Ярдәм көтә

1нче июльдән авыр финанс хәлендә калган йөкле хатын-кызларга матди ярдәм күрсәтеләчәк. Йөклелекнең иртәнге срогында (12 атнага кадәр) исәпкә басарга өлгергән аналар 6350 сум акча алачак. Ә 1нче августта эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнелә һәм аларның иминият пенсиясе 300 сумга артачак. Шулай ук 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәр балага 10ар мең сум акча алачак. 8 яшьтән 16 яшькәчә балалар тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләрне 5650 сум күләмендә айлык пособие көтә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Комментарии