- 25.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №28 (21 июль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Бер гаиләдә ике бала үсә. Икесе дә бик акыллы, чибәр,”5”кә генә укыйлар. Олысын, башлангычны тәмамлагач: “Син татарча укысаң, югары белемле була алмыйсың. Сиңа укырга кирәк”, – дип, әти-әнисе юмалап, гаиләдән аерып, чит җиргә рус мәктәбенә бирәләр. Ул туганнарында да яши, интернатта да тора. 11 яшьтән 18 яшькәчә гаилә җылысы күрми. Әлбәттә, “5”кә генә укый, бик тырыш була. Урта мәктәпне тәмамлагач та, беренче елны ук бик зур конкурсны үтеп, югары уку йортына керә. Анда да “5”кә генә укый.
Икенче кызлары чаярак була, күрәсең. “Мин үз мәктәбемдә укыйм”, – дип кала. Бик яхшы укый, мәктәп даны, маягы була. Аннан нәкъ апасы белем алган уку йортына керә. Зур конкурсны үтеп, студент була. Әлбәттә, саф татарча укып килгән кызга авыррак булгандыр, сүз дә юк. Кызлар икесе дә югары стипендия алып, вузны тәмамлыйлар. Һәм шәһәрдә калалар. Әти-әниләрен, туган йортларын онытмыйлар. Икесенең дә гаиләсе була, балалары туа. Тик… Кече кыз балаларын татар гимназиясенә бирә, алар бер авыз сүз дә русча сөйләшмиләр. Хәтта югары уку йортында укыганда да, туган телләрен онытмыйлар. Әти-әнисе белән татар театрына, концертларга йөриләр, татарча китап-журнал укыйлар. Ханым үзе “телем, милләтем”, дип янып йөри, төрле митингларда, кичәләрдә катнаша. Татар зыялылары белән элемтәдә торып, аларның фикердәше була. Татар сәясәте, татар мәдәнияте белән кызыксынып, янып-көеп яши, үзенең татар булуы белән горурлана.
Олы кыз да төпле, акыллы, әти-әнисе өчен үлеп тора. Ислам кагыйдәләрен дә үти. Әмма өйдә татарча сөйләшмиләр, балалар бер сүз дә татарча белми. Алар өчен татарча концертлар, спектакльләр юк дәрәҗәсендә. Урыс сәясәтен якынрак күрәләр.
Татарча бер сүз белмәгән оныгын сөйгән әбинең: “Үзебез генә гаепле, балачакта татар теленең, татар кешесенең беркемнән дә ким булмавын аңлата белмәдек”, – дип уфтанганын күрдем.
Кызы да миңа: “Беләсеңме, шул татар булуым аркасында, миңа бәхетле балачак та насыйп булмады, күпме кагылып-сугылып, гаиләдән читтә яшәдем”, – диде. Билгеле, аны да аңларга була, авырлык килгән саен сабый күңелендә: “Татар баласы булган өчен генә күпме михнәт күрәм. Урыслар өйләрендә дә тора, урысча да укый”, – дигән уй сеңгән. Ул миңа шулай аңлатты.
Бала татарча укыймы, русчамы – анысы мөһим түгел. Без аларга туган телнең бөеклеген, аны белү – үз-үзеңне ихтирам итү икәнлеген төшендерергә тиешбез. Ә балаларыбыз язышкан СМСларга гына күз салыгыз әле. Урысча юллыйлар бит сәлам хатларын. Бер җөмләсендә 8-10 хата булса да. Димәк, гаеп барыбызда да. Балаларыбыз татар җанлы булсын иде, бусы бик тә мөһим.
Резидә РАШАТ,
Әтнә районы, Яңа Әтнә авылы.
Исемнәрне бозмыйк
Безнең татар милләте исемнәргә бай. Ләкин газета-журнал укыганда да, телевизор караганда да бозып-гарипләндереп бетерелгән нинди генә исемнәргә тап булмыйсың! Мәсәлән, бер-берсенә охшаш хаталары булган өч фамилияне әйтәсем килә. Казанда ниндидер җитәкче урында утыручы Камалетдиновны Камалтынов дип, ТВдагы диктор Фирдүс Гыймалетдиновны Гималтдинов дип, ике хәрефен төшереп калдырып язалар. Бер татар хатыны тагын да арттырып җибәргән: Җамалетдинова дигән фамилияне Зямальдинова дип шаккатырды. Җиһаншинны Яншин дип кенә язалар. Әле бу мисаллар – диңгездәге бер тамчы гына. Чыннан да, нигә соң Гаделләрне – Адел, Габбасны – Аббас, Вәлиевны Валяев дип язалар?!
Паспорт алган вакытта, башка документлар булдырганда бер-ике хәрефне дөрес язмау аркасында мескен татар кешесенә соңыннан күпме кыенлыклар килеп чыга. Нервыларын бетереп, чәчен агартырга туры килә. Русларга ярарга тырышабыз дип, ул татар исемнәрен гарипләндерүдән кайчан туктарбыз икән? Аларны бозып язуга каршы берәр канун кабул итеп булмый микән соң? Нигә бу хакта үзебезнең җитәкчеләр, галимнәр, журналистларыбыз чаң сукмый? Ул татар исемнәрен күпме ботарларга була? Әнә руслар исем-фамилияләренең бер генә хәрефен дә үзгәртми бит!
Салих МИҢНЕГӘРӘЙ.
Минзәлә шәһәре.
Кая бара бу дөнья?
Мине рәнҗеткән хәлләр турында язарга булдым.
Без сугыш чоры балалары, күпне күрдек. Ризыкка туеп үсмәдек. Әле мондый мул табыннар булдыруыбызга күп вакыт та узмады. Шөкерана кылып яшисе дә яшисе бит инде. Юк шул, ниндидер башы эшләп җиткермәгән бәндәләр аркасында җир анабыз рәнҗи. Гөнаһсыз сабыйлар, хайваннар, тереклек дөньясы интегә. Булган нигъмәтне хәзер җиргә салып таптыйлар. Ипи янында икенче ризык бәрәңге булган кебек, хайваннарыбызга печән янында салам кирәк бит. Ник комбайннар саламны җиргә сиптереп йөри?! Аны бит Хак Тәгалә ризык өчен бирә.
Без килен булып килгәч тә, басулардан төшеп калган саламны ат белән җыеп йөри идек. Кырда бер сәнәк тә салам калдырмадык. Күпме запас эскерт өелер иде. Беркемгә дә комачау итмәде. Яндырмадылар да. Ә хәзер сукканчы ук комбайн чәчеп йөри. Аны ничек җир күтәрсен?! Әле бу хәлне уйлап чыгаручыларга шактый премия дә биргәннәрдер.
Күптән түгел генә безнең “Чулпан” колхозы әллә кайлардан тикле салам ташыды. “Алга таба бару өчен артыңа борылып кара”, -ди борынгылар. Булганны бетерү тиз ул. Иске яңаны саклый, дигән әйтем дә бар. Ни эшләргә белмәгән инвесторлар килә дә үзгәртеп кора, имеш. Менә дигән байлыкны таратып, калган яртысын үзләштереп куялар. Менә сиңа “Без булдырабыз!” Булдырыгыз! Ник булдырмыйсыз? Әй, байларга ачлык нәрсә соң ул?! Алар ничә буын оныкларына җитәрлекне туплап, чит ил банкларын тутырып куйды инде. Нәрсәгә аларга иген? Чәчелми калган басулар, уңдырышлы җирләр әрәм ята. Ә синең 20 сутый җиреңә әллә нинди салым салалар. Чәчелми калган җирләр өчен кем салым түли икән?! Беләсе килә. Авылны бетерү кем файдасына? Авыл бит ул – ил киләчәге. Аптырагач, медпунктларны бетерергә тырышалар. Участок больницалары ябылды. Менә Мамадыш районында бездән ун-унбиш чакрым гына читтә урнашкан ике зур больница ябылды. Хәзер районга бер больница. Авырып барсаң, бер ай чират торасы. Бу нинди хәл?!
Дингә килсәк, күпләр үз исемен куштырып мәчет салдыра. Ә шушы изге бинаның һәр кирпече саен кеше күз яше тамып тора.
Тагын шунысын да әйтәсе килә: сеанс уздыручы сихерчеләрнең дә акчасы кеше күз яше бит. Авыру кеше ни уйларга белмәгәч, аптыраганнан бара инде. Юаныч эзли.
Яза калсаң, аптырашта калдырган хәлләр күп. Кая бара бу дөнья?!
Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Мамадыш районы, Козгынчы авылы.
Комментарии