Акция кысаларында

Акция кысаларында

теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, уку елы башыннан ук укучыларны, ата-аналарны халкыбызның тарихы, мәдәнияте, танылган мәшһүр кешеләре, гореф-гадәтләре белән таныштыру, милләтебезнең зурлыгын, олылыгын күрсәтү, милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан мәктәп күләмендә, Актүбә бистә китапханәсендә, 3нче «Кояшкай» балалар бакчасында татар телендә төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрдек. «Татар иле» исеме астында татар телендә беренче тапкыр газета нәшер ителде. Февраль аеның һәр атнасының бер көне ата-аналар өчен «Ачык ишекләр көне» итеп игълан ителде. Балалар ясаган рәсемнәр, укучыларның һәм әти-әниләрнең кул эшләреннән «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә күргәзмә оештырылды. Килгән әти-әниләр ачык дәресләргә дә югары бәя бирделәр. Ачык дәресләрдән соң әти-әниләр:

– Без дә мәктәптә укыдык, ләкин хәзер үтә торган дәресләр бөтенләй башкача. Балалар үзләрен бик иркен тота, татарча өйрәнергә, сөйләшергә тели, – диделәр. Соңыннан «Туган төбәкне өйрәнү» музеенда булдылар. Үзләренең октябрят, пионер, комсомол сафларында тәрбияләнүләрен искә төшерделәр. Үткән матур тарихыбыз булуына сөенделәр. Тагын шунысы куанычлы: төрле милләт, рус ата-аналарының берсеннән генә дә, балам татарча укымасын, дигән сүз ишетелмәде. Киресенчә, без Татарстан җирендә бергә яшибез, диделәр. Истәлек өчен фотосурәткә төшеп, якты хатирәләр белән өйләренә таралдылар.

ФәнүзәКАШАПОВА.

Азнакай районы Актүбә 2 нче урта мәктәбе,

милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Бездә дә Габдулла бар

Безнең авылда берничә гаилә Тукай кушаматлы. Тукай Хәсәне, Тукай Харисы, Тукай Мингатасы һ.б. Соңгысының улын да Габдулла Тукай диләр. Белмим, бу кушамат әтиләре яисә бабайлары Тукай, Тукаев булганга кушылганмы, әллә егерменче гасыр башыннан бирле шулай йөртелгәнме, бөек шагыйрь исеменнән алынганмы?

Хәсән, Харис абыйлар инде күптән вафат, Мингата җизни (әтиемнең сеңлесенең ире) Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Бүген дүрт улының икесе исән. Колхозда төзүче булып эшләгән Габдулла да сиксән яшькә җитеп килә, әмма бөек адашы кебек шигырь язучы түгел. Ә менә әтисенең, Мингата җизнинең, шигырь, бәетләр белән тулган ике калын дәфтәре балаларына кайтып иреште. Латин хәрефләре белән язылган бу шигырьләрне өлкән улы Миншакир кириллица хәрефләренә күчертте. Фашистларга нәфрәт, җиңүгә ышаныч, туган илне сагыну хисләре белән сугарылган бу шигырьләрнең уннан артыгын мин район газетасы «Авыл таңнары»нда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына чыгару бәхетенә ирештем. Безгә азатлык, тыныч тормыш өчен яуда һәлак булучыларның берсе дә онытылмаска тиеш!

Сәлихҗан ЗАРТДИНОВ.

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии