Вакцина: ясатыргамы, әллә Путинны көтәргәме?

Игътибар иттегезме икән, бу арада дөнья бер сүзне бик еш кабатлый. Юк, «коронавирус» түгел. Вакцина. Күмәк вакцинация башлану белән бергә сүзе дә тормышыбызда үз урынын тапты. «Ай-һай хәлләр: 2021нче елдан ни көтәргә?» дигән бәйгебезгә килгән шигырьләрнең дә күбесендә шул тема кузгатылган. Берәү, мәсәлән: «Барыбыз да вакцина ясатсак, коронавирусны җиңәрбез», – дип язган. Шул ук вакытта икенче фикер дә бар. Казанда югары уку йортында укучы бер студент сөйләп торды: «Әби «балакаем, берүк коронавирустан прививка кадатам дип йөри күрмә» дип әйтеп җибәрде»… Ясатыргамы-юкмы? Гомумән, вакцина турында нәрсә беләбез соң?

Коронавирустан вакцина дигәч, күпләрнең күз алдына Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге белгечләре ясаган «Спутник V» (икенче исеме – «ГамКовидВак») килә. Шулай булмый ни, үзебезнеке, дөньяда беренче булып теркәлгән вакцина бит ул! Хәзер халыкка да шуны кадыйлар, шуңа исеме гел телдә. Ә гомумән алганда, дөньяда коронавирустан вакциналар бик күп. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) атнага ике тапкыр исемлекне яңарта. Бу язма әзерләп тапшырылганда оешма сайтында клиник тикшеренүләр этабын узган – 64, әлегә тикшеренү стадиясендә булган 173 вакцина теркәлгән иде. Русиядә җитештерелгән «ЭпиВакКорона» турында да күп язылды. Анысын әле күпләп кадамыйлар. Америка галимнәре эшләгән «Pfizer» вакцинасы да телдә. Яңа гына табадан төшкән президент Джо Байден да үзенә шуны кадатты.

Галимнәр үзләре дә шаккатып сөйли: санаулы айлар эчендә моның хәтле вакцина уйлап табарлар дип ышанмаган булганнар. Таҗлы вирус әнә шулай тиз-тиз эшләргә өйрәтте. Ләкин «балакаем, прививка кадата күрмә» дип әйтеп җибәргән әбине шул тизлек куркыткан да инде. Ашык-пошык эшләнгән эшнең кайчан хәерле булганы бар, дип уйлагандыр. Аның кебек уйлаучылар байтак ул. Чыннан да, «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге 92 процент дисәләр дә, тикшеренүләр әле һаман да дәвам итә. Икенче төрле әйткәндә, хәзер прививка кадатучылар – тәҗрибә куяннары. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләп иткәнчә, вакцина киң кулланылышка чыгарылганчы 3 тикшеренү фазасын үтәргә тиеш. 1нче фазада берничә дистә кеше генә тикшерелә. Икенчесендә 100ләп кешедә сынау уздырыла, препаратны нинди дозада кертергә кирәклеген ачыклыйлар. Ә инде 3нче фазада вакцинаны теләк белдергән дистә меңләгән кешедә сынап карарга тиешләр. Русиядә 40 мең кешедә сыныйсылар дигәннәр иде. Ләкин «Спутник V»ның 3нче фаза тикшеренү хисабы никтер һаман да ачык чыганакларга куелмаган әле (беренче 2 фаза буенча хисап «The Lancet» журналында басылган). Ягъни әлегә «нәтиҗәле» дигән тамганы шартлыча йөз кешегә ясалган вакцинага карап кына суга алабыз. Өстәвенә, бу төркемдә 30 яшьтән өлкәнрәк кеше булмаган диярлек. «Вакцинаны хайваннарда сынап карау нәтиҗәсен дә белмибез, Русия эксперт комиссиясенең беркетмәсе дә басылмады әле», – дип яза «Медуза». Югыйсә, федераль закон, нинди дә булса даруны базарга чыгарырга рөхсәт биргән эксперт комиссиясе нәтиҗәсе ачык чыганакта бастырылырга тиеш, дип әйтә дә бит… Менә шуңа күрә шикләнүчеләрне аңларга була.

Фәнни тикшеренү нәтиҗәләре булмагач, прививка ясаткан кешеләр телеграмм-каналларда үзләре сынау үткәрә башладылар. Вакцина ясатканнан соң булган тәэсирләре белән уртаклашалар. Прививкадан соң хәл китү, температура күтәрелү, баш авырту күзәтелде, дип язалар. Беренче дозаны кадаткан кешеләрнең – 24 проценты, ә инде 2 дозасын да кадатканнарның 36 проценты «бернинди тискәре тәэсире дә булмады» дигән («Бизнес-онлайн»).

Интернетта «вакцина ясатканнан соң үлде» дигән хәбәрләр дә күренгәли, рәсми органнар аларны ялган хәбәр дип кире кагып бара. Моны болай аңларга кирәк: прививка ясатырга килгәндә кешедә ОРВИ билгеләре булмаса, коронавируска тест тапшырып торасы юк. Вакцинаның беренче дозасын кадыйлар да, 21 көннән икенче дозасын кадатырга килерсең дип, кайтарып җибәрәләр. Ә бу вакытта инде кешенең ковид эләктергән булуы да ихтимал – кемдәдер чир сиздермичә билгесез генә дә уза, үпкәнең фәлән процентын зарарлагач кына үзен сиздерә башлый бит. Саклык чаралары турында уйламаучылар вирусны 21 көнлек тәнәфестә, ягъни 2 доза арасында да эләктерергә мөмкин. Бу вакытта әле антитәнчекләр формалашмаган була. Гомумән, коронавируска каршы тора торган антитәнчекләр 2нче дозаны ясатканнан соң да барлыкка килми әле, аның өчен 40 көннән күбрәк вакыт үтәргә тиеш, диләр. Вакцина үзе үлемгә сәбәп була алмый, әлбәттә. Аның хәтлесен белү өчен җитәрлек тикшеренүләр узган. Күп дигәндә – иммунитет «сбой» биреп, антитәнчекләр формалашмаска, ягъни ясаткан прививка файдасыз булырга мөмкин.

Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, 2021нче елның беренче кварталында 20 млн.га якын русиялегә вакцина ясау көтелә, дип белдергән иде. Ул бушлай һәм һәр кешенең үз ихтыярында. Мәҗбүр итүләр булырга тиеш түгел. Ләкин булса да аптырамассың – системаның ничек эшләгәнен беләбез. Гәрчә әлегә бөтен кешегә дә җитәрлек доза булмаса да, җитәкчеләр тарафыннан өндәүләр ишетелә инде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та: «Йә син авырырга (ковид белән авырып терелгәннәрдә антитәнчекләр барлыкка килә. – Авт.), йә вакцина ясатырга тиешсең», – ди әнә. Ләкин вакцина ясатсаң да, авырмыйсың дигән гарантия юк. Шуңа күрә һәркем үзе хәл итсен. Беренчеләр рәтеннән кадатыргамы, әллә «Путин ясаткач барырмын әле» дип көтеп торыргамы…

26нчы гыйнварга булган саннар:

– бүгенгә Татарстанга 13 442 доза вакцина кайтарылган, шуның 84,7 проценты тотылган;

– барлыгы 11 384 кешегә «Спутник V» ясалган, шуларның 2016сы инде икенче дозасын да кадаткан;

– республикада 71 медицина учреждениесендә коронавирустан прививка ясау пункты оештырылган;

– 1896 медицина хезмәткәре вакцина ясау буенча махсус өйрәнүләр узган;

– февраль ахырына кадәр Татарстанга тагын 190 мең дозадан күбрәк вакцина кайтарылырга тиеш.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Нинди кагыйдәләре бар?

Элегрәк Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова вакцина ясатканнан соң 42 көн алкоголь эчәргә ярамый дигән иде. Ә хәзер «3 көн эчми торырга киңәш ителә».

Прививка кадатканның икенче көнендә температура күтәрелү, сызлану, укол ясаган урынның авыртып торуы күзәтелергә мөмкин. Бу нормаль хәл, дип тынычландыралар. Шуңа күрә һәркемгә нурофен, парацетамол, аллергиядән эчә торган дарулар алып куярга кушалар.

Вакцина ясатып иммунитет барлыкка килгәннән соң да санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Вирусны йоктыру куркынычы шул килеш кала, прививка бары тик аның җиңелрәк һәм тизрәк узуына гына гарантия бирә.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина, гриппка каршы прививка белән коронавируска прививка арасында бер ай вакыт үтсә яхшырак, дип белдерде.

Хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голикова әйтүенчә, COVID-19 белән авырып терелгәннәргә, антитәнчекләре нульгә якынлаша башлаган булса да, вакцина ясатырга кирәкми. Вакцина барыбер ковид кичергәннән соң формалаша торган күләмдә генә антитәнчек бирә, ди ул. Ләкин прививка ясатырга килгәндә антитәнчекләргә тест тапшыру соралмый.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Пенсияләр артып торса, калган ягы чурт с ним!»

Бүген «Ай-һай хәлләр: 2021нче елдан нәрсә көтәргә?» дигән бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килде. Аларның бер өлешен узган саныбызда бастырган идек инде. Бәйгебездә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез! Конкурс шартлары буенча, ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Казаннан Гөлзада Павлова һәм Азнакайдан Флера Максудова. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез!

Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә кирәк.

Аллаһ биргән сынауларга

Сабыр итәргә кирәк.

Инсаф ГЫЙНИЯТОВ,

Кукмара районы, Өлге авылы

Кәнәфиең бигрәк җайлы,

Егылып төшмә, Мишустин.

Пенсияләр артып торса,

Калган ягы чурт с ним!

Гөлзада ПАВЛОВА,

Казан шәһәре

«Безнең гәҗит»тә язалар:

Чутсыз икән ашлыклар.

Ипиләргә бәяләрне

Күтәрмәгез, башлыклар!

Гөлфирә ГАРИФУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Быел язлар матур килер төсле,

Вәгъдәләрен үтәр хөкүмәт.

Тик чынлыкны гайбәт дип бәяләп,

Булып алыр шау-шу, әкәмәт.

«Безнең гәҗит»кә дә кизәнерләр,

Яла яга, гайбәт яза, дип.

Ярдәменнән Ходай ташламасын,

Бирешмичә, һаман яшә, дим.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Халык санын алу татарларның

Бердәм милләт икәнлеген раслар.

Уйланыр да, милләтенә кайтыр

Татарлыктан качкан юка башлар.

«Милли мәгарифне булдырыйк!» дип,

Катгый таләп куяр замандашлар.

Татар теле, мескенлектән чыгып,

Милләт теле булып яши башлар.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Дәүләттәге чиновниклар

Халыкны хөрмәт итсен.

Кайгырта алмыйлар икән,

Үз урыныннан китсен!

Милли мәсьәләләрне дә

Бер дә онытмасыннар.

Кесәсенә акча җыеп,

Тиккә утырмасыннар.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Үгез белән сыер елы

Китерер зур уңышлар.

Шуны вәгъдә итә кебек

Быелгы карлы кышлар.

Тынычланыр дөньясы да,

Аллаһым куәт бирсә.

Аны беркем узалмавын

Һәр инсан үзе белсә.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Үгез елы шатлык елы булсын,

Вирусларны сөзеп үтерсен.

Нәселен дә саклап кала алсын,

Халыкларга муллык китерсен.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы Иске Абдул авылы

Аптыраган үрдәк кебек,

Артка гел сикерәбез.

Алга бик сикерер идек,

Ирек бирми түрәбез.

Үгезнең ярсу мөгезе

Сөзсә икән шуларны,

Куанычтан чабар идек

Кызганмыйча кулларны.

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

Коронавирус дигән афәт

Калсын Күсе елында.

Сәламәтлек бирсен Ходай

Безгә Үгез елында.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Үгез елына өмет бар,

Үгез көчне күп җыйган.

Күсене таптап сытар да

Тынычланыр бар җиһан.

Кешеләр дә инандылар,

Аллаһ ярдәм биргәнгә.

«Без булдырабыз!» дип түгел,

Көч Аллаһтан иңгәнгә.

Флера МАКСУДОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Үгез батыр, көче җитәр

Түрәләрне сөзәргә.

Алда тормыш матур булыр,

Хәзер кирәк түзәргә.

Әфтәх ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

Үгез сөзгән мал инде ул –

Мөгезенә юлыкма.

Бәлки, пандемияне дә

Чыгарыр әле юкка.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Көтәм синнән, 2021,

Коронавирусның бетүен.

Колак итен ашаган

«Ковид» сүзе китүен.

Ризидә СИТДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии