Миңнехановларда кайгы

28март көнне Әлмәттә Татарстан ЮХИДИе җитәкчесе Рифкать Миңнехановның 34 яшьлек улы Рамил Миңнеханов идарә иткән «Ленд Ровер» автомобиле тәгәрмәчләре астында җәяүле һәлак булды. Ул 16 яшьлек Александр Трофимовны тукталышта бәрдергән. Мәрхүм егет Әлмәт политехник техникумының студенты булган. «Мин, минем гаиләм, һәлак булучының якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу – алар өчен генә түгел, безнең өчен дә зур кайгы. Хәзер бер нәрсәне дә төзәтеп булмый, әмма без бу гаилә өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез» – дип белдерде әлеге уңайдан Рифкать Миңнеханов. Аның сүзләренчә, барысын да закон нигезендә тикшерәчәкләр.

Шунысын да әйтү кирәк – һәлакәт вакытында машинада Рифкать Миңнехановның оныгы да булган. Әтисе аны Әлмәт янындагы «ЯН» санаториясендә ял иткән бабасы белән күрештерергә алып кайткан булган. Миңнехановларда кайгы, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии