«Бәрәңге урынына карбыз үстерергә уйлыйм»

«Бәрәңге урынына карбыз үстерергә уйлыйм»

Рамил Халиков Саба районы Явлаштау авылында инглиз теле укытучысы булып эшли. Тынгысыз, барын да булдыра, диләр аның турында. Әнә бакчасына гына күз салсак та – исең китәрлек. Тәрбияле бакча көзен мул җимешләре белән сыйлый. Күрше-күләнгә дә җитә ул. Күпләр, бездә үсми, булмый, дигән үсемлекләр дә, Рамил Халиков бакчасында гөрләп үсеп утыра. Менә ничә еллар инде ул карбыз утырту белән мавыга. Апрель айларында ук утыртасы орлыгын барлап, туфрагын тикшереп, җиңен сызганып эшкә тотына. Әйе, бездә карбыз үстерү әлегә ят нәрсә, тик шулай да Рамил Халиков өчен күңеленә ятышлы эш.

Рамил 2013нче елга кадәр Казанда яшәгәннән соң, авылга күченеп кайта. Ә шәһәрдән авылга килеп төпләнүе эш мәсьәләсенә бәйле була. Казанда бергә эшләгән дусты аңа Явлаштау авылында туганнарының буш йорты булуын хәбәр итә. Рамил хатынын һәм ике баласын алып, авылга кайтып төпләнә. Гаилә агач йортта яхшы гына тормыш итә башлый: Рамил укытучы булып эшкә урнаша, спорт, төрле фәннәр белән кызыксына, авылның иң актив үз кешесенә әйләнә. Авыл мәчетендә аның азаннары, вәгазьләре ишетелә. Кайтып, ике ел үткәч, яңа йорт җиткереп, гаиләсе белән шунда күченәләр. Менә шул вакытта бакча эшләре белән кызыксына башлый укытучы. Башта орлык сатып ала, 2016нчы елда исә карбызлар утырта. 20-30 данәне җәйгә утыртып, мул гына уңыш ала. Мәсәлән, 2 килограммлы «Баллы гигант» («Медовый гигант») дигән сортлысының тәме без ияләнгән карбызныкы кебек. Шушы беренче тәҗрибәсе этәргеч биреп, тагын да күп орлыклар җыя, карбыз утырту технологиясен өйрәнә башлый. Очраклы рәвештә генә интернеттан Роман исемле Украина егетеннән карбыз утырту серләренә төшенә. Аның видеоларын карап, карбыз уңышлы үссен өчен, аны башка бер үсемлек белән ялгарга кирәклеген аңлый. Моның өчен «Лагинарий» дип аталучы кабак кулланалар икән. Кабак шешә рәвешенә кереп үсә. Аның файдалы яклары күп. Мәсәлән, савыт итеп тә кулланып була. Аның эчендә сөт тә бозылмый. Ә орлыкларын Казанда карбыз үстерүче бер ападан алган.

Рамил әфәнде үзе үткәргән тәҗрибәсен газетабыз укучылары белән дә уртаклашырга булды:

– Ул кабакны мин дә үстердем һәм карбызга ялгадым. Ялгау эше болай башкарыла: лезвиены спирт белән сөртеп, лагинарий үсентесенең үсү ноктасын (бер сабагын) үзәк сабагыннан өзеп алам һәм өзелмичә калган тамырлы өлешен лезвие белән 1,5 см ярам. Карбызны да шул ук ноктадан өзеп алам да, капилляр ачылсын өчен, лезвие белән юкартам һәм лагинарийның киселгән ярыгына тыгып куям, аннары кыстыргыч белән кыстырам. Бер атна дәвамында өстен пакет белән каплап, саклап торам. Шуннан соң карбызларны теплицага урнаштырсаң, бик уңышлы үсәчәк. Карбыз үстерүнең кыен ягы шунда – температура 15 градус салкын булса, тамыры зәгыйфьләнә. Ә лагинарий җылылык 8 градуска кадәр булганда да көчле үсә, тамыры да көчле, ә карбызныкы исә алай түгел. Шуңа күрә бу кабакның сабагын кисәләр дә карбызга ялгыйлар. Бу тәҗрибәдә төрле ысул кулланырга мөмкин. Мәсәлән, тамырын кисмичә ялгау да уңышлы. Андый очракта тамырлар бер атна дәвамында ялгана. Аннары кисеп кенә аласың. Ә кайбер вакытта ялганып өлгермәскә дә мөмкиннәр. Ике ысулны да кулланырга була, ләкин тамырларны ябыштырып, күбрәк карбыз алырга мөмкин, ә кисеп ялгау исә күбрәк игътибар таләп итә, – дип сөйли ул.

Сүз уңаеннан, лагинарийның орлыгы бик каты, шуңа күрә аның урынына башка кабаклар да кулланыла. Рамил исә ул кабакларны Япониядән кайтартып утырта.

Карбызлар турында тагын бер кызык факт: әгәр өлгереп бетмәсә, аны тозларга ярый. Быел үзе дә тозлап карарга уйлый. «Бәрәңге урынына да карбыз утыртам әле», – ди, алдына зур максатлар куеп.

Карбыз утырту эшенә тотынгач, авыл халкы шаккаткан үзенә. Җәй көне төзүчеләр килгәч тә, ышанмый торганнар. Карбызын алып чыгып күрсәткәч кенә инанганнар. «Авыл халкы яңалыкка омтылмый», – дип борчыла Рамил. Бу хакта ул болайрак диде: «Бәрәңге берәр елны уңыш бирмәсә, аны икенче елны утырмыйбыз, димиләр бит, ә нигә карбызны утыртырга курка икән авыл халкы? Шуны һич аңламыйм», – ди. Аның башкаларга да әлеге тәҗрибәне күрсәтеп, күбрәк карбыз утыртасы килә. Мәктәп укучыларына да карбыз утырту серләрен өйрәтергә исәбе бар. Ә үзе исә утырту ысулларын «ВКонтакте»да нигездә Русия төбәгеннән булган бакчачылар төркеменнән өйрәнә, үз тәҗрибәсеннән чыгып, киңәшләрен бирә. Ютубта үз каналын да булдырып, видеоларын урнаштырырга өлгергән. Кыскасы, ул әлеге шөгылен бик ярата һәм башкаларга да киңәш итә. «Вакыт кына җитсен, күпләп утыртырга әзер мин карбызны!» – ди бакчачы.

Карбыз уңышлы үссен өчен Рамил Халиковтан берничә киңәш:

Әгәр дә карбызны прививкасыз (ялгамыйча) утыртырга уйлыйсыз икән, 60-70 көндә өлгерә торган сортларын алырга кирәк. Иң яхшысы – кабакка ялгау. Аның өчен лагинарий кабагы уңайлы. Бу декоратив кабакка теләсә нинди сортлы карбызны ялгарга мөмкин.

Туфракны яхшыртырга кирәк. Мәсәлән, ком, үлән өстәргә була, иң мөһиме: ул җылы булсын. Әгәр дә сез карбызны лагинарийга ялгасагыз, ул гади туфракта да үсә алачак.

Карбызны гадәттә 20-25нче апрельләрдә савытларга утырта башлыйлар һәм май ахырында – июнь башында даими урынга күчерәләр.

Теплицада карбыз тизрәк өлгерә, чөнки анда бөтен шартлар бар һәм иртәрәк тә утыртырга була.

Суны яхшы сибәргә кирәк, тик өлгергән вакытта суны күп сибәсе түгел, чөнки карбыз сулы булачак.

Рамка: карбыз тозлау рецепты:

  • Карбызны юарга һәм өчпочмак рәвешендә берничә өлешкә кисәргә.
  • Киселгән өлешләрне кайнар сулы банкага салырга.
  • Карбызларны 10 минут кайнар суда тотарга һәм суны кәстрүлгә агызырга.
  • Суны плитәдә кайнатырга һәм карбызлы банканы кәстрүлгә 5 минутка утыртырга.
  • Тозлык ясау: 1 литр суга 50г тоз һәм 30 г шикәр комы салып, кайнатып чыгарырга. Тозлыкка шулай ук имбирь, мускат чикләвеге салырга була.
  • Тозлы суга банкадагы карбызларны салырга. Һәр бер литрлы банкага 1 чәй кашыгы серкә кислотасы (70%) өстәргә.
  • Банкаларны караңгы салкынча урынга куярга.

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии