Татар республикасында яшибез түгелме соң?..

Татар республикасында яшибез түгелме соң?..

Рәсми мәгълүматлар буенча Татарстанда 827 татар мәктәбе исәпләнә. Чынбарлыкта аларның берничәсендә генә (!) татарча укыталар.

Соңгы 10-15 елда милли мәгарифне торгызуны сорап дәүләт структураларына язган хатларга Чаллы шәһәре мәгариф идарәсеннән: «Ата-аналар теләге булган очракта, укытуны татар телендә оештыруда бернинди кыенлыклар да юк», – дигән дистәдән артык рәсми «отписка» алдым. 2008нче елда мәгариф министрлыгыннан килгән хатта: «Бер генә татар мәктәбе директорының да үз баласын татарча укытырга теләгән ата-ананы кире борга­ны юк. Киресенчә, татарча укырга теләгән һәрбер баланы бик теләп кабул итәләр…» – дигән юллар да бар иде. Әмма ул вакытта ук инде Чаллы шәһәрендә татарча укыта торган бер генә сыйныф та калмады. «Татарча укыта торган мәктәп булмагач, кайда шулай «бик теләп» кабул итәләр икән соң алар?» – дип мәкалә язган идем шул елны. («Азатлык» гәҗите, №10-12, октябрь, 2008 ел).

Ниһаять, быел мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховның катгый күрсәтмәсеннән соң Чаллының 2нче татар гимназиясендә барлык фәннәрне дә татарча укытырга тиешле өч беренче сыйныф (1б, 1в, 1д) ачылды. Тик әлеге сыйныфларда белем урысча-татарча бирелә башлады, шул ук вакытта фәннәрдән татар телендәге дәреслекләр җитмәве дә ачыкланды. Һәм турыдан-туры министрга мөрәҗәгать иткәч кенә, октябрь башында 1д сыйныфын (җитәкчесе Ә.Сәгыйтова) татарча дәреслекләр белән тулысынча тәэмин иттеләр, математика, әйләнә-тирә дөнья һ.б. аерым фәннәрне татарча укыта башладылар. Шуннан соң тиз арада укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уянды, аларның тел байлыгы да артты. Үзара аралашканда кайберләренең татарча сөйләшкәне дә ишетелгәләде. Әмма әлеге күренеш озакка бармады, хәзер 1д сыйныфында кабат барлык фәннәрдән дә урысча-татарча белем бирәләр. Татар телендәге әйләнә-тирә дөнья дәреслеге укыту программасына туры килми дип, балаларны урысчасы белән дә укыталар. Әйләнә-тирә дөнья фәненнән, музыка дәресеннән эш дәфтәрләре һаман урыс телендә кала бирә. Татарча фикерли, шактый төзек җөмләләр белән сөйләшә башлаган укучылар киредән урысча аралашуга кайтты.

1в сыйныфы (җитәкчесе Э.Әхмәтдинова) сентябрь аенда ук татар дәреслекләре белән тәэмин ителсә дә, монда да барлык фәннәрдән дә урысча-татарча белем бирәләр. Югыйсә, әлеге сыйныфта әзерлек курсларында ук татарча белем алган балалар укый.

1б сыйныфында әйләнә-тирә дөнья дәреслегенең татарчасы юк, математика дәреслегенең татарчасын таптылар, ләкин урысчасын җыеп алмаганнар. Дәреслеге булуга карамастан, математикадан һаман урысча белем бирәләр икән, һәм башка фәннәрне дә урысчалы-татарчалы укыталар дип беләм. Балалар бакчасыннан ук урыс телле булып килгән укучыларга ике телдә белем биргәндә, аларның татарча сөйләшә, аралаша башлавына бернинди өмет юк. Киресенчә, араларында татарча яхшы сөйләшә торган берничә бала урыс теллегә әйләнәчәк. Бу шулай күзәтелә дә. Шунысы гаҗәп, 1б сыйныфы җитәкчесе З.Шәрифуллина минем белән исәнләшми. Татар гимназиясендә татарча укытуны таләп итү аңа ошамый, күрәсең.

Уку елы башланганчы, 2нче гимназиянең 1а һәм 1г сыйныфларында математика фәне генә урысча укытылачак дип белдергәннәр иде. Ләкин башка фәннәрне дә урысча дәреслекләр белән урысча-татарча укыталар икән.

Өстә әйткәнемчә, урысча-татарча белем бирү чынлыкта урысча укыту белән бер. Укучылар дәрестә урысча җавап бирә. Шулай дәвам итсә, 1нче сыйныф укучыларының киләчәктә татарча фикерләмәячәге, сөйләшмәячәге, укымаячагы көн кебек ачык. Мәсәлән, хәзерге вакытта гимназиядә үз ишләре белән татарча аралашкан бер генә бала да таба алмыйсың. Югыйсә, узган ел министр таләбеннән соң, башлангыч сыйныфларда кайбер фәннәрне татарча, урысча-татарча укыта башлаганнар иде бит. Әмма әлеге ярым чара бернинди уңай нәтиҗә бирмәде. Барлык фәннәрне татарча укытып кына гимназиядә татар мохите тудырып булачак. Гимназиядә оештырылган дәрестән тыш түгәрәкләр дә татарча алып барылырга тиеш дип саныйм.

Хәзерге вакытта 827 татар мәктәбенең барысына да диярлек фәннәрдән контроль эш урыс телендә төшерелә. Министр таләп иткәч, узган ел Чаллының 2нче татар гимназиясенең кайбер сыйныфларында әйләнә-тирә дөнья фәнен татарча укытуга күчергәннәр иде. Шуңа карамастан, май аенда министрлыктан контроль эш урыс телендә төшерелде. Мондый күренеш, әлбәттә, ата-аналарда зур ризасызлык уятты. Быел әйләнә-тирә дөнья фәнен барлык сыйныфларда диярлек урысчалы-татарчалы укытуга әйләндергәннәр (аның күпмесе генә татарча икән?!). 2000нче еллар башында да татар телендә белем биргән кайбер мәктәпләргә урыс телендә имтихан төшерә башлаганнар. Татар мәктәбе директорлары министрлыктан татарча имтихан төшерелүен таләп итмичә, укытуны урыс теленә күчереп куйган икән.

Мәгариф министры быел май аенда барлык татар гимназияләрендә башлангыч сыйныфларны татарча укытуга күчерергә дигән таләп куйды, әмма бер генә гимназия дә министрның таләбен тулысынча үтәмәде. Шуңа карамастан, татарча укытуны оештырмаган өчен бер генә директор да эшеннән алынмады. Мәктәпләрдә урнашкан сайлау участокларында «тиешле нәтиҗә» булмаса гына, директорлар бик тиз урыннан очып төшә шул ул…

Чаллы шәһәренең татар статуслы һәм катнаш мәктәпләрендә татар балаларын туплап быел ачылган беренче сыйныфларда барлык фәннәрдән диярлек урысча дәреслекләр буенча урыс телендә укыталар. Мәсәлән, 11нче мәктәпнең 1а татар балалары сыйныфында бер генә фән дә татарча укытылмый. Ата-аналар «балама каныгырлар» дип, укытучылар алдында туган телдә белем бирү мәсьәләсен күтәрергә курка.

Сүз уңаеннан әйткәндә, республиканың башка шәһәрләрендә дә татарча укыту буенча вәзгыять аяныч. Мәсәлән, Казанның 149нчы татар лицеенда быел татар балаларын туплап 1а сыйныфы ачканнар иде. Әмма математика, әйләнә-тирә дөнья дәреслекләре – урыс телендә. Димәк, әлеге сыйныфта татарча укыту юк дип әйтергә була.

Чаллының 2нче татар гимназиясенә тулысынча татар телендә укырга кергән балаларның ата-аналары 1нче сентябрь көнне минем янга килеп шатлыклары белән уртаклашкан иде. Розалия һәм Али Бикмаевлар да оныклары Рамазанның 1в сыйныфында татарча укыячагына бик сөенгәннәр. Розалия апа шуның турында шатлыклы күз яшьләре белән сөйләде. Әмма балаларын татарча укытырга теләгән ата-аналарның һәм әби-бабайларның өметләре акланды дип әйтеп булмый, чөнки 2нче татар гимназиясендә татарча укыта торган бер генә 1нче сыйныф та юк. Татар укытучылары татарча укытуга искиткеч каршылык күрсәтә. Укучыларның татарча аңлавына карамастан, алар төрле сәбәп, сылтау табып, фанатларча урысча укыту ягын карый. Шуңа күрә 2нче татар гимназиясе министрның контроленнән чыгарылмасын иде. Әлеге татар уку йортында фәннәр тулысынча татарча укытылсын өчен, бәлки министрлыктагы кайбер кадрларны алыштырырга да вакыт җиткәндер.

Хәзерге вакытта мәгариф һәм фән министрлыгында «2015-2030нчы елларда милли мәгарифне үстерү концепциясе» эшләнә. Сентябрь аенда министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.Әхмәтҗанова: «7нче сыйныфтан алып кайбер фәннәрне (ялгышмасам, физика, географияне. – Т.Ә.) урысча укытырга уйлыйбыз», – диде. Әгәр бу тәкъдим, ягъни хәзерге вакыттагы татар мәктәпләрендә урысча укыту концепциягә кертелеп канунлаштырылса, бу татар мәгарифен торгызмас борын юкка чыгару булачак. «Милли мәгарифне үстерү концепция»сенә «терминнар урысча укытылачак» дигән сүзләр кертү дә куркыныч. Укытучылар: «Терминнарны гына урысча өйрәтәбез», – дигән булып, чынбарлыкта фәннәрне урысча укытачак. Алар алдашырга бик оста хәзер. Татар гимназияләренә тикшерү комиссиясе киләсе алдыннан укучыларга татар дәреслекләре өләшеп чыгулары һәм комиссия киткәч җыеп алулары турында бик яхшы беләбез. Дәрескә тикшерүче керсә генә, татарча укыткан булып кыланулары турында да сүзләр ишетелә һ.б. Шуңа күрә татар сыйныфларына видеокүзәтү урнаштырып кына, татар телендә белем бирүне контрольгә алып булачак, дип саныйм.

Өстә язылганнардан чыгып, татар мәгарифен торгызу максатыннан кичекмәстән күрелергә тиешле чаралар:

1. Бу уку елыннан 827 татар уку йортына һәм катнаш мәктәпләрдәге татар сыйныфларына барлык фәннәрдән дә контроль эш бары тик татар телендә генә төшерелергә тиеш (урыс һәм чит телләрдән кала). Мониторинг та татар телендә уздырылсын. Киләчәктә татар мәктәпләре һәм сыйныфлары татар дәреслекләре белән генә тәэмин ителергә тиеш.

2. Чаллы шәһәрендә быел 234 беренче сыйныф ачылган. Шуларның кайсын тулысынча татарча укытыла торган дип әйтеп була? 90нчы елларда, әгәр баланың фамилиясе татарча икән, аны бары тик татар сыйныфына гына кабул итәләр иде, һәм аларга барлык фәннәрдән дә татарча белем бирелде. Әлеге практиканы яңадан торгызырга кирәк.

3. Быел Чаллының 2нче татар гимназиясендә 1нче сыйныфка барлык фәннәрне дә татарча укырга теләүче татар балаларының бер өлеше әлеге уку йортына кабул ителмәде. Киләчәктә татар гимназияләренә татарча укырга керүче балаларның барысы да бернинди тест-имтихансыз алынырга тиеш.

4. Татар мәктәпләре барлык фәннәрдән дә татарча эш дәфтәрләре белән тәэмин ителсен.

5. Барлык фәннәрдән татар телендә олимпиадалар оештыру торгызылырга тиеш.

7. Шәһәрләрдә һәм районнарда татарча сөйләшкән балалар, балалар бакчасына кергәч, урыс теллегә әйләнә. Бу күренешне барлык ата-ана йөрәге әрнеп сөйли. Балалар бакчаларының барлык татар төркемнәрендә тәрбия-укыту эшләрен кичекмәстән татарчага күчерергә һәм методик дәреслекләр белән тәэмин итәргә кирәк.

6. Татар сыйныфларында берничә фәнне генә татарча укыту туган телне саклау проблемасын чишмәячәк. Әлеге сыйныфларда барлык фәннәрдән дә татарча белем бирелергә тиеш.

8. Татар телле мохит тудыру максатыннан, укытучылар тәнәфес вакытында да балалар белән татарча сөйләшергә тиеш, дип саныйм. Югыйсә, кайбер мәктәпләрдә хәтта татар теле укытучылары да дәрестән соң укучылар белән урысча аралаша.

9. Татар мәктәпләрендә 10-15 ел урысча укытканнан соң, бүген югары сыйныфларда татарча укыта алырлык белгечләр бик аз калды. Татарча белем бирә ала торган укытучылар әзерләүне киләсе уку елыннан ук башларга кирәк.

10. Соңгы 10-15 елда татар мәктәпләрендә бары тик урыс телендә белем биреп, татар халкын урысча укытуга тәмам күндерделәр. Татарча укытуның әһәмияте турында «Яңа Гасыр» телеканалында даими тапшырулар оештырылсын иде.

11. Мәктәп – үзенә күрә бер зур гаилә ул. Бала күпчелек вакытын мәктәптә уздыра. Укучыларга: «Туган телдә аралашыгыз, дәрестә татар телендә җавап бирегез», – дип әйтү – укытучының бурычы.

12. Дәүләт телевидениесендә көн дәвамында татар телендә эшли торган аерым балалар каналы ачылырга тиеш.

13. Мәгариф һәм фән министры булып А.Гыйльметдинов эшләгәндә шактый татар мәктәбенең уставына «Белем бирү һәм тәрбия урыс һәм татар телендә алып барыла» дигән пункт керткәннәр. Әлеге пункттан «урыс телендә» дигән сүзләр алынырга тиеш.

«Милли мәгарифне үстерү концепциясе» проектында татар укытучыларының туган телдә белем бирүгә ачыктан-ачык каршы булуы исәпкә алынмаган һәм татарча укытуны тормышка ашыру чаралары да күрсәтелмәгән. Шуңа күрә әле әйтелгән тәкъдимнәр концепциягә кертелсен иде.

Әлбәттә, Энгель Фәттаховка элеккеге министрлар һәм мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан туздырылып юкка чыгарылган милли мәгариф калды. Татар балалары татарча укысын өчен, Татарстан җитәкчеләре хәлиткеч чаралар күрер дигән өметтә калабыз.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Чаллы шәһәре.

Комментарии