Урлап тараткан

Бер ир-ат Чаллының 25нче комплексында урнашкан кибеттән 10 тартма туңдырма урлаган. Шикләнелүче тиз арада тоткарланган, тик товар аның янында булмаган инде. Ир сүзләренә караганда, ул туңдырманы үтеп баручыларга тараткан. Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарии