- 28.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Без тынычта аттай эшлибез,
Без сугышта арысландай көчлебез.
Габдулла ТУКАЙ.
Татар халкының данлы юл үткәнен искә төшереп, дәлилләп торучы тарихи-мәдәни истәлекләре, һәйкәлләре бик аз сакланган, кызганыч. Француз галиме, тарихчы Шарль Монтескье татарлар турында: «Бу гаярь, сугышчан халык үзенең җиңелмәслегенә шулкадәр ышанган, хәтта җиңелгәнен сизми дә калган диярлек. Тарихчылары үтерелеп бетү сәбәпле, ул үзенең бөек җиңүләрен, казанышларын, уңышларын, дан-шөһрәтен дә югалткан. Ә татарлар тарафыннан уннарча бөек дәүләткә нигез салынган бит». Моннан да дөресрәк итеп әйтү мөмкин түгел. «Хакыбыз уртак ватанда шактый», – ди бөек татар улы Габдулла Тукай. Хак сүзләр. Тик менә ватаныбызның гына уртак булуы кызганыч хәл.
Татар халкының бөек дәүләтләр төзеп, горур яшәвен исбатлап торучы Идел буе Болгар ханлыгының сакланып калган Шәһри Болгар башкаласындагы тарихи-мәдәни биналары бар. Ләкин алар да могҗиза белән генә сакланып калган тарихи истәлекләр. Ә татар халкының бөек дәүләте Алтын Урда чорындагы Париж, Лондон, башка шәһәрләргә караганда шактый зур булган Сарай-Бату, Сарай-Берке, Биләр кебек шәһәрләрдән җимерек хәрабәләр генә калган.
Дөрес, Шәһри Болгар шәһәренең тарихи-мәдәни истәлекләре булган биналарын торгызып, төзекләндереп дөньяга таныту йөзеннән Татарстан хөкүмәте соңгы вакытта тиешле чаралар күрде. Сакланып калган биналар кыска гына вакыт эчендә төзекләндерелде, яңалары төзелде. Шәһри Болгарны туристларга, сәяхәтчеләргә, галимнәргә, тарихчыларга, гомумән безнең халыкның үткәненә битараф булмаганнарга горурланып күрсәтерлек хәлгә китерделәр. Татар халкының тарихи абруен күтәрү, Татарстанны бөтен дөньяга таныту йөзеннән, Шәһри Болгарны «ЮНЕСКО» тарафыннан дөньякүләм тарихи-мәдәни фонд исемлегенә кертүне зур уңышлардан санарга кирәктер.
Ләкин татарның йөрәген тырнап, тарихи хәтеренә караңгы тап булып төшкән хәлләр дә бар бит әле. Татарлар зирәк халык буларак аңлый, зур эш зур чыгымнар, зур акчалар да сорый. Шәһри Болгарны торгызуны Татарстан үзе генә җиңеп чыга алмас иде. Шуңа күрә Русия үзенең тарихи истәлеге булган Зөяне торгызуны да параллель рәвештә алып баруны максат итеп куйды булса кирәк.
Татар халкының тарихына балта чапкан, аны яулап алыр өчен нигез буларак салынган бит Зөя утравына ул урыс кирмәне. Явыз Иванның 160 меңлек чирүе шул кирмәндә тупланып, Казан каласын алу өчен соңгы штурмга бу җирдән ябырылган. Татар халкын канга батырып басып алу, көчләп чукындыру, иксез-чиксез хәсрәт-кайгылар, җәбер-золым, коточкыч газаплар, коллык хурлыгы – боларның барысының да башы явыз урыс кирмәне белән бәйле бит. Шушы караңгы, явыз кирмәнне торгызганнан соң, татарның күңелендәге мәңге төзәлмәслек ярасы тагын да авырттырыбрак кузгалачак.
Халкымның тарихи хәтеренә канлы тап булып сеңгән икенче бер хәлгә дә тукталам. Татарның канын елга булып агызган Явыз Иван гаскәренә Казанны алу хөрмәтенә куелган һәйкәл бар. Ә Казанны, ватанын саклап, батырларча сугышып башларын салган шаһит киткән каһарман татар сугышчыларына һәйкәл һаман куелмаган.
Казансу елгасы уртасына Явыз Иван гаскәренең Казанны алу хөрмәтенә куелган мавзолей-төрбәгә Казанга 1000 ел тулу уңае белән бераз ремонт ясадылар. Мин 60 елларда студент вакытта кызыксынып анда барып чыккан идем. Аның ниндидер һәйкәл икәнен белеп түгел. Моны Казан халкы белде микән? Күпме генә сораштырсам да, әйтеп бирүче булмады. Аның Явыз Иван гаскәренә куелган һәйкәл икәнен Казан университетында укыган иптәшем, тарих бүлеге студенты аңлатып бирде. СССР хөкүмәтенә, коммунистлар партиясенә Русия патшаларының үткәне әллә ни кирәк булмагандыр, чөнки ул бик начар ташландык хәлдә иде. Нинди генә хәлдә булмасын, ул бар. Казанга килгән һәр кешегә, Казанны алучы Явыз Иванга куелган һәйкәл бу, дип күрсәтәләр.
Польшада, Гданьск шәһәрендә татар халкының данлы үткәнен искә төшереп торучы батыр татар сугышчысына һәйкәл куелды. Ә менә ватанын, Казанны яклап сугышкан, яуда батырларча һәлак булган бабаларына үз илендә, башкалада һәйкәл булмасын инде?!
Тарихи гаделлек торгызылып, батыр татар сугышчыларына лаеклы һәйкәл куелыр, ул халкымның данлы үткәнен искә төшереп, горур басып торыр дип ышанам.
Рәис ЯКУПОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии