Метшинны белмисез әле

«Медиалогия» компаниясе 2012 елның октябрь аена Идел буе федераль округында урнашкан субъектларның башкаласы җитәкчесе медиа-рейтингын төзеде. Бу рейтингта беренчелектә Дмитрий Азаров (Самара), Олег Сорокин (Түбән Новгород) һәм… Казан мэры Илсур Метшин. Соңгысының медиаиндексы 128,8гә тигез булса, беренчелекне алучылар 178,57 һәм 133,15 балл җыйган. Димәк, безнең мэрны күпме генә сүксәк тә, ул бик үк төшеп калган кеше түгел икән әле. Хәер, бу рейтингның ничек төзелүен кем белгән бит әле.

Комментарии