеме 23 минутка арттан килде. Чаллы узышчысы Айдар Мәрдиев «Каган алтыны» ярышларында беренче мәртәбә җиңү яулады. Моңа кадәр Андрей Каргинов һәм Эдуард Николаев җиңеп чыга иде.

Комментарии