Ике үлем

Чирмешән районының Ибрай-Каргалы авылында яшәүче 24 яшьлек психик авыру егет үзенең 78 яшьлек әбисен үтергән. Ул аның күзенә пычак тыккан, бичара карчык шунда ук үлгән. Соңыннан ачыкланганча, карчык үлеменә кадәр Әлмәттәге туганнарына шалтыратып, оныгын алып китүләрен үтенгән, аның үзен бик холыксыз тотуы турында сөйләгән булган. Әбисен үтергәннән соң, егет өйгә ут төрткән. Соңыннан шәрә килеш урамга йөгереп чыккан. Юлны аркылы чыккан вакытта машина астына эләккән. Алган җәрәхәтләреннән урында ук җан биргән.

Комментарии