Кулыңны өеңдә юып кил, «бюджетник»!

Кулыңны өеңдә юып кил, «бюджетник»!

Балтачта электр энергиясен янга калдыруның җаен тапканнар. Бюджетта эшләүчеләргә эш урыннарында телефоннарына заряд җыйдыруны тыйганнар. Ничу монда бюджет акчасын сарыф итеп утырырга!

Дөрес, Балтачның Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов имзалаган документ интернетта таралып, федераль үзәккә үк барып җиткәч, бу карарны гамәлдән чыгарып та куйдылар. Барлы-юклы ике-өч көн генә яшәп калды бичара. Бу вакыт эчендә әллә никадәр электр энергиясен дә янга калдыра алмагандыр Балтач. Аның каравы исеме бөтен илгә танылды!

Карар инде гамәлдән чыгарылса да, бу хакта язарга булдык әле. Балтач чыгарган «мөгез» тарихта калырга тиеш.

Карар ике өлештән тора:

«Район башлыгы Рамил Нотфуллинның, кулланылган электр энергиясе күләмен контрольгә алырга кирәклеге турындагы карарын үтәү өчен, барлык оешмаларда ай дәвамында кулланылган электр энергиясе күләмен теркәп бара торган журналлар булдырырга карар итәм.

Шулай ук электр энергиясен экономияләү мәсьәләсен аерым күзәтүгә алырга, оешмаларда кесә телефоннарын, смартфоннарны, электр чәйнекләрен (туклану урыннарыннан тыш) электрга тоташтыруны тыюны сорыйм».

Менә шул телефоннар-чәйнекләр турындагы өлеше гамәлдән чыгарылды. Шау-шу киткәч, хакимияттә бу карарны «ул электрны экономияләү максатында түгел, куркынычсызлык кагыйдәләрен тәэмин итү максатында кертелгән иде» дип аңлаттылар. Ләкин бит интернетта таралган документта сүз нәкъ менә экономия турында бара. Кәгазьгә язылып, мөһер куелганга күбрәк ышанабыз без.

Шунысы кызык: әле февральдә генә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район советы сессиясендә Балтач башлыгы Рамил Нотфуллинның эшен тәнкыйтьләгән иде. Социаль-икътисади үсеш буенча Балтач республика районнары арасында 44нче урында тора. «Районның бюджетка керткән үз табышы бик аз – гомуми бюджетның нибары 19 проценты гына. Күрше районнардан үрнәк алырга кирәк. Сез бит инде хөрмәтле кеше. Көндез барып күренеп йөрисегез килмәсә, төнлә барып карагыз», – дигән иде «глава»га Мөхәммәтшин. Менә, пажалысты, чарасын тапканнар Балтачта. Дөрес, районның бюджетка кертемен арттыру чарасын түгел, бюджет акчасын янга калдыру чарасын. Рамил Нотфуллин төнлә кайсы районга баргандыр да, кайсыннан «үрнәк» алгандыр (бу карар – Балтач чыгарган мөгез түгел, гомуми практика, дип аңлатмакчы булалар бит әнә), тик башка районнарда телефонга заряд җыйдыруны тыйганнарын ишеткән юк иде әле. Бу чара барып чыкмады, кыскасы, хәзер яңаны уйларга кирәк инде.

Экономия турында уйлый башласаң, янга калдырыр нәрсәләр байтак ул үзе. Мәсәлән, суны экономияләү максатында кул юуны тыярга була. Өйләрендә юып килсеннәр. Бәдрәфкә йөрүне дә чикләргә кирәк – сан ягыннан да, вакыт ягыннан да. Сүз уңаеннан, бәдрәф кәгазен дә өйдән алып килергә кушарга була. Нәрсәгә шундый вак кына нәрсәгә дә дәүләт казнасыннан түләнергә тиеш әле! Һәм, гомумән, якынрак яшәүчеләргә йомышларын өйләренә кайтып йомышлау турында закон кертергә була. Аннан соң хәзер көн озыная – «Ильич лампалары»н да тыеп торырга кирәк. Ә болытлы көннәрдә шәм кулланырга – менә тагын күпме акча янга калачак.

Акчаны тагын да янга калдырам, диләр икән инде, җитәкчеләрнең эш машиналарында һәм эш бүлмәләрендәге кыйммәтле җиһазларда экономияләргә мөмкин. Ләкин аңа кадәр үк барып җитмәс үзе, андый ук корбаннар кирәк булмас. Балтач хакимиятендә «Безнең гәҗит»не яратып укыйлар дип беләбез. Бәлки, без санап киткән тәкъдимнәргә дә игътибар итәрләр әле.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Сәер тыюлар Балтачта гына түгел, чит илләрдә дә бар. AdMe.ru сайты планетаның төрле почмакларындагы шундый тыюларны барлаган.

  1. Швейцариянең Бергюн коммунасында фотога төшерү тыелган. Бу тыю әле күптән түгел генә – 2017нче елда гына кертелгән. Җирле хакимият моны болай аңлата: «Отпускы вакытында төшергән фотоларны социаль челтәрләргә кую үзләре шул җиргә бара алмаган кешеләрнең кәефен кыра». Кагыйдәне бозсаң, 5 швейцар франкы күләмендә (якында 321 сум) штраф яный. Шулай да җирле халык үз участогын фотога төшерә ала. Тыю туй фотосессияләренә һәм үтеп бара торган поезд тәрәзәсеннән төшерелгән фотоларга кагылмый.
  2. Американың Колорадо штатында кар атыш уйнарга ярамый. Җирле хакимият кар атуны таш һәм башка куркыныч әйберләр атуга тиңли. Шуңа күрә уйнап кына кар аткан өчен дә штраф чәпәргә мөмкиннәр.
  3. Канадада, әгәр син чын сихерче булмасаң, сихер белән мавыгу тыела. Ягъни сихерче булсаң – бул, ләкин сихерче булып кыланма. Кешенең чын сихерчеме-юкмы икәнлеген ничек дәлилли торганнардыр, ләкин сихерче булмый торып та сихер белән шөгыльләнгәннәрне җаваплылыкка тарту очраклары билгеле. Әйтик, 2012нче елда бер ялган сихерчегә 14 мең доллар штраф түләткәннәр. Ул бер хатынның бозымын чыгарырга алынган булган. Менә бу тыюны бездә кертсәң дә булыр иде ичмасам!
  4. Кытайда вакыт машинасында сәяхәт турындагы фильмнар һәм сериаллар тыелган. Булмаганны күрсәтеп, халыкның башын катырырга кирәкми – закон чыгаручылар шул фикердә.
  5. Күпчелек илләрдә почта аша корал һәм куркыныч матдәләр җибәрергә ярамый, ә менә Италиядә почта аша эшләпә, аяк киеме, уенчыклар (агач уенчыклардан кала), ясалма чәчәкләр, кыңгыраулар, музыка уен кораллары, сәгатьләр, фотоальбомнар, каһвә һәм күннән эшләнгән әйберләр җибәрү тыелган.
  6. Сингапурда сагыз сату тыелган, аны читтән кертү дә ярамый. Дәвалау максатында кулланыла торган сагызларны сатарга гына рөхсәт бар. Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю үзенең мемуарларында болай дип язган: «1980нче елларда сагыз бер бәлагә әйләнде! Вандаллар аны йозак тишекләренә, лифт төймәсенә, почта тартмаларына ябыштыра иде». Урамнарны сагыздан чистартуга күп акчалар түгелгән, шуңа күрә бу «зәхмәт»не бөтенләй тыярга булганнар.
  7. Япониядә эшләүче кешеләргә артык авырлык җыю тыела. 40-75 яшьлек японнарның бил әйләнәсен үлчиләр, ирләрнеке – 85 см, хатын-кызларныкы 90 см.дан артмаска тиеш икән. Нормадан артып китсә штраф сукмыйлар, артык авырлыктан котылырга ярдәм итәләр, ди.
  8. Германия автомагистральләрендә (анда аларны автобан диләр) машинаның бензины бетеп туктарга ярамый. Юл уртасында туктап калган машина куркыныч тудыра, ди җирле хакимият. Бензиның бетсә туктамый хәлең юк, әлбәттә, ләкин бу очракта штраф түләргә туры киләчәк.
  9. Норвегиянең Шпицбергенда Лонгйир шәһәрендә… үләргә ярамый. Закон нигезендә тыелган бу. Әгәр әлеге шәһәрдә берәрсе үлем түшәгенә ятса яки җитди яраланса, аны тизрәк Норвегиянең башка берәр шәһәренә алып китәләр икән. Әгәр инде кеше барыбер дә шушы шәһәрдә үлеп китә калса, аны монда түгел, ә Зур җиргә алып барып җирлиләр. Мәңгелек туңлык хөкем сөргән шәһәрдә мәетләр җиргә иңдергәч тә таркалырга өлгерми, шунлыктан куркыныч ак аюларны җәлеп итәргә мөмкин, дип шулай эшлиләр икән.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

Безнең күңелләрдә яз инде!

Бүген «Ай-һай хәлләр: яз җитте» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Яз турында бик матур шигырьләр кабул итеп алдык. Барысын да бастырыр идек тә бит, тик газетада урын чикле, шуңа күрә һәр авторның бер-ике куплетын гына бирәбез. Урамда кар эреп бетәргә җыенмый, әле сыерчык бураннары котырса да, «яз килде» дигән шигырьләрне укып, кәефләрегез күтәрелсен әле!

Гадәт буенча, бу айда да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Сарманнан Әнәс Ибәтуллин һәм Мамадыштан Саймә Исмәгыйлева. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Яз кояшы җиргә бакты,

Кышның ак юрганын ачты.

Кышка алмашка яз килде,

Җирне йокыдан уятты.

Яхъя ЙОСЫПОВ,

Башкортстан Республикасы, Бүздәк районы,

Картамак авылы

Челтерәде язгы сулар,

Сыерчыклар сайрады.

Чертләп ачылган бөрегә

Фатыйхасын биреп яфрак,

Җирдән урынын алды.

Зәйнәп ЗӘКИЕВА,

Актаныш районы, Мерәс авылы

Яз сулышын табигатькә өрде,

Башланды төрле үзгәрешләр.

Озак тормас, тиздән бозлар китәр,

Күп булыр уңай күренешләр.

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Кичә иртән көчле буран иде,

Төш турысында әзрәк яңгыр койды,

Ә аннары тагын салкын килде…

Әмма күңел инде язны тойды!

Бүген менә тагын буран дулый,

«Мин китмәскә килдем! У-у-у-у!» – дип улый.

Әй Раббыбыз, кышны аз ит инде!

Безнең күңелләрдә яз бит инде!

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Язлар җитте, җылы җилләр исте,

Тау башлары кардан арынды.

Яз дигәндә, Ходай сихри көчен биреп,

Уята ул барлык җиһанны.

Әфтах ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

Яз килде галәмгә!

Юл бирегез, кешеләр!

Яз белән бергә килсен

Бәхет, якты өметләр!

Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы

Менә ямьле яз җитте,

Бераз кар да эреде.

Йөзебезгә кояш нуры

Бәхет булып сирпелде!

Озакламый күк йөзендә

Очарлар парлап кошлар.

Һәркемгә дә бу язларда

Явар мулдан уңышлар!

Ризидә СИТДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

Кичә генә салкын февраль иде,

Бүген инде ямьле яз җиткән.

Кыш бабай да, җылы тунын салып,

Китәргә дип юлга ат җиккән.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Кышны үртәп язгы кояш көлә,

Нурга күмә туган җиремне.

Шатлык өсти-өсти йөрәкләргә,

Әйдә, яз, син түргә уз инде.

Карашыңнан, назлы сулышыңнан

Йокыдагы гөлләр уянсын.

Басуларның ачылганын күреп,

Игенченең күңеле куансын.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Кояш елмая аяз күктә,

Яратып карый җиргә.

Бер ел буе читтә йөргән

Язны кайтарган илгә.

Венера МИНАҖЕВА,

Менделеевск шәһәре

Язны ел да көтеп алам,

Бу көннәрдә нык назланам.

Әйтерсең лә мин һәр язда

Яшьлегемә кайтып алам.

Фәрит ЗАКИРОВ,

Арча районы, Мөндеш авылы

Табигать уяна, тормыш

Җайлана барсын иде.

Яз белән арзан бәяләр

Әйләнеп кайтсын иде.

Яз көннәре шатландырсын,

Гомумән, кешелекне.

Җитәкчеләр якласыннар

Һәрвакыт гаделлекне.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр: яз җитте,

Ак сакаллы кыш китте.

Язгы кояш җир өстенә

Алтын нурларын сипте.

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Сулык-сулык тамчы тама,

Кышның соңгы көне, диеп.

Ат тоягы салган эздә

Чыпчык коена ду килеп.

Кышлар тагын үтте, диеп

Елама син, тамчы сеңел.

Кышларның соңы булса да,

Яшәүләрнең соңы түгел.

Әнәс ИБӘТУЛЛИН,

Сарман районы, Яхшы-Каран авылы

Ай-һай хәлләр: яз җитте,

Ачылды күкнең чите.

Авырып яткан картның

Алсуланды йөз-бите.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Тал да бәбиләр чыгарган,

Песи йөри чаптырып.

Кешеләр көлә, елмая,

Дөнья китте яктырып,

Яз җитте бит, яз, диеп.

Саймә ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Мамадыш районы, Түбән Сөн авылы

Менә тагын яз җитте!

Өйләрдә дә яз исе.

Тәрәзәмне ачып куйсам,

Тоям рәхәтлек хисе.

Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии