«Зәңгәр кит»ка алмашка – АУЕ?

«Зәңгәр кит»ка алмашка – АУЕ?

Татарстанда яшүсмерләр җинаятьчелеге киң колач җәя бара. Бу юлы проблемага игътибарны беренче булып өстәгеләр үзләре җәлеп итте: башта Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «яшүсмерләр җинаятьчелеге арта» дип хисап тотты, аннары бер-бер артлы Тикшерү комитеты, ФСБ… Узган атнада исә бу мәсьәләне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контроленә алуы мәгълүм булды.

Моннан ике ел элек нәкъ шушы вакытта без интернеттагы «үлем төркемнәре» – балалар утырырга ярата торган «Зәңгәр кит», «Кызыл ябалак» һәм башкалар турында язган идек. Ул вакытта бу теманы матбугат та бик яктыртмады (дөрес, берничә басма безнең язманы урлап дигәндәй, күчереп бастырды), җитәкчеләр дә проблема барлыгын танымады. Ә проблема бар иде. Социаль челтәрдәге «үлем төркеме»ндә утыручы балаларның үз-үзләренә кул салуы хакында хәбәрләр әледән-әле ишетелеп торды, берзаман алар шактый күбәеп китте. Шуннан Роскомнадзор ул төркемнәрне яба, ата-аналар үзләре дә андый куркыныч төркемнәр турында җиткерә башлады. Дәүләт матбугат чараларында бер-бер артлы «фәлән үлем төркеме ябылды» дигән хисаплар китте. Кыскасы, проблемага җәмәгатьчелек тә, матбугат та, җитәкчелек тә игътибар итте.

Бу юлы исә проблема турында өстәгеләр үзләре матбугатка җиткерде. «Чир»не яшереп калдырырга тырышмадылар – сөйләделәр. Бу, әлбәттә игътибардан читтә кала алмый.

Прокурор хисабында мондый саннар бар: 2019нчы елның сентябренә яшүсмерләр катнашында 681 хокук бозу очрагы теркәлгән. Узган елның шул вакытында 587 очрак булган. Яшүсмерләрнең авыр һәм бик авыр җинаять кылуы, шулай ук төркем белән хокук бозу очраклары да. Балигъ булмаганнарның җинаять кылуы бигрәк тә Казан, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Баулы, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш, Тукай һәм Чистайда еш күзәтелә икән. Бу исемлектә Чаллы юк, гәрчә соңгы вакытта бу шәһәрдән дә куркыныч хәбәрләр күп килә.

Хокук сакчыларының игътибарын аерым гына эш итүче яшь хулиганнардан бигрәк, төркем-төркем булып йөрүче яшүсмерләр җәлеп иткән. АУЕ хәрәкәтенең яңа дулкыны турында сөйлиләр. АУЕ («арестантский уклад един») – балигъ булмаганнар арасында караклылыкны пропагандалый, криминаль гамәлләргә җәлеп итә, төрмә тормышы белән кызыксындыра торган формаль булмаган берләшмә. Хокук сакчылары аңлатуынча, бу хәрәкәткә эләккән яшүсмерләр талау, караклык белән шөгыльләнә, ә җыелган акчаның бер өлешен төрмәдә утыручы «лидерлар»ына җибәреп бара. АУЕ хәрәкәтендәгеләр кешеләрне җәберләүләрен, кыйнауларын видеога төшереп, социаль челтәрләргә куярга ярата. АУЕның билгеле бер идеологиясе, үзләренең шигарьләре бар, алар үз гамәлләрен курыкмыйча, күрсәтеп эшли, хәтта төрмәдән дә курыкмыйлар. Ә кемдер бу төркемнәрне «группировкалар»ның кире кайтуы дип атый.

Тикшерүчеләр Чаллыда 5 шактый зур җинаятьчел төркемнең булуы турында белдерә: «Белята», «Маслята», «Тумановские», «Тихие» («25нче комплекс»), «48нче комплекс». Болары – исемнәре телдә булганнары гына әле. «Белята» дигәнендә 70ләп үсмер исәпләнергә мөмкин, ди. Аларның үз «общагы» бар, төркемнең һәр әгъзасы анда ай саен 1000 сум кертеп барырга тиеш икән. Акча кертергә теләмәсәң, кыйнап аталар. Кыйнаганны видеога төшереп, интернетка эләләр. Үсмерләр җыйган акчасын Түбән Камадагы 4нче колониягә Ленчик исемле берәүгә җибәреп барган, дип хисап тотты тикшерүчеләр. Бу язманы әзерләгәндә «Белята»ның «ВКонтакте» төркемен тапмадык: әллә япканнар, әллә адресын алыштырганнар. Соңгы мәгълүматлар буенча, анда 1700дән күбрәк үсмер торган.

Түбән Камада да шушы тема буенча түгәрәк өстәл уздырдылар, аны шәһәр мэры Айдар Метшин үзе алып барды. Шәһәрдә яшүсмерләр тарафыннан хокук бозу очраклары бер ел эчендә 70 процентка арткан икән. Метшинның бер сүзе аеруча игътибарны җәлеп итте: мәгариф хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп: «Әйдәгез, килешик. Сез яшүсмерләрнең ниндидер төркемнәре турында белсәгез, безгә хәбәр итәсез. Ә без моны мәктәпнең күрсәткечләренә, рейтингына кертмәбез. Моннан куркырга, моны яшерергә кирәкми. Киресенчә, әгәр андый төркемнәрне белеп тә дәшмәсәгез – моны тискәре кабул итәчәкбез», – диде ул. Гомумән, Чаллы тикшерүчеләренең дә, хисап тоткан башка хокук сакчыларының да тел төбендә «укытучылар җинаятьчел төркемнәр турында белә – безгә әйтми» дигән гаепләү ята кебек тоелды. Билгеле, әйтмиләр: уку йортының рейтингын төшерәсе килми бит. Укытучылардан тәрбияче роле тартып алынды, хәзер алар документ тутыру, БДИны яхшы бирдертү һәм уку йортының күрсәткечләрен яхшырту функциясен башкара. Әле тагын сайлаулар вакытында өстән кушылган планны үтиләр. Яшь хулиганнарны йә күрмиләр, йә күрмәмешкә салышалар…

Яшүсмерләр берләшкән төркемнәр «группировка»мы, АУЕмы – анысын хокук сакчылары үзләре дә төгәл генә әйтеп бирә алмый. Ләкин көн кебек ачык булганы шул: үсмерләрдән торган җинаятьчел төркемнәр ишәя һәм бу проблеманы хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Бу тема ата-аналарны, укытучыларны гаепләү белән генә йомылмасын иде инде.

ФИКЕР

– Яшүсмерләр җинаятьчелеген гомуми җинаятьчелектән аерып карарга ярамый. Балаларның гамәлләре күпчелек очракта безнең – олылар эше нәтиҗәсе.

Бездә гадәттә ничек: бала беренче тапкыр хокук бозса, ата-анасы аны бетереп сүгеп ата, «Мин синең өчен кызарырга җыенмыйм, теләсәң нишлә!» дип тә өсти. Син аның өчен кызарачаксың, чөнки ул синең балаң! Син аның өчен борчылырга, кызарырга, еларга, аны уйларга, аңа ярдәм итәргә тиеш. Башкача була алмый. Бу безнең җаваплылыкта.

Яшүсмерләр җинаятьчелеге төркеменә тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр генә эләгә, дию дөрес түгел. «Риск төркеме»нә 13-16 яшьлек балалар керә. Нәкъ менә шушы чорда бала шәхес буларак формалаша, бу тормышта үз урынын, үз юлын эзли башлый. Бу – олы тормышның тәмен татып карау чоры да. Ә ул тормышта баланы кызыктыра торган әйберләр бик күп.

Әгәр олы ир-ат интернетта снюс (тәмәкенең бер төре) рекламалый, аны дөрес һәм әти-әни аңламый торган итеп кулланырга өйрәтә икән – менә бу фаҗига! Бу – балаларны сату! Олы кешенең баланы начар гамәлләргә кызыктырырга хокукы юк! Мин мондый продукцияне рекламалауны тыюны вакыт эше дип саныйм. Андый нәрсәләр сатучыларга җәзаны катгыйландыру турында да уйларга кирәк.

Ләйлә ФАЗЛЫЕВА, Татарстан Премьер-министры урынбасары

(Чыганак: KazanFirst)

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында баланың АУЕ тәэсирендә булу ихтималлыгын күрсәтә торган билгеләр басылып чыкты. Моны белеп тору комачауламас!

  1. Балада үз-үзенә кул салырга омтылыш билгеләре барлыкка килү: төшенке һәм еш үзгәрүчән кәеф, кызып китүчәнлек, аппетиты югалу, еш борчылуы, игътибары кимү, битарафлык, йоклый алмау яисә киресенчә бик күп йоклау һәм башкалар.
  2. Баланың нәрсәнедер яшерергә тырышуы.
  3. Тәнендә ниндидер сәер рәсемнәр, караклылыкка ишарәли торган язулар барлыкка килү.
  4. «Блатной» сүзләр кыстырып сөйләшә башлау.
  5. Баланың караклар темасын ачып бирә торган рэп, шансон юнәлешендәге музыка белән кызыксына башлавы.
  6. Киенү стиле үзгәрү, киемнәрендә экстремистик оешмаларның символикасы барлыкка килү.
  7. Баланың холкы үзгәрү: кирәгеннән артык агрессия, мәктәпкә барырга теләмәү, аралашу мохите үзгәрү һ.б.

НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

  1. Баланың социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен игътибар белән күзәтеп барырга, кем белән аралашуын, нәрсә белән кызыксынуын белеп торырга.
  2. Әгәр балагызның шикле яки тыелган төркемнәрдә теркәлгәнен ачыкласагыз, бу төркемне ябуны сорап, Роскомнадзорга гариза язарга кирәк.
  3. Кирәк булган очракта, баланың холкындагы үзгәрешләр турында класс җитәкчесенә, педагог-психологка яки белем бирү оешмасындагы социаль педагогка хәбәр итәргә.

Чыганак: Түбән Кама районы рәсми сайты

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

Онытмагыз җанисәптә «Мин – татар» дип язылырга!

Бүген «Ай-һай хәлләр: җанисәп» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Бу теманы бигрәк үз иткәнсез, шигырьләр бик күп килде. Урын чикле булу сәбәпле, аларны кыскартып кына бирәбез. Гадәттәгечә, ике җиңүчебез бар. Алар – Буадан Динә Камалетдинова һәм Чаллыдан Әфтах Шәмсиев. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Әткәм-әнкәм теле тиздән,

Тарихта калыр кебек.

Ике татар кушылудан,

Урыс чыга сикереп.

Ай-һай әле монда хәлләр,

Җанисәп ничек үтәр?

Милләт булып калыйм, дисәң,

Татар исемен күтәр!

Гөлфирә ХӘСӘНОВА,

Әтнә районы, Олы Әтнә авылы

Яңа елда тагын җан исәбе,

Тик үзләрен кем дип атарлар:

Татар фамилияле урыслар һәм

Урыс фамилияле татарлар?

Ни кызганыч, катнаш никахлардан

Һич тә тумый татар баласы.

Яшьлектәге шушы хаталардан

Олыгайгач гыйбрәт аласы.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы

Русиядә урысларның

Санын арттыру кирәк.

Урыслар бетеп баралар –

Бала табучы сирәк.

Җанисәпнең төп бурычы –

Милләт болгату инде.

Үз файдасына булмаса,

Оештырмаслар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр, җанисәпкә

Керешергә уйлыйлар.

Юкка-барга кешеләрнең

Башын бутап туймыйлар.

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Татарларны бетерергә

Чыгар төрле карарлар.

Гәрәйләрне «Григорий» дип,

Урыс итеп язарлар.

Татар халкы кыю иде,

Тик мескенләнә бара…

Горурланып, «Мин – татар!» дип,

Яздыру ягын кара!

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Татарларны төрле сортка бүлеп,

Типтәр, мишәр диеп язарлар.

Болары аз санлы халык икән,

Диеп мәктәпләрен ябарлар…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Татар халкы күптән бу дәүләтнең

Тамагында сөяк булып тора.

Йота алмый.

«Ничек йотарга?» – дип,

Бер-бер артлы төрле план кора.

Шушы максат өчен ул мәкерле,

Әшәке эш эшләргә дә әзер –

Татар халкын бүлеп ваклар өчен,

Җанисәпне кулланачак хәзер.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Күрше авылда керәшеннәр яши,

Татар каны ага аларда.

Гореф-гадәт, диненә карамастан,

Татар булып язылыр алар да.

Җан дуслар безнең – мишәрләр,

Алар да бит мишәр-татарлар.

Санау кәгазенә кул куйганда,

«Без – татар!» дип тамга салырлар.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Ялгышлыклар җибәрмәгез

Җан исәбен алганда.

Тырышырлар үзегезгә

Ялган исем тагарга.

Онытмагыз җанисәптә

«Мин – татар» дип язарга!

Әфтах ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

Җан исәбен алып,

Түләргә салым китерәләр.

Чүп өчен дә түләттереп,

Бөтен акчаны бетерәләр.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Җаныбыз төшмәсен үкчәгә,

Елдырым шикелле ялтырап.

«Татар» дип яздырыйк, җәмәгать!

Җиткәндер яшәргә калтырап.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Санап-санап карыйлар да,

Бетми татар бәгырем!

Татар бетсә, кем туйдырыр

Өстәгеләр өерен?!

Зәйнәп ЗӘКИЕВА,

Актаныш районы, Мерәс авылы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии