КАМАЗ кыскара

КАМАЗ җитәкчелеге алдагы ярты елда берләшмәне дүрт көнлек эш атнасына күчерү турында фәрманны имзалады. «Бу эшчеләрнең атна саен дүрт кенә көн эшләячәкләрен аңлатмый, заказ булуга карап эш сәгатьләре озайтылачак. Яңа фәрманның имзалануы элеккесенең срогы чыгуына бәйле», – диде КАМАЗның матбугат хезмәте башлыгы Олег Афанасьев.

Моңарчы да машина төзү берләшмәсе тулы атна эшләмәгән.

Комментарии