Явыз Иван тел шартлатыр…

Эльвира Фатыйхованың «ЯВЫЗ ИВАН КИРЕ КАЙТМАСЫН! СӘЯСИ АЧЛЫК!» (№37, 18 сентябрь, 2013 ел)язмасын укыгач, кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килде. Тик кайдан башларга? Күбебез – Совет чорында тәрбияләнеп, югары уку йортларында дипломнар алып, бөтен илгә таралып, зур-зур урыннарда эшләгән кешеләр. Урта Азия халыкларына белем бирүдә дә без татарларның өлеше зур булды. Ә хәзер нәрсә? Колхозлар таралды, халык эшсез калды, эчүгә сабышты, тәртипле яшьләр авылдан китү ягын карыйлар… Болар барысы да милләтебез таркалуга зур этәргеч булды. «Без булдырабыз!» – дип сөйләнә торгач, артыгын булдырып ташладылар, хәтта гөрләп торган районнарында бер генә мәктәбе дә калмады. Татарстаныбызда ике теллелек турында закон булуына карамастан, түрәләр татарча гариза язып китерсәң, кабул да итми.

Язмага килсәк, маңкортлар нәкъ менә шушы демократлар килгәч, яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек күбәйде, чөнки Русиядәге һәр мөселман үзенең йөрәк түрендә, паспортта тәре йөртә, муллалар да русларга ярарга тырышып русча вәгазь сөйли. Балалар бакчалары – урыс телендә. Башта берәр төркемне туплаган булалар да, 2-3 урыс баласын шунда кертәләр. Берничә айдан соң мохит үзгәрә, балалар бакчасы да урысча сөйләшә башлый.

Элекке елларда чукындырып та телне ала алмаганнар, ә хәзер исә моңа үзебез дә өлеш кертәбез. Егетләр башка дин, башка вәкилләренең кызларына өйләнә, кызлар урыс егетенә кияүгә чыга. Хәтта исем эзләгәндә дә урысча әйтелеше авыр булмасмы дип карыйбыз, аннан соң гына уйлыйбыз. Бер таныш егеттән: «Нигә урыс кызы белән йөрисең?» – дип сораган идем.

– Соң татар кызлары – кыргый бит алар, ә урыс кызлары «доступный», – ди.

Димәк тәртипле татар кызлары урыс егетләренә кияүгә чыгалар. Ә безнең татар егетләренә урыстан калганнары да ярый булып чыга. Әгәр дә Явыз Иван терелеп кайтса: «Мин тарихта булган алымнар белән татарны чукындырдым, ә минем шәкертләрем законлы юл белән чукындыра», – дип тел шартлатыр иде.

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт шәһәре, Түбән Мактама авылы.

 

Комментарии