Өстәмә «нагрузка»: студентларга нәрсә җитми?

Өстәмә «нагрузка»: студентларга нәрсә җитми?

Пенсия реформасы, дип аһ-ваһ итсәк тә, башка социаль катламнарның да проблемалары бар. Һәм иртәме-соңмы проблема киң җәмәгатьчелеккә чыга. Студентлар да дәшми кала алмады әнә.

Белгәнебезчә, Казанның җәмәгать транспортында юл йөрү бәясе кыйммәтләнәчәк. Әлегә кайчан икәне төгәл билгеле түгел, ләкин артачак. «Проездной»ларның бәяләре артты инде.

Казан – студентлар шәһәре, дип мактанырга яратсак та, Татарстан башкаласында студентларга юл йөрүдә ташламалар каралмаган. Шулай да бөтен кеше дә файдалана ала торган ташламалы «проездной»лар бар иде. Мәсәлән, автобуста 50 тапкыр йөрүгә исәпләнгән картаны 750 сумга алып була иде. Гадәти билет бәясе 25 сум икәнен исәпләсәң, 50 тапкыр йөрү 1250 сумга чыга. «Проездной» белән күпмедер акча янга кала иде.

Узган елның декабрендә «бүләк» ясадылар – бу ташламалы картаны бетерделәр. Хәзер бөтен төр җәмәгать транспортында да ташлама белән йөрергә мөмкинлек бирә торган (метрода йөрү саны чикләнгән – айга 50 тапкыр) «проездной»ны 2500 сумга гына алып була. Саный башласаң, кесәгә суга. Күпчелек студентлар аның хәтле стипендия дә алмый әле. Бөтен студентның «Мерседес»ы да юк. «Мерседес»лылар күбрәк булса, бу проблема өскә калыкмас та иде ул. Ә бит калыкты. Татарстан студентлары Президент Рөстәм Миңнехановтан юл йөрүгә ташлама сорады. cһange.org сайтында петиция дә булдырдылар. Газета типографиягә тапшырылганда, анда 31 333 кеше имзасын куйган иде инде. Башка төбәкләрдән дә теләктәшлек белдерүчеләр, петициягә кушылучылар бар.

«Казан студентларының җәмәгать транспортында ташламалы йөрү мөмкинлеге юк. Мондый мөмкинлек Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм республиканың башка шәһәрләре студентларына да каралмаган. Элек Казанда җәмәгать транспортына отышлы тариф бар иде. 750 сумга 50 тапкыр транспортта йөрү һәрвакыт җитеп бетмәсә дә, мондый «проездной» шактый акчаны янга калдырды. Бүген бу тарифны бетерделәр. Һәм без инде хәзердән үк күз алдыбызга китерәбез: болай да мескен стипендиябез юл йөрүгә генә китеп бетәчәк», – диелгән әлеге петициядә.

Татарстанда Студентлар Лигасы, аннан тыш яшьләрнең үз министрлыгы да бар. Спорт министрлыгыннан аерылып, узган ел гына «башка чыкты» әле ул. Оешканына ярты ел үтте, әле эшли башлаган эше күренми. Министр Дамир Фәттахов әйтүенчә, «яшьләрне өйрәнәләр». Менә шушы ташламалы юл йөрү мәсьәләсен хәл итүгә алынса, министрлыкның дәрәҗәсе үсеп китәр иде ичмасам. Ләкин яшь министр, яшьләргә хас кызулык белән, кырт кисеп ташлады: ташлама министрлыкны бөлдерәчәк, янәсе. Гәрчә ул ташлама министрның үз кесәсеннән дә, министрлык акчасыннан да түгел, республика казнасыннан бүленергә тиеш булса да. Дөрес, петиция 30 мең имза җыйгач, министр йомшарды: петициянең авторы Максим Мөхәммәтҗанов белән дә күреште. Проблеманы хәл итү юлларын уйларбыз, дигән. Шул ук вакытта «моңа 200 млн сум кирәк булачак» дип, акчасын да исәпләргә өлгергән инде. Министрлыкның студентларга ярдәм итәргә атлыгып тормавы күренә: ташламаны «нагрузка на бюджет» дип атыйлар.

Шунысын да әйтик: Татарстан Президенты шушы көннәрдә прокурорлар белән сөйләште бит әле. Яшьләр турында. «Яшьләр радикаль кәефкә бирешүчән була, шуңа күрә төрле сәяси төркемнәргә ияреп, рөхсәтсез урам чараларына чыгалар. Бу чаралар дәүләт иминлегенә зыян сала», – диде ул. Һәм прокурорларга «чарасын күрергә» кушты. Президентның шушы сүзенә карап, яшьләрнең ташламалы «проездной» соравын да сәясәткә борып калдырмасалар ярый инде. Өстәвенә, петиция дә АКШта барлыкка килгән платформада (cһange.org) урнаштырылган бит әле…

КАЙДА – НИЧЕК?

Федераль ташламалардан тыш, һәр төбәк үзенең социаль ярдәм күрсәтү чараларын билгели ала.

Курган шәһәрендә, мәсәлән, укырга җәмәгать транспортында йөри торган мәктәп укучыларына айга 25 ташламалы купон бирелә. Бер купонны бер тапкыр гына кулланып була, аның бәясе гадәти билет бәясеннән арзанракка чыга. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бушлай 30 талон бирелә (бер айга). Ятим балалар җәмәгать транспортында бушлай йөри.

Самарада студентлар өчен ташламалы юл йөрү карталары бар. Мәсәлән, 20 һәм 40 тапкыр җәмәгать транспортында йөрүгә исәпләнгән карталар. 20 тапкыр йөреп була торганы – 300, 40 тапкыр йөреп була торганы 600 сум. Бу карта белән юл йөрү тарифы 15 сумга чыга. Ә гадәти билет бәясе – 25 сум. Шунысы бар: ташламалы карта 30 көнгә генә исәпләнгән, 30 көннән соң «срогы» чыга, яңаны алырга кирәк.

«Миңа айга 20 яки 40 билет кына җитми» диючеләргә студент юл йөрү карточкасы бар. Аның буенча билет бәясе 18 сумга чыга. «Безлимит» (ягъни чикләнмәгән кадәр йөреп була торган) картаның бәясе – 950 сум. Мәктәп укучылары өчен дә шундый ук ташламалы карта бар. Аның бәясе – 750 сум, аның буенча юл йөрү бәясе 16 сумга чыга. Узган елның 1нче октябрендә Самарада да юл йөрүгә бәяләр артты. Әйтик, аңарчы студентларның юл йөрү картасы – 550, ә мәктәп укучыларыныкы 450 сум торган. Бәя артканнан соң да шәһәрдә ташламаларны саклап кала алганнар. Юл йөрү хакы арткач, Самара студентлары каршылык чарасына чыкты. «Студент – казна доноры түгел» дигән шигарь күтәрделәр, шулай ук cһange.org сайтында петиция дә булдырдылар. Аларның сүзен ишеттеләр. Казан студентлары Самара үрнәгендә эш итә дә инде.

Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәрендә (мәйданы буенча Татарстанның Әлмәт шәһәре кадәр. – Авт.) җәмәгать транспортында йөрү бәясе – 27 сум. Ә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен – 20 сум. Ташламалы билет алу өчен, кондукторга мәктәптән бирелгән махсус белешмәне яки студент билетын гына күрсәтергә кирәк.

Мәскәүдә дә студентлар өчен ташламалар бар. 2018нче елда җир өсте транспортында ташламалы йөрү картасы – 250, метрода йөрү картасы 380 сум булган. Бу карталар белән ай дәвамында күпме йөрсәң дә була, йөрү саны чикләнмәгән. Шундый ук картаны, ай саен яңаны аласым килми дисәң, өч айлыкны да алырга була. Анысының бәясе: җир өсте транспортында йөрү өчен – 750 сум, метро өчен – 1140 сум. Метрода бер тапкыр бару бәясе – 55 сум. Менә шуннан студентларның ничә сум акчаны янга калдыруларын үзегез исәпләп карагыз.

Чыганак: шәһәрләрнең рәсми электрон порталлары

ШУШЫ ТЕМАГА

Бездә актив студентларны яратмыйлар. Актив дигәндә, җәмгыятьтә бара торган вакыйгаларга үз карашын белдерә торган студентлар күздә тотыла. Җыр-бию яки спорт буенча актив булсаң – син пачутта. Ә менә илдәге вазгыятькә ризасызлык белдерә, ул ризасызлыгыңны башкалар белән дә уртаклаша башласаң (Аллаһ сакласын!), ректорга чакыртырга да күп сорап тормыйлар. Анда баштан сыйпамыйлар инде. Җитди итеп сөйләшәләр. Хәтерегездә булса, узган елны бер төркем студент, татар телен яклап, «Әлифба»лар тотып, Дәүләт Советы бинасы каршына чыккач, уку йортында алар белән җитди итеп сөйләшкәннәр, дигән сүз чыккан иде. Бу студентлар – киләчәген татар теле белән бәйләргә җыенган егетләр һәм кызлар. Әлеге хәбәр рәсми рәвештә расланмады үзе.

Менә хәзер, «безгә җәмәгать транспортына ташлама кирәк» дип имзалар җыя башлагач, берничә уку йортында студентлар белән җитди итеп сөйләшкәннәр, петициягә имза куймаска кушканнар, дигән сүз таралды. Дөрестерме-юктырмы – анысын белмибез. Шулай да, утсыз төтен булмый, диләр бит.

Ә Inkazan электрон газетасы, берничә вузның ректоры белән сөйләшеп, ташламалы юл йөрү турында фикерләрен сорашкан. Менә нәрсә дип җавап биргәннәр:

КМТТУ-КАИ ректоры Альберт ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ:

– Гомумән алганда, мин моңа уңай карыйм. Советлар Союзында җәмәгать транспортында студентлар өчен ташламалар каралган иде бит. Без дә студент идек, бай булмадык. Шуңа бу ташлама бик ярап куя иде. Ташлама кертү турында карар кабул ителә калса, әйбәт булыр. Бу системалы рәвештә бөтен студентлар өчен дә булырга тиеш.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей СОЗИНОВ:

– Студентларның «юл йөрүгә ташлама кертергә кирәк» дигән тәкъдименә уңай карыйм. Аңлашыла, бу студентлар өчен җитди социаль ярдәм чарасы булыр иде. Бу сәяси мәсьәлә түгел, икътисади мәсьәлә. Икътисади яктан карарга кирәк: көчебездән киләме безнең мондый ташлама булдыру, әллә килмиме.

КФУ ректоры Илшат ГАФУРОВ:

– Ташлама кертүгә, әлбәттә инде, уңай карыйм. Безнең студентларның күпчелеге, аеруча башлангыч курстагылар Универсиада авылында тора. Юл йөрүгә тарифлар күтәрелгәч, билгеле бер ташлама кертелсә, дөрес булыр иде. Беренче чиратта мохтаҗ студентларга ташлама булдырырга кирәк дип саныйм. Андыйлар өчен ташламалы юл йөрү карталары бар, ләкин аларның саны җитәрлек түгел. Бу бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Килеп җитте куркып көткән ике мең дә унтугыз»

2019нчы елның беренче санында «Ай-һай хәлләр: дуңгыз елыннан ни көтәргә?» дигән темага шигырь бәйгесе игълан иткән идек. Бу теманы бигрәк яраттыгыз: шигырьләр бик күп килде, әле дә килә тора. Кәгазь хатларны да шактый алдык, электрон почтабызга да җибәрәсез. Шулай актив булганыгыз өчен рәхмәт!

Бу атнада бәйгегә килгән шигырьләрнең бер өлешен бастырабыз. Калганнары киләсе саныбызда урын алачак. Нәтиҗәне дә киләсе саныбызда ясаячакбыз. Кем катнашырга өлгермәде – әле берничә көн бар, катнашырга өлгерәсез.

Килеп керде куркып көткән

Ике мең дә унтугыз,

Әйтеп салды түрәләргә:

«Җитте инде, урламагыз!

Бераз халыкны уйлагыз!

Булмагыз, – дип, – сез дуңгыз!»

Гөлназ ФӘЙЗУЛЛИНА,

Арча шәһәре

Дуңгыз дуңгызлыгын итә,

Һәр яңа көн туган саен,

Безне яңалык көтә.

Артты бәяләр ипигә,

Газга, суга, утка да.

Ярмалар күптәннән кыйммәт,

Ашыйсы килми ботка да.

Рәйсә ХАНОВА,

Мамадыш районы, Түбән Ушма авылы

Ай-һай хәлләр, Яңа ел да җитте.

Дуңгыз елыннан ни көтәргә?

Исеме бик матур булмаса да,

Яхшылыкны өмет итәргә!

Яңа елыбызда икътисад та

Аунап ятмасын, үссен иде,

«Өстә утыручы» түрәләр дә

Мәрхәмәтлерәк булсын иде

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Инде дуңгыз алыштырды

Бер ел эшләгән этне.

Ул бетерә алыр микән

Башны ашаган бетне?

Дуңгыз баласы мактана,

Күтәреп йөртәләр, дип,

Зур үскәч, ни буласын

Күрсәтермен әле, дип.

Минем янда кашык тотып,

Йөрерсез әле биеп.

Әфтах ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

Чучка кебек мыркылдап,

Йоклап ятмагыз әле.

Ирләребез исерек, диеп,

Елап ятмагыз әле.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Дуңгыз елыннан, йә,

нәрсә көтәргә?

Билгесез әлегә,

бүген, иртәгә.

Дуңгыз елының да

пычрагында батмыйк.

Теле булган халык,

татар булып калыйк!

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии