- 12.12.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Танылган рус эстрадасы җырчысы һәм алып баручы Ольга Бузова бер сабыйга сыер, 10 тавык һәм утын бүләк иткән. Ун яшьлек кыз бала, әти-әнисенә сиздермичә генә, Бузовадан туган көненә нәкъ менә шул бүләкләрне сораган булган. Кыз гаиләдә акча булмауны, яңа күлмәкле буласы килүне, әмма аннан да мөһимрәк әйберләр барлыгын язып, үскәч, акчасын түләячәген язган. Бузова кызга күлмәк тә җибәргән.
Комментарии