Базар бетәме?

Казанның Авиатөзелеш районындагы «Кош базары» («Птичий рынок») үзгәртеп корыла. Базарда урын арендалап торучылар аренда килешүләренең бетерелүе турында кисәтү алды. Базарның эшчәнлеген туктату аның заманча таләпләргә туры килмәве һәм сатып алучыларга да, сатучыларга да куркыныч тудыручы шартларда эшләве белән бәйле. 2019нчы ел ахырына базарны ярминкә рәвешендәге заманча сәүдә үзәге итеп үзгәртәчәкләр. Хайваннар белән сәүдә итүчеләр өчен дә мәйдан бүлеп биреләчәк.

Комментарии