Раяз Фасыйхов: “Тыйнаклыгым миңа булыша”

Кабатланмас моңлы тавыш иясе Раяз Фасыйховны белмәгән кеше сирәктер. Татар эстрадасының яшь җырчысы профессиональ сәхнәгә 2003 елда килеп керде. Моңлы тавышы, тыйнаклыгы, үз – үзен тотышы белән халык арасында тиз популярлашып өлгерде ул. “Яшьләр арасында сәхнәдә үзен тота белүче бердән – бер җырчы ул ” – диләр аның турында. Җырлары аша кешелек дөньясын тәрбияләргә сәләтле Раяз, үз тамашачысына яңа концерт программасын әзерли. 21 ноябрь көнне Г.Камал Театры бинасында узачак кичәне озак көтте халык . Чөнки, Раяз концертларын гел ясамый. “Халыкны туйдырасым килми ” – ди ул. Тамашачы каршында бары тик җанлы тавышка җырлый Раяз. Бу юлы исә аның моңланганын вокаль-инструменталь ансамбль озатып барачак! Шуңадыр инде аның концертлары да үзе кебек, сагынып көтеп алына…

Раяз син тормышта нинди?

Сәхнәдәге Раяз белән тормыштагы Раяз бик аерыла дияр идем. Чөнки сәхнәдә үземне тыйнак тотарга тырышам. Тамашачы мине шулай кабул итә. Ә тормышта бөтенләй икенче төрле, күңелле кеше мин.

Тыйнаклыгың иҗатыңа комачау итмиме?

Юк, алай комачау итә димәс идем. Киресенчә, тыйнаклыгым миңа булыша. Бездә бит “наглый”ларны яратмыйлар. Сәхнәгә чыктым, дип үрле – кырлы сикерүне кирәк дип санамыйм, җебеп торырга да ярамый. Һәрвакыт алтын урталыкны таба белергә кирәк.

Җырларны ничегерәк сайлыйсың?

Иң беренче чиратта, көе белән сүзләренең туры килүенә, ягъни мәгънәсенә. Аннан соң текст эчтәлегенә һәм музыкасының диапозонына.

Гел сагыш турындагы, моңлы җырлар башкаруың нәрсәгә бәйле?

Балачакта моңлы бишек җыры көйләрен, сагышлы җырлар тыңлап үскән бала мин. Кечкенәдән әбиемнең шуларны сузганына сокланып үстем. Шуңадыр инде сагыш турындагы озын көйләр күңелемә якын.

Ә такмаклар җырлый алыр идеңме?

Әлбәттә. Такмаклар да җырлаган чаклар булгалый. Анысын да җырлый алам. Тамашачы мине озын көйләр башкаручы буларак таный һәм кабул итә.

Яңа концерт программасына турында ни әйтә аласың?

Концертта вокаль – инструменталь ансамбль булачак. Бары тик җанлы тавышка гына җырларга җыенам. Кичәне Алмаз Хәмзин алып барачак. Шулай ук остазым – Венера Ганиева һәм Иркәнең чыгышлары да көтелә.

Ел саен яңа программа төзү халыкны шаккаттырырга тырышу кебек килеп чыга түгелме?

Юк, мин алай санамыйм. Концертта тамашачы ел буе җыелып килгән яңа җырларны тыңлап, рәхәтләнеп ял итеп утырырга тиеш. Ел саен бер балык башын чәйнәп булмый. Шулай да, бу юлы программага узган елны халык яратып өлгергән җырларны да керттем.

Балагызның да үзегез шикелле җырчы булуын теләр идегезме?

Җырчы булу җиңел эш түгел. Үссеннәр әле башта, тора – бара күз күрер.

Киләчәккә планнарыгыз?

Бик планнар корасы килми әлегә. Эшләнеләсе эшләр күп. Иң мөһиме исән булыйк!

Юлия Билалова

&; Раяз Фасыйхов: “Тыйнаклыгым миңа булыша”, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии