Коронавирус Соңгы кыңгырау бәйрәменә дә үз төзәтмәләрен кертте

Коронавирус Соңгы кыңгырау бәйрәменә дә үз төзәтмәләрен кертте

Ел саен май урталарында Соңгы кыңгырау турында яза идек: маркетологларның нәрсәләр уйлап чыгаруы, ата-аналарның әзерлеккә күпме акча тотуы, бәйрәмнең ничек узуы хакында. Быел да язабыз. Тик бөтенләй башкача Соңгы кыңгырау турында. Коронавирус мәктәп белән хушлашу бәйрәменә дә үз төзәтмәләрен кертте.

ИЧМАСАМ, ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕН ҮТКӘРИК

Русия билгеләп үтәргә бик ярата торган Җиңү көне уздырылмый калгач ук аңлашылган иде: быел мәктәпләрдә традицион Соңгы кыңгыраулар булмаячак. Тик «уздырылмый» дип рәсми рәвештә әйтелмәгән иде әле. 13нче май көнне Русия Мәгариф министрлыгының рәсми белдерүе чыкты: быел Соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен онлайн рәвештә үткәрергә тәкъдим ителә. Әйтүен әйттеләр, тик әлегә онлайн Соңгы кыңгырауның ничек узасын күз алдына китерүе кыенрак. Егетләр – костюм-чалбардан, кызлар ак алъяпкыч-күлмәктән һәм ак бантлардан компьютер мониторы каршына килеп утырып, Zoom платформасында шигырьләр сөйләр, җырлар җырлармы? Аннары һәрберсе үзләренең балконына йә ишегалдына чыгып, һавага шарлар очырырмы? Шатлыктан исергән чыгарылыш класс укучыларының фонтаннарда коену гадәте дә бар бит әле, быел ике кешедән артмаган төркемнәр булып җыелып, битлекләр кигән килеш коенырлар микән? Хәер, онлайн рәвештә туйлар уздыручылар булды бит. Соңгы кыңгырау уздыруның да җае табылыр анысы.

Укучылар дәресләрне дистанцион рәвештә укуга ияләшсәләр дә, Соңгы кыңгырауны элеккечә билгеләп үтәселәре килә, әлбәттә. Change.org платформасында петиция дә булдырганнар. «Без, 2020нче елгы чыгарылыш укучылары, көтелмәгән хәлнең тоткыннары булып калдык. Гомердә бер генә була торган Соңгы кыңгырау бәйрәменнән һәм чыгарылыш кичәсеннән мәхрүм итмәвегезне сорыйбыз! Безнең куркынычсызлыгыбыз өчен БДИны күчердегез бит, Соңгы кыңгырауны да соңракка күчерегез», – диелгән Русия Мәгариф министрлыгына һәм аның җитәкчелегенә аерым-аерым адресланган петициядә. Укучыларның күз яшенә һәм петициядә җыелган имза санына карап тормаячаклар, билгеле. Министрлыкның тәкъдиме төбәкләрдә приказ буларак кабул ителде.

Ә менә чыгарылыш кичәләре турында әлегә төгәл сүз юк. Барысы да эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак һәм һәр төбәк үткәрү-үткәрмәүне үзе хәл итәчәк. Шуны исәпкә алып, укучылар губернаторларына мөрәҗәгать итә дә башлаган. Мәсәлән, Курскида бер мәктәп, чыгарылыш кичәсен карнавал рәвешендә үткәрү тәкъдиме белән, өлкә губернаторына хат язган. Идея битлек һәм перчаткаларны костюм элементы итеп кертеп җибәрүдән гыйбарәт. Куркынычсызлык таләпләре дә саклана, әкияти мохит тә барлыкка килә.

Коми укучылары төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Уйбага видеомөрәҗәгать төшереп җибәргән. Видео җитәкченең күңел кылларын кузгаткан, күрәсең – Уйба чын чыгарылыш кичәсе уздырырга вәгъдә биргән. Хәзерге шартларга туры китереп, бәйрәмнең үз үзенчәлекләре булачак – мәсәлән, ачык мәйданда уздыру ихтималлыгы каралачак, дигән губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы.

ИМТИХАН НИЧЕК БУЛЫР?

Уку елы ахырында Соңгы кыңгырау гына түгел, имтиханнар да бар бит әле. 9нчы классларга бәхет елмайды: быел йомгаклау сынавын тапшырасылары юк. Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) урыс теле һәм математикадан мәҗбүри, тагын һәр укучы үзе сайлаган фәнне дә бирергә тиеш иде. Башта мәҗбүри фәннәрдән генә була, диделәр. Аннары анысы да булмый, дип хәбәр иттеләр. Аттестатка билгеләр чирек нәтиҗәләре буенча куелачак. И сөенде инде 9нчылар! Хәтта имтиханга әзерләнгән китапларын бер өемгә җыеп ягучылар һәм шуны видеога төшереп, социаль челтәргә куючылар да булды.

11нчеләр китапларын алай итеп яга алмый. Алар үзләре яна. Чөнки БДИның кайчан башланасы да төгәл билгеле түгел бит әле. Бер тапкыр күчерелгән иде инде ул: гадәттә май ахырында башлана торган имтихан быел пандемия аркасында 8нче июньдә башлана, диелде. Ә 13нче май көнне Русия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк төбәкләр белән видеоконференция барышында БДИның вакыты тагын күчереләчәген әйтте. Төгәл вакыты, эпидемиологик вазгыятьне анализлаганнан соң, соңрак хәбәр ителәчәк, диелде. Газета типографиягә тапшырылганда, төгәл көне һаман билгеле түгел иде әле. 8нче июньнән соңракка күчерелгәне генә мәгълүм.

«Глобальные университеты» берләшмәсе (анда Русиянең иң алдынгы 21 вузы керә) БДИны июль ахыры-август башында үткәрергә тәкъдим иткән иде. Ә Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко имтиханны җәй ахырына калдырырга кушты: «Июньдә үткәрәбез дип уйларга да кирәкми. Илдәге вазгыять мөмкинлек бирсә, бәлки, сынауны август-сентябрьдә уздырып булыр», – диде ул. Әле анда да «бәлки» белән генә чикләнде. Мәгариф министры Сергей Кравцовның да «укытучылар һәм укучылар өчен кайчан куркынычсыз була – БДИ шул вакытта үтәчәк» дигән сүзе бар. Әлегә сөйләшүләр бара торгандыр, күрәсең. Мәгариф министрлыгы үзе генә карар кабул итә ала торган очрак түгел бу.

Вакыты билгеле булмаса да, БДИның төгәл үтәчәге билгеле. Боз яуса да, таш яуса да, коронавирус чигенергә уйламаса да үтәчәк ул. Мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко матбугатка: «БДИны уздырмый калып булмый: ул йомгаклау аттестациясе, балаларга бертигез шартларда вузга керү мөмкинлеге бирә. Сынауны эпидемиологик шартларда уздыруның төрле сценарийларын карыйбыз», – дигән иде. Шунысы да бар: «БДИ узмый» дигән карар кабул ителсә, вузларга кабул итүне тамырдан үзгәртәсе булачак. Бу исә тагын күпме вакыт, күпме көч, күпме нервы, күпче акча, дигән сүз. Иң кулае – БДИны оештыру һәм яңа шартларга яраклаштыру. Имтиханга болай да эчке киемнәргә хәтле тикшереп кертәләр иде, вирусны «кертмәү»нең дә берәр җаен табарлар әле.

ШУШЫ ТЕМАГА

Чит илләрдә карантиннан соң мәктәпләр ачыла башлады. Ә кайдадыр әле ачарга ашыкмыйлар, ата-аналар да, профсоюзлар да каршы чыга. Аналитиклар төрле илләрдәге хәлләрне анализлаган.

ДАНИЯ

15нче апрельдән балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә башлангыч класслар эшли башлаган. 18нче майдан урта һәм югары класслар да укуга чыккан. 40 меңнән күбрәк ата-ана мәктәпләрне ачуга каршы төшкән.

ТӨП КАГЫЙДӘЛӘР: парталар арасында 2 метр ара калырга, укучылар һәм укытучылар даими рәвештә кулларын юып торырга тиеш. Укучылар мәктәпкә зур булмаган төркемнәр белән килә.

ФРАНЦИЯ

12нче майдан – балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә башлангыч класслар, 18нче майдан калган класслар ачылган. 2нче июньдә һәм аннан соң «кызыл зонада», ягъни зарарланучылар күп булган шәһәрләрдә, шул исәптән Парижда да укулар башланыр дип көтелә. Профсоюзлар мәктәпләрне ачуга каршы чыккан.

ТӨП КАГЫЙДӘЛӘР: балалар бакчасында бер төркемдә күп дигәндә 10, башлангыч класста 15 бала гына булырга тиеш. Югары классларга битлектән йөрү мәҗбүри. Бүлмәләр даими рәвештә дезинфекцияләнә.

НИДЕРЛАНД

11нче майдан башлангычлар укырга чыккан. 2нче июньдә калган классларны да ачу планлаштырыла.

ТӨП КАГЫЙДӘЛӘР: онлайн һәм офлайн укыту сменалап бара: әйтик укучыларның бер өлеше мәктәпкә йөреп укыганда, икенче өлеше онлайн рәвештә укый. Мәктәпләрнең 10 проценты атнага 2 көн генә эшләячәк. Теләге булганнар өйдән торып укый алачак.

ИТАЛИЯ

Балалар бакчалары җәй башында ачылырга тиеш. Мәктәпкә йөреп укулар сентябрьдән башланыр дип көтелә. Баласы булган ата-аналарга 15 көн өстәмә отпуск һәм 600 евро күләмендә ваучер бирелә.

БӨЕКБРИТАНИЯ

Хөкүмәт 1нче июньнән кече класслар өчен мәктәпләрне ачарга тәкъдим итте, тик ата-ана баласының өйдә укуын сайлый ала. Уэльс, Шотландия һәм Төньяк Ирландия бу тәкъдимгә каршы чыкты. Укытучылар һәм ата-аналар җәмгыятьләре, куркынычсызлык кагыйдәләре тәэмин ителәчәк, дигән гарантияләр сорый. Профсоюзлар, гарантия системасы булдырылмый торып, мәктәпләрне ачуга каршы төште.

КӨНЬЯК КОРЕЯ

20нче майдан кече һәм урта класс укучылары мәктәпкә йөреп укый башлаган, июньдә башка класслар да йөреп укуга күчәргә тиеш.

ТӨП КАГЫЙДӘЛӘР: битлектән йөрү, ашханәдә утырганда дистанция саклау, һәм укучының һәм укытучының температурасын үлчәү.

(Югары икътисад мәктәбе фәнни-тикшеренү университетының Белем бирү институты мәгълүматлары буенча әзерләнде)

ВУЗ ХӘБӘРЛӘРЕ

Русиянең ректорлар берлеге утырышында 2020-2021нче уку елында вузларда белем алу бәясен арттырмаска дигән тәкъдим яңгырады. Һәр вуз федераль стандартлар нигезендә үз бәясен билгели һәм ул бәя ел да арта торган иде.

– Югары уку йортларында түләп укучы студентларның коронавирус аркасында нинди хәлдә калуын аңлыйбыз. Безгә килгән тәкъдимнәрне карап, ректорларга быел югары уку йортларында түләп уку бәясен 2019нчы елгыдан арттырмаска, дигән киңәш белән мөрәҗәгать итәбез. Бу барлык якның мәнфәгатен исәпкә алып эшләнә, – дип сөйләде Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.

***

15нче майда Казан (Идел буе) федераль университеты 2020нче елгы кабул итү кампаниясенә багышланган турыдан туры эфир уздырды. КФУның уку-укыту эшләре буенча проректоры Дмитрий Таюрский һәм кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров актуаль сорауларга җавап бирделәр.

Хәзерге вакытта югары уку йортлары Русия Фән һәм югары белем министрлыгының 2020нче елның 3нче апрелендә кабул иткән приказы буенча эшли. Ул коронавирус таралу шартларында югары уку йортларына кабул итү үзенчәлекләрен аңлата. Аннан соң башка рәсми документ кабул ителмәде, шуңа күрә әлегә шушының буенча баралар. Әлеге документта әйтелгәнчә, 2020нче елда югары уку йортларына кабул итү дистанцион рәвештә барачак, тере чиратлар булмаячак. Шулай ук әлеге приказда «БДИ нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң 23 көн эчендә вузлар документлар кабул итүне һәм эчке кабул итү имтиханнарын уздыруны хәл итеп бетерергә тиеш» дигән пункт та бар.

– Абитуриентлардан: «Үзизоляция режимы булу сәбәпле, КФУга кергәндә өстәмә ташламалар булачакмы?» – дигән сорау еш килә. Режимга сылтанып, ниндидер өстәмә ташламалар кертмибез. Мәсәлән, кабул ителү өчен җыярга кирәк булган БДИ балларын киметмибез. Безнең илдәге бер вузда да андый өстәмә ташламалар каралмаган.

Без документларны электрон рәвештә кабул итүгә әзер. КФУ инде 5 ел әлеге система буенча эшли: теләге булганнар документларын электрон рәвештә тапшыра алды. Былтыр кабул ителгән абитуриентларның 50 процентка якыны документларын электрон рәвештә тапшырган иде, – дип сөйләделәр турыдан туры эфирда.

Кайбер иҗади белгечлекләргә кабул ителгәндә эчке кабул итү имтиханы да тапшырырга кирәк. Быел эчке кабул итү имтиханнары онлайн рәвештә узачак һәм өйдә имтихан тапшыручыны видеокамера төшереп торырга тиеш.

– Видеокамера абитуриентның имтиханны ничек тапшыруын һәм компьютер экранында нәрсә баруын төшереп торырга тиеш. Әгәр имтиханны тапшыручы карашын монитордан читкә юнәлтә, смартфонын куллана, җавапны башка җирдән эзли, кадрда чит кеше пәйда була икән – болар кагыйдә бозу дип санала һәм КФУның кабул итү комиссиясе тарафыннан исәпкә алына, – диде университетның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии