Кырымда – Сабан туе

12нче июньдә Симферопольдә Бөтенкырым Сабан туе узачак. Кырымда Сабан туе ел саен үткәрелә, быел исә ул яңа статуста – Русия Федерациясе субъекты бәйрәме буларак, яңа форматта һәм күпсанлы кунаклар катнашында узачак. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башка рәсми затлар катнашачак. Бәйрәм 12нче июньдә Салгир елгасының уң як ярында, Гурзуф урамында узачак.

Комментарии