Озайтылды

Июльдә тәмамлана торган ташламалы ипотека программасы тагын бер елга озайтылды. Русия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, бу чара гаиләләргә сизелерлек ярдәм күрсәтә. Тик ташламалы ипотека ставкасын 7 процентка күтәрәчәкләр (әлегә ул 6,5 процент), ә кредитның иң зур суммасы барлык төбәкләр өчен дә 3 миллион сум булачак.

Комментарии