Дөрес вакыт кайчан җитәр?

Дөрес вакыт кайчан җитәр?

Хәтерлисезме, 2011нче елга хәтле мартның соңгы якшәмбесендә сәгать телләрен җәйге вакытка – бер сәгать алга күчерә торган идек. Ул вакыттагы президент Дмитрий Медведев кушуы буенча, көзен сәгать телләре кире үз урынына күчерелмәде, шул җәйге вакытта калдык, астрономик вакыттан 2 сәгать узып яши башладык. Ә 2014нче елда инде президент Владимир Путин кабат кышкы вакытка кайту турында закон кабул итте – бер сәгатькә артка күчтек. Шуның белән сәгать телләрен күчереп «уйнау» тукталды. Ләкин бу хакта сөйләшүләрнең генә һаман да тынганы юк.

СӘГАТЬ ПОЯСЛАРЫ РЕФОРМАСЫ

Тарихка күз салсаң, Русиядә вакыт беркайчан да тыныч мәсьәлә булмаган. Әллә ничә тапкыр күчергәннәр, «декрет вакыты» керткәннәр. Хәзер дә ел саен диярлек «Русиядә җәйге-кышкы вакытка кайтырга кирәк», «Татарстанның үз вакыты булырга тиеш» дигән тәкъдимнәр яңгырап тора. Депутатлар да, инженерлар да, күп балалы аналар да кертеп карады аларны. 2018нче елда ДәүДума депутаты Андрей Барышев бөтен илдә вакытны бер сәгать алга күчерү турында закон проекты керткән иде, ул парламентның түбән палатасыннан да узмады. Шул ук елны Волгоград халкы, җәен таңнарның бик иртә атуыннан, шул сәбәпле кояшның да иртә батуыннан туеп, референдум уздырып, вакытларын бер сәгатькә алга күчереп куйган иде. Ике ел гына шулай яшәп калдылар. 2020нче ел ахырында Путин карары буенча кабат Мәскәү вакытына күчтеләр. Халык референдумы, әйтерсең, бөтенләй булмаган.

Волгоградта 21нче июньдә (елның иң озын көне) таң 3:59да атса, Казанда бөтенләй 2:59да ата бит әле. Урыссуда – 2:49да, Азнакай һәм Актанышта тагын да иртәрәк – 2:39да (world-weather.ru порталы мәгълүматы). Чаллыда яшәүче Александр Якупов таблица төзеп, исәпләп чыгарган: Татарстанда 40 көн таң иртәнге 3:00кә хәтле үк ата икән! Елның 198 көнендә 18:00 сәгатьтән соң кояш инде булмый. Республикада кояш кичке 9дан соң байый торган бер көн дә юк! Бу нәтиҗәләр белән ул үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә уртаклашкан. Шуңа күрә Татарстанда вакытны Мәскәүнекеннән ичмасам бер сәгатькә (Александр Якупов ике сәгатькә ди) алга күчерергә кирәк, дигән сөйләшүләр булып тора да инде. Сөйләшүдән ары узганы гына юк.

Шушы көннәрдә Русия иҗтимагый башлангычлар порталында «Сәгать пояслары реформасы» дигән проект барлыкка килде. Русия астрономик вакыт буенча яшәми – монысы барыбызга да мәгълүм. Илдә сәяси һәм икътисади яктан уңайлы вакыт гамәлдә. Көн яктысын күрми дигән гыйбарә бар бит әле – Русиянең күпчелек халкы өчен туры мәгънәдә дә яңгырый ул. Ник дигәндә, язгы-җәйге сезонда, кояш сәгать 5:00кә хәтле чыгу сәбәпле, күпме якты вакытны йоклап уздырабыз. 20:00дә кояш баегач, караңгыга чумабыз. Көн яктысында йокы гормоны – мелатонин бүлеп чыгару кими, организм тиешенчә ял итәргә өлгерми, ә кышын кояшның артык иртә батуы бәхет гормоны – серотонин эшләп чыгаруны киметә, шул сәбәпле депрессиягә китерә, ди табиблар да. Проект авторлары үзләре тәкъдим иткән реформа әлеге җитешсезлекләрне күпмедер дәрәҗәдә төзәтә алачак дип ышана.

НӘРСӘ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ?

2014нче елдан башлап, Русия 11 сәгать поясында яши. Проект авторлары төбәкләрне биш төркемгә, ягъни биш пояска бүлергә тәкъдим итә.

  1. Өстенлекле вакыт исәпләве булган төбәкләр: Сахалин, Новосибирск, Томск, Оренбург, Кемерово өлкәләре; Байкал аръягы, Камчатка, Алтай, Пермь крайлары; Алтай һәм Башкортстан республикалары.
  2. Җәйгә вакытны бер сәгатькә алга күчерергә киңәш ителгән төбәкләр: Яһүд автономияле өлкәсе, Псков, Омск, Иркутск, Магадан, Свердлау, Сарытау, Новгород, Ленинград, Чиләбе, Смоленск, Әстерхан, Мурманск, Ульян, Брянск өлкәләре; Приморье, Хабаровск, Красноярск крайлары; Хакасия, Бурятия, Карелия, Тыва, Кырым республикалары; Акъяр һәм Санкт-Петербург шәһәре.
  3. Вакытын хәзергедән 1 сәгатькә алга күчерергә һәм шуны даими итеп калдырырга дигән төбәкләр: Самара, Курган, Калининград, Төмән, Орлов, Калуга, Белгород, Амур, Тула, Воронеж, Липецк, Рязань, Ростов, Ярославль, Вологда, Владимир, Архангельск, Кострома, Иваново, Тамбов, Мәскәү өлкәләре; Удмуртия, Якутия, Адыгей республикалары; Краснодар крае; Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары; Мәскәү шәһәре.
  4. Вакытын даими нигездә хәзергедән бер сәгатькә алга күчерергә, шулай ук сезонлы буларак җәйгә бер сәгать алга күчерергә киңәш ителгән төбәкләр: Түбән Новгород, Волгоград, Пенза, Киров өлкәләре; Карачай-Черкесс, Кабарда-Балкар, Калмыкия, Төньяк Осетия, Ингушетия, Мордовия, Чечня, Дагыстан, Чувашия, Мари Иле, Татарстан республикалары; Ставрополь крае; Чукотка автономияле округы.
  5. Хәзергедән ике сәгать алга күчерергә һәм шуны даими итеп калдырырга дигән төбәкләр: Коми республикасы һәм Ненец автономияле округы.

«Бу реформа, элеккеләреннән аермалы буларак, Русия субъектларының географик урнашуын исәпкә ала. Аны гамәлгә ашыру күпчелек өчен яшәргә куркынычсыз һәм уңайлы шартлар тудырачак», – ди проект авторлары.

Газета нәшриятка тапшырылганда тәкъдимне 2328 кеше хуплаган иде. Федераль дәрәҗәдә каралсын өчен, 100 мең имза җыярга кирәк. Моны кычытмаган җирне кашу дип кабул итүчеләр дә бар. «Русиядә коронавирус, хәерчелек, коррупция. Кем иренми – рәхәтләнеп табигатьне юкка чыгара, экология коточкыч хәлдә. Ә сезнең бөтен кайгыгыз – вакытны күчерү. Тапкансыз проблема…» – дип фикерен калдырган, мәсәлән, берәү. Кайчан сәгатьне күчерү турында сүз чыкса, «әле вакыты түгел» дип каршы төшүчеләр табыла. Ул дөрес вакыт – һәм туры, һәм күчерелмә мәгънәдә – кайчан җитәседер…

КАЙДА – НИЧЕК?

* «Якутия Республикасында хәзер сәгать ничә?» дигән сорауга төгәл генә җавап биреп булмый, чөнки мәйданы бик зур булган республика берьюлы өч сәгать поясында урнашкан: МСК+6 (ягъни Мәскәү вакытыннан 6 сәгатькә алдарак), МСК+7 һәм МСК+8. Сахалин өлкәсе – ике сәгать поясында.

* Беринг бугазында Ратманов утравы бар, ул Русия Федерациясенә керә. Дүрт километр ераклыкта гына Крузенштерн утравы – анысы инде АКШныкы. Моторлы көймәдә бер утраудан икенче утрауга 15-20 минутта барып җитеп була. Ләкин ике утрау төрле сәгать поясларында урнашкан, шуңа күрә алар арасында чынлыкта 21 сәгать аерма бар. Әйтик, Ратмановта пәнҗешәмбе төш вакыты булганда, Крузенштернда әле чәршәмбе көндезге 3 кенә. Хәер, аның хәтле үк аерма булмаса да, Татарстан белән Башкортстан арасында да шул хәл – 2 сәгать аерма бар бит.

* Магадан өлкәсе халкы беренче гыйнвар көндезге 12дә, бинокльдән карап, узган елны күрә ала. Чөнки бу вакытта Аляска ярымутравында әле 31нче декабрь генә.

* Көннәр үзгәрү сызыгы Тын океанда уза. Аны кисеп чыгып, вакытта сәяхәт итеп була, ягъни йә 24 сәгатькә артка күчәсең, йә киләчәк заманга. Коры җирдә бу сызык фәкать Антарктидада гына уза.

* Иң зур вакыт аермасы – 26 сәгать. Тын океандагы Хауленд (формаль рәвештә булмаса да, АКШныкы санала) белән Лайн (Кирибати Республикасына керә) утраулары арасында шуның хәтле аерма бар.

* Әфганстан белән Кытай чиген узгач, вакытны 3,5 сәгать алга күчереп куярга кирәк. Дөньяда бер адым шуның кадәр вакыт ала торган башка бер урын да юк.

* Кытай – иң озын илләрнең берсе. Көнбатыштан көнчыгышка 5700 километрга сузылган ул. 1949нчы елга кадәр анда биш сәгать поясы булган, ләкин соңрак бер генә вакыт – Пекин вакыты калдырылган. Хәзер дә Кытай бер вакыт белән яши. Шуңа күрә, әйтик, көнбатыштагы Тибетта кояш биш сәгатькә «соңарып» – төн урталарында гына байый. Синьцзян һәм Тибет рәсми булмаган үз вакытын да куллана.

* Японияне кояш чыгышы иле дип атыйлар, беренче булып кояшны япониялеләр күрә, янәсе. Бу ялгыш фикер. Гринвич вакыты (меридианның уртача кояш вакыты) буенча, Русиянең Владивосток шәһәрендә таң Токиодан бер сәгатькә иртәрәк ата.

* Һималай таулар чылбырын юкка гына серле урын дип атамыйлар. Тау берьюлы алты илне кисеп үтә: Һиндстан, Непал, Кытайның Тибет автономияле районы, Пакыстан, Бутан һәм Мьянма. Һәрберсенең үз вакыты. Димәк, Һималайны буйдан-буйга йөреп чыгарга уйласаң, сәгатьне алты тапкыр күчерергә туры киләчәк.

* Русиянең Мурманск өлкәсендә урнашкан кечкенә генә Раякоски бистәсе өч дәүләт чигендә урнашкан, шуңа монда өч сәгать поясы «очраша»: Русиядә көндезге 12 булганда, Финляндиядә – сәгать 11, Норвегиядә – 10.

* Төньяк һәм Көньяк полюсларда барлык меридианнарда бер ноктага җыела, шуңа аларны бер генә сәгать поясына да кертеп булмый. Шунлыктан ике полюста да Гринвич буенча бөтендөнья вакыты кулланыла. Искәрмә: америкалыларның Көньяк полюста урнашкан Амундсен – Скотт станциясе. Ул Яңа Зеландия вакыты буенча яши, чөнки станциягә самолетлар шуннан оча.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

2015нче елда «Европалы Татарстан» дигән иҗтимагый-сәяси блог авторлары Татарстанда вакытны бер сәгать алга күчерергә тәкъдим иткән иде. Алар моның уңай һәм тискәре якларын санап күрсәтте.

ФАЙДАСЫ. Беренчедән, электр энергиясенә экономия булачак. Халыкара тикшеренүләр күрсәткәнчә, көн озынлыгы күбрәк булган саен, энергия азрак тотыла. Дөрес, вакыт күчкән очракта, иртән электр энергиясе күбрәк сарыф ителәчәк, ләкин ул кичке сәгатьләр хисабына барыбер капланачак.

Икенчедән, юл һәлакәтләре кимиячәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, эш көне азагында якты сәгатьләр күбрәк булган саен, юл казаларында үлүчеләрнең саны азая. 2002нче елда уздырылган Коате һәм Марковиц тикшеренүе шуны дәлилләгән: кояшның бер сәгатькә соңрак баюы нәтиҗәсендә, машина бәрдергән җәяүлеләрнең саны 13 процентка кимегән.

Вакытны күчерүнең тагын бер файдалы ягы: күбрәк ял итәчәкбез. Кешеләр, гадәттә, ялны кичке сәгатьләргә планлаштыра. Өстәвенә, көн озынлыгының артуы нәтиҗәсендә, ачык һавада ял итүчеләрнең саны да арта. Ә бу инде сәламәтлек өчен файдалы.

Тагын бер плюс: көнчыгышта урнашкан төбәкләр белән хезмәттәшлек артачак. «Европалы Татарстан» блогы белгечләре әйтүенчә, Татарстанның икътисади бәйләнешләренең байтагы Идел буе һәм Урал төбәкләренә туры килә. Вакыт бер сәгатькә алга күчерелсә, бу төбәкләр белән сәүдә әйләнеше 7-11 процентка артачак, ди. «Татарстанның төп партнерлары +1 һәм +2 сәгать поясларында яши. Аларга мөмкин кадәр якынаю безнең икътисад өчен файдага булачак», – дигән иде «Европалы Татарстан»лылар.

ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫ. Кыш көне, әйтик, 23нче декабрьдә Казанда кояш 8:12дә түгел, 9 сәгать 12 минутта чыгачак. Иртүк эшкә барып җиткәч тә әле һаман караңгы булачак, дигән сүз.

Көнбатыштан Казанга бару (кайту) җайсызрак булачак. Казанда вакыт бер сәгатькә алга күчерелсә, Мәскәүдән Казанга барганда бер сәгать югалачак. Мәсәлән, кичке 10да Мәскәүдән Казанга очып киткән очракта, Казанга, хәзерге кебек 23:30да түгел, 0:30да кайтып җитә торган буласың.

Мәскәү телевидениесе тапшыруларын үз вакытында карап булмаячак. Хәзер Самара өлкәсе һәм Удмуртия (икесе дә башкала вакытыннан бер сәгатькә алдарак яши) Мәскәү тапшыруларын «дөрес булмаган» вакытта карый. Әйтик, Мәскәү кичке алтыда күрсәткән яңалыкларны Самара һәм Ижау халкы җирле вакыт белән кичке җидедә күрә.

Түрәләргә уңайсыз. Электрон элемтә чаралары ярдәмендә үткәрелә торган федераль дәрәҗәдәге киңәшмәләр Мәскәү вакыты буенча уза. Казан бер сәгатькә алга китсә, түрәләргә соңга калып эшләргә туры килергә мөмкин. Әйтик, Мәскәү вакыты белән 17:30га билгеләнгән онлайн киңәшмә Казан вакыты белән 18:30да башлана торган булачак. Димәк, түрәләргә эш урынында тоткарланырга туры киләчәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии