Арчаларга бардым әле!

Арчаларга бардым әле!

Мин Чапшар сигезьеллык мәктәбендә укып йөргән 1968-1972нче елларда Арча районы Сеҗе авылы мәктәбеннән Вакыйф Нуриев дигән укучының «Яшь Ленинчы» газетасында һәм «Ялкын» журналында гел рәсемнәре басыла иде. Тора-бара Вакыйф язучы булып китте. Яшьрәк чагында мин аңа дусларча рәсем шарж ясап, «Ватаным Татарстан» газетасында бастырдым. Ниндидер очрашуга баргач, аны бер район җитәкчесе әле минем рәсем буенча танып та алган. Бу турыда Вакыйф үзе сөйләгән иде. Без бәләкәй чакларда безнең күршедәге Маһирәттәйгә урман аша Арча районы Яңа Чишмә авылыннан Рәдис дигән малай килеп йөрде. Рәдис бик ягымлы, без аны ярата идек. Авыл янындагы ул урманга печән чабарга, утын әзерләргә менгәч, бу урманның чите бармы икән дип аптырый идек. Урманның чите булган шул, урманның теге ягында Яңа Чишмә авылыннан бик ерак түгел Сикертән, Гөберчәк авыллары да булган. Гөберчәк авылында Халык Язучыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиев туган. Бу турыда соңыннан гына белеп, бик шатландым. 1992-1995нче елларда мин «Мәгърифәт» газетасында рәссам булып эшләдем. Ул елларда бу газетада Мөхәммәт абый Мәһдиев тә әсәрләрен бастыра иде. Мин аның «Соңга калган остазлар», «Сүз башым бит Шүрәле» һәм башка язмаларына рәсемнәр ясаган идем. Мөхәммәт абыйның «Сүз башым бит Шүрәле» дигән әсәре әле ниндидер конкурста җиңеп тә чыккан иде. 1993нче елда Мөхәммәт абый «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә килгәч, мин аңа бу турыда әйттем. Аның улы Искәндәр Мәһдиев белән дә «Мәгърифәт» газетасында бергә эшләргә туры килде. Ул әтисен, бабасы Гомәр ага Бәшировны бик ярата иде, безнең белән дә дус булды. 
1979-1981нче елларда миңа Арча егетләре Илфат Гарифуллин, Ринат Хәнәфиев белән Казанда рәссамлыкка укырга туры килде. Ул вакытта без 15-16 яшьлек балалар, авылга әни янына ашыгабыз, Казанга ияләнеп булмый. Арча электричкасына утыру зур бәхет иде, төнге бер тулганда Арчага төшәбез, анда инде иртәнге биштә Балтачка автобус була. Кайчак, түзә алмыйча, Арчаның автобус паркына барып көтеп торабыз. Кечкенә автобуслар, кеше күп, сыя алмыйча, бер аякта гына басып булса да кайта идек. Әле Балтачтан авылга кадәр тагын алты километр җәяү кайтасы. Анысын инде шатлыктан очып кына кайта идек. 
Бер елны «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә мине Арча районы хакимияте башлыгы урынбасары Габдрахманов Наил Газизович эзләп тапты. «Син хәзер үк менә бу дустымның портретын ясап бир, ул колхоз рәисе булып эшли, без аны аңа бүләк итәргә уйлыйбыз!» – ди. Мин шунда ук каршыма утыртып, Наил абыйның дустының рәсемен ясап та бирдем. Наил әфәнде дә инде мәрхүм. Урыны җәннәттә булсын!
Арча районы миңа бик якын шул. Гомерем буена аңа сокланып яшәдем. Бик данлыклы район бит ул. Арча дигәч, әллә кайларга, әллә нинди истәлекләргә кереп киттем. Мин бит танылган рәссам Рәшит абый Гаимов турында язарга уйлаган идем. Рәшит абый, һич уйламаганда, Казанда укытып, иҗат итеп йөргән җиреннән фатирын алмаштырып, Арчага яшәргә кайтып китте. Аның әнисе Гарифә апа шушы районның Ашытбаш авылында туган. Рәшит абый кечкенәдән Ашытбашка кунакка кайтып йөргән. 
22нче октябрьдә Арча районының «Казан арты» тарих-этнография музеенда Рәшит абыйның сынлы сәнгать әсәрләреннән торган күргәзмәсе ачылды. Ул анда Арча районындагы мәчетләрне, төрле биналарны ясаган. Аның әле планнары зурдан, исәбе – Арча районын Русиягә, дөньяга таныту. Монда мастер-класслар үткәрә, халыкка сынлы сәнгать серләрен төшендерә, укыта, дәресләр бирә.
Рәшит абый иҗатына игътибарлы булганнары өчен: Арча районы «Казан арты» тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камаловага, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Дамир Абдуллинга, музей хезмәткәрләре Зәбирә Габделхакова, Ленар Гобәйдуллинга, һәм шулай ук башка хезмәткәрләргә зур рәхмәт әйтәм. Киләчәктә дә арчалылар әле Рәшит абыйга иҗат итәргә зур мөмкинлекләр тудырыр дип уйлыйм. Юкка гына ул күргәзмәсен «Арча – Татарстанның энҗе бөртеге» дип атамады бит.
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии