Китап тапшыру көне генә түгел

31нче май күптән узса да, бу көнне барыгыз да хәтерлидер. Тугызлар бу көнне математикадан ДЙА (дәүләт йомгаклау аттестациясе) бирсә, калган укучылар мәктәпкә китапларын илткәндер. Бу көн инде традициягә әйләнеп бара бугай. Ләкин Күңгәр мәктәбе укучылары бу традицияне бозды. Ник дисезме? Бу көнне генә түгел, ә икенче яртыеллыкны да бозды алар. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, бездә капремонт булды! «Ремонт? Хи-и, нәрсә инде ул», – димәгез! Беренчедән, без ике сменага бүленеп укый башладык. Җитмәсә, башлангычлар икенче сменага эләкте. Рәхәтләнеп йокылары туйганчы йокладылар. Икенчедән, без дәресләрне 30 минут кына укый башладык, тәнәфесләрне 5 минут кына үткәрдек. Башлангычлар укырга килгәндә, без шатлана-шатлана өйгә кайта идек.

Ярар, бик ерак киттем бугай. Кире 31нче майга әйләнеп кайтыйм әле. Мин сезнең кебек китап тапшырмадым. Киресенчә, без мәктәптә булган бар әйберне клуб спорт залына ташыдык. Ләкин миңа бу «бәхет» эләкмәде… Көтмәгәндә, мине һәм ике иптәш кызымны район Сабан туена атларда утырып йөрер өчен репетициягә чакырдылар. Атларда бик матур татар күлмәкләреннән утырып йөрдек. Кайтыр вакыт җиткәч, кучер безне Күшәр борылышына кадәр ат белән кайтарып куйды (безнең кучер Күшәр авылында тора, ә без икенче авылда). Бер гасыр артка сәяхәт кылгандай булдык. Машинада баручылар безгә кул болгый, кычкырта, видеога төшерә. Оялудан нишләргә дә белмәдем. Шул ук вакытта бик күңелле дә иде. Беренче тапкыр өйгә атта кайттым!

Рәзилә ГАЗИЗОВА.

Әтнә районы.

Комментарии