Гади акча түгел: яңа 1000 сумлык кемнең ачуын чыгарган?

Гади акча түгел: яңа 1000 сумлык кемнең ачуын чыгарган?

Тумаган тайга атланма – билен сындырырсың, дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Әле узган атнада гына Казанның үз акчасы була дип шатланган идек. Халык та яңа мең сумлыкларның бер ягына Казанның Сөембикә манарасы, Татарстан һәм татар халкының дәүләтчелеге тарихы музее төшереләчәк, дип сөенде. Тик Русия Үзәк Банкы 1000 сумлык әлеге купюраны чыгаруны туктатты. Сәбәбе – киң җәмәгатьчелекнең ризасызлыгында.
ТАРИХ СӨЙЛИ
16нчы октябрьдә Үзәк Банк 1000 сумлык купюраның яңа үрнәген тәкъдим итте. Банкнотның бер ягы тулысынча Түбән Новгородка багышланган. Анда Түбән Новгород Кирмәненең Никольская манарасы сурәтләнгән. Кире ягында – Казан күрше Уфаның археология һәм этнография музее белән янәшә урнашкан. Бу дини шау-шуга башлангыч бирде: сурәтләнгән Казан биналарының берсендә ярымай бар, ә икенчесендә тәре юк. Сүз Казан Кирмәне территориясендә урнашкан Сөембикә манарасы һәм Татарстан һәм татар халкының дәүләтчелеге тарихы музее турында. 
Республика тарихыннан ерак җәмәгать эшлеклеләре «храм» дип атаган әлеге бинаны чынлыкта Татарстан һәм татар халкының дәүләтчелеге тарихы музее дип атыйлар. Бу бина Сарай чиркәве буларак XVII гасырда төзелгән. Тарихи мәгълүматларга караганда, хан чорында гыйбадәтханә урынында Нур-Али мәчете урнашкан булган. XVIII гасырда чиркәү төзелә һәм Введенская буларак изгеләндерелә. Ул ике тапкыр янган, тик 1859нчы елда Николай I боерыгы буенча яңадан торгызылган. 1918нче елда чиркәү талана һәм ул ашханә итеп үзгәртелә. 2002не елда бина реставрацияләнә, хәзер ул музей буларак кулланыла һәм аның гөмбәзендә тәре юк.
Шул ук җәмәгатьчеләр «ярымайлы манара» дип, Казанның дини түгел, ә туристлык объекты булган Сөембикә манарасын атый. Элек аңа ике башлы бөркет куелган була. 1918нче елда Халык Комиссарлары Советы мөселманнарга милли тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен кайтару турында декретка кул куя. Шулай итеп, манарада ярымай пәйда була. 30нчы елларда аны алып ташлыйлар, 90нчы елларда кире кайтаралар.
– Сөембикә манарасының ае бар, чөнки XIX гасыр дәвамында нәкъ менә рус тарихчылары аның соңгы хан төзелеше икәнен исбатларга тырышкан. Ә татарларда манара астында мөһим шәхес күмелгән дигән риваять яшәгән. Әлеге мантыйктан чыгып, ярымайны анда беренче тапкыр 1918нче елда, ә икенче тапкыр 1993нче елда урнаштыралар. Рус авторлары манараны Казанның нугай патшабикәсе Сөембикә исеме белән бәйли, аны әдәби геройга да әйләндерә. Чынлыкта аның манарага бернинди дә катнашы юк. Татарларның җирләү турындагы башлангыч мәгълүматлары дөресрәк, чөнки 70нче елларда манара итәгендә Казан ханнары «мавзолеен» казып чыгаралар, ә аннан соң мәчет нигезен табалар, – дип аңлата туган як тарихын өйрәнүче Марк Шишкин «Бизнес Онлайн»га.
Шулай итеп, Сөембикә манарасы үз тарихына ханнар «мавзолее» һәм мәчетне ала. Ә аның янәшәсендәге музей – элеккеге чиркәү, тик аның тәресе юк. 
– Бу ситуация ике яклы. Берәүләр музейга тәре куйдырырга теләсә, мөселманнар элек монда мәчет булган, ай куегыз, дияр. Ул бит музей! Хәзерге вакытта манарадагы ярымайны Сөембикә турындагы риваятьләр белән түгел, ә нәкъ менә бу урында борынгы мәчет һәм мавзолейның урнашуы белән аңлаталар. Безнең үзенчәлек белән таныш булмаган кешеләр купюрадагы сурәттән дә хәйлә эзләячәк, – дип өсти тарихчы. 
Бүгенге көндә музей тулы көченә эшли. Моңа кадәр берәүнең дә: «Ник аның гөмбәзендә тәре юк?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәне булмаган, дип искәртә экспертлар. Музей дәүләтчелекнең барлыкка килү тарихын, дин һәм татар халкының гореф-гадәтләрен тасвирлый. Музей экспозициясе 2 мең елдан артык чорны үз эченә ала һәм татар халкы, ата-бабаларыбызның матди, рухи мәдәнияте предметлары белән таныштыра.
Экспозициядә Казан ханнары тәхете, Казанның меңьеллык тарихын раслаучы X гасыр чех тәңкәсе, XVI гасыр татарларының гарәп графикасы белән башкарылган язма үрнәкләре һәм башка уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Музейда даими рәвештә таныштыру һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.
АКЧА – БЕР, ФИКЕРЛӘР – ТӨРЛЕ
Яңа купюрага карата ризасызлыгын иң беренчеләрдән булып рухани, блогер Павел Островский белдерде. Ул үзенең Телеграмм-каналында: «Иптәшләр, сез анда бөтенләй курку дигән нәрсәне югалттыгызмы әллә?» – дип язган. 
– Бу бинаның хәзер нәрсә булып хезмәт итүендә бернинди мәгънә дә юк, чөнки әлеге купюраны кулланачак Русия халкының 99 проценты Казан Кирмәне тарихын белми. Алар өчен тәресез гыйбадәтханә һәм ярымайлы манара гына булачак, – дип тә өстәгән ул. 
Аның фикеренчә, Үзәк банк сайлаган купюра дизайны «дини низаглар тудыра»:
– Монда ике генә вариант бар. Беренчесе – дизайнерларның ахмаклыгы. Икенчесе – Татарстан мөселманнары тарафыннан элек тә очраган провокация. Беренче вариант булса – яхшырак. 
«Реальное время» хәбәренчә, чиркәүнең җәмгыять һәм ММЧ белән үзара мөнәсәбәтләре буенча Мәскәү патриархатының синодаль бүлеге рәисе урынбасары Вахтанг Кипшидзе, үз чиратында, яңа купюрада «бернинди проблема юк» дип белдерә. 
– Әгәр дә бу чиркәү түгел, ә музей икән, нигә тик торганнан проблема ясарга кирәк соң? Безнең позиция шактый аңлаешлы һәм ачык. Безнең һәйкәлләр, гамәлдәге чиркәүләр, манаралар бар. Аларның һәркайсында тәре бар. Ә бу музей һәм аның гөмбәзенә тәре куелмаган икән, монда проблема юк, – дигән ул.
– Дини кешеләрнең җәмәгать киңлегендә дини мирас белән бәйле сурәтләрне куллану мәсьәләсен караганда, тавыш бирү хокукына ия булуы бик мөһим. Без, үз чиратыбызда, күпчелек гражданнарыбызның дини һәм мәдәни үзенчәлеген гәүдәләндерүче православие тәресе илебезнең дәүләт символикасының табигый өлеше булсын өчен чыгыш ясыйбыз, – дип аңлата үз позициясен Федерация Советының Конституцион законнар һәм Дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас. – Тәресез гыйбадәтханә безгә Аллаһка каршы көрәшнең караңгы чорын искә төшерә һәм мондый сурәтне купюраларга урнаштыру, ким дигәндә, акылсыз һәм хәтта провокацион. Бу хәл кабатланмас дип өметләнәм.
Бу темага үз фикерен белдергән тагын бер федераль сәясәтче — Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов. Ул Казан Кирмәне территориясендә купюрага урнаштырырга мөмкин булган башка тарихи биналарның барлыгын да билгеләп үтә: 
– Бәхәс тигез урында барлыкка килде. Купюраны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәр алдыннан, анда сурәтләнәчәк биналар төбәк белән килештерелсә, мондый шау-шу купмас иде. 
Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов фикеренчә, «яңалык булмаган урында яңалык ясарга һәм хәлне селкетергә тырышу» бара. 
– Дәүләт Думасындагы барлык хезмәттәшләрем, алар белән без бу хакта фикер алыштык, бердәм фикердә торабыз. Бу мәсьәлә депутат Нилов белән дә тикшерелде. Минемчә, Үзәк Банкның хатасы юк. Әгәр дә рәсемдә башта ук «берәр нәрсә» буялган булса, минемчә, тагын да зуррак проблема туар иде. Тискәре фикер белдерүчеләрнең барысы да фотоларга нәрсәдер ясарга кирәклеген әйтергә тиеш, диләр. Ә бу бит дөрес түгел, – ди сәясәтче.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил Сәмигуллин да үз фикерен белдерде. 1000 сумлык купюра тирәсендәге сүзләрне ул мөселманнарга карата нәфрәт билгесе дип атады.
– Мөселманнарга карата шулай ачыктан-ачык нәфрәт күрсәтү мөмкин хәл түгел. Бу дөрес түгел. Әгәр дә без яхшы җәмгыять булдырырга телибез икән, без сүздә генә «толерант» булырга тиеш түгел. Ни өчен тәре генә түгел, ярымай да була алмый? Русиядә мөселманнар күп бит. Бу – бик нормаль, табигый хәл. Мөселман булмаган урында тәре кую һәм ул булган урыннан һәр айны җыю мантыйкка туры килми. Мондый шау-шу безне аяк астына гына карап йөрергә мәҗбүр итәчәк. Нәфрәт тудырмыйм дисәң, күккә дә карамаска кирәк була: анда да ай бар бит, – диде республиканың Баш мөфтие. – Һәр банкнотта тәреләр булырга тиешме икән? Моңа кадәр ярымай рәсеме төшерелгән бер генә купюраның да булмавын исәпкә алырга кирәктер.
Искәртеп узабыз, хәзер православие тәресе 5 сум, 10 сум, 50 сум, 500 сум номиналындагы купюраларда, шулай ук 1000 сумлыкның иске үрнәгендә сурәтләнгән.
Бу хәл социаль челтәрләрдә фикерләр бүлешү белән генә тәмамланмады, әлбәттә. «Сорок сороков»* хәрәкәте вәкилләре Русия Тикшерү комитетына һәм Генераль прокуратурага шикаятьләр дә язган. Активистлар фикеренчә, формаль рәвештә объектлар чынбарлыктагы кебек сурәтләнгән, әмма рус дәүләтчелеген һәм православие динен, аның символларын түбәнсетү белән бер вакытта мөселман символларына басым ясалу күзәтелә. 
Авторлар үз ачуларын Үзәк банкка да юнәлтә. Алар Үзәк банкның вазифаи затларын православие диненә һәм рус милләтле гражданнарга карата нәфрәт һәм дошманлык уятуына һәм абруен төшерүгә тикшерүне сорыйлар.
Менә шулай тырыша-тырмаша торгач, Үзәк банк белдерү ясады: Русия банкы яңартылган 1000 сумлык банкнот дизайнын яңадан эшләячәк. Хәзерге вакытта банкнот чыгаруны туктатырга карар кабул ителгән. Ул киң кулланышка кермәгән.
Яңа банкнотның нинди булачагы һәм анда нәрсә сурәтләнәчәге әлегә билгеле түгел. Күп кенә җәмәгать эшлеклеләре акчада Казан сурәтләнәчәгенә ышанмый инде хәзер.
БУ КЫЗЫК!
Ни өчен яңа 1000 сумлык купюрада нәкъ менә шушы объектлар сурәтләнгән соң? Купюраларның тышкы кыяфәтен билгеләү өчен, Үзәк Банк эксперт төркемнәре оештыра. Алар тәкъдимнәр әзерли. Шулар нигезендә Үзәк Банкның директорлар Советы ахыргы карар кабул итә. Шунысы кызык, Идел буе федераль округы буенча шундый эксперт төркеме составына Татарстан һәм Башкортстаннан бер генә вәкил дә кермәгән. Әмма Түбән Новгородтан берьюлы биш эксперт булган. Экспертлар төркеме әгъзаларының берсе, профессор, Түбән Новгород төбәк хәйрия фонды җитәкчесе Александр Сериков «Бизнес Онлайн» белән сөйләшкәндә, ни өчен Казан объектларыннан Сөембикә манарасы һәм дәүләтчелек тарихы музее сайланганын ачыклый алмады. Аның сүзләренчә, экспертлар төркеме әлеге объектлар турында бөтенләй фикер алышмаган.
– Без Үзәк Банк вәкиле белән Түбән Новгород объектлары вариантлары турында фикер алыштык. Димәк, экспертлар төркеме Түбән Новгород буенча объектларны караган. Казанны да, Татарстанны да түгел. Уфаны да түгел. Шуңа күрә хәзер сез миңа санап үтелгән объектлар буенча биргән сорауны экспертларга бирергә кирәк. Мин бу эштә катнашмадым, – дип аңлаткан Александр Сериков. 
2022нче елның августында Үзәк Банк экспертлары бер меңлек купюра өчен нинди объектларның финалга узганын сөйләгән иде. Казан өчен бу Сөембикә манарасы, Казан Кирмәне үзе, «Городище» тыюлыгы һәм «Казан»гаилә үзәге булган. Ә Татарстан һәм татар халкының дәүләтчелеге тарихы музее бөтенләй аталмаган.
*«Сорок сороков» – үзен актив гражданлык позициясе булган православие динен тотучылар өчен берләшмә буларак позицияләүче иҗтимагый хәрәкәт. 2013нче елда нигезләнгән. 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии