Русиялеләр 9 литрдан азрак эчә башларга әзер түгел

Русиялеләр 9 литрдан азрак эчә башларга әзер түгел

11нче сентябрь Бөтенрусия аеклык көне иде. Бу көнне бөтен ил буенча аек тормыш рәвешен яклый, эчүдән баш тартырга өнди торган чаралар үтә. Татарстанның Әлмәт шәһәрендә, мәсәлән, машинасына «Аек кеше йөртә» дигән наклейка ябыштырырга рөхсәт биргән йөртүчеләргә карбыз өләшкәннәр. Күрше Удмуртия Республикасында бер көнгә алкоголь сатуны тыйганнар, аннары полиция рейдка чыккан, Ижауда тыюга карамастан исерткеч сатып яткан 19 сәүдә үзәген ачыклаган һәм барысына да административ хокук бозу турында беркетмә төзегән. Шушының ише акцияләр белән беррәттән, илдәге эчкечелек проблемасына аек акыл белән күз сала торган көн дә бу.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы стандартлары буенча, җан башына елына 8 литр спирт туры килү – соңгы чик, шуннан соң җәмгыять аска тәгәри башлый дип санала. Моңа карасаң, без күптән төптә инде. Соңгы мәгълүматлар буенча, Русиядә җан башына елына 9,1 литр спирт туры килә. Әле кимегән, барлы-юклы ун ел элек, мәсәлән, 15 литр эчә идек. Ун ел эчендә азрак эчә башлаганбыз, дип сөенергә була, әлбәттә. Ләкин сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әллә ни сөенмәскә дә кушты. Эчкечелекнең кимүе тукталган, соңгы арада саннар гел бер тирә икән. Димәк, русиялеләр җан башына 9 литрдан да азрак эчә башларга әле әзер түгел, дигән нәтиҗәгә киләбез.

Кимү тенденциясе 2020нче елда тукталган. Хәтерләсәгез, пандемия игълан ителеп, күпмедер вакыт бөтен дөнья өйләрдә бикләнеп утыра башлагач, исерткеч эчемлек сатып алучылар (эчүчеләр түгел) арткан, дигән мәгълүмат барлыкка килгән иде. Кеше билгесез вирустан курка, иртәгә нәрсә буласын белми, шуңа күрә шешәгә үрелә, дип аңлатырга тырышып карады моны психологлар. Өстәвенә, онлайнга күчкәч, кемдер эшен югалтты, гаиләләрдә низаглар чыкты – менә эчә башларга тагын сәбәпләр. Шунысы да бар: баштагы мәлдә аракы белән тамак төбен чайкату вирусны үтерә икән, дигән миф чыгып алды бит (аңа һаман да ышанучылар бар, әле бу җәйдә генә редакциябезгә бер абзый шалтыратып, аракы ярдәмендә ковидны «җиңүе» турында сөйләп мактанган иде. – Авт.). Эчемлек сатып алучылар арткан дигәндә шундый категория кешеләр булуын да онытмыйк. Бәлки, «тамак чайкату» өчен генә алалардыр.

Хәер, статистиканың икенче төрлесе дә бар: үзизоляция чорында куәтле спиртлы эчемлекләр кулланучылар кимегән, ди анысы. Монысын болай аңлатырга була: өйдә бикләнеп утырганда, телисеңме-теләмисеңме, акчаны кысыбрак тота башладык. Иртәгә ни буласы, күпме шулай өйдә утырасы билгеле түгел иде бит. Путин «хезмәт хакы сакланырга тиеш» дисә дә, эшләүчеләрнең бер өлеше түләүсез ялга җибәрелде. Кемдер бөтенләй кыскартуга эләкте. Ә пандемия чорында яңа эш табу мөмкин түгел иде диярлек.

Куәтле алкоголь эчүчеләр чынлап та кимегән булса да, сыра эчүчеләр арту сәбәпле, баланс тигезләнә, шуңа күрә «җан башына 9,1 литр»дан киметә алмыйбыз. Сүз уңаеннан, күптән түгел «Локомотив»ның элеккеге президенты Ольга Смородская стадионнарга сыраны кайтару тәкъдиме белән чыкты. Спорт объектларында спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыра сату 2005нче елда тыелган иде. Шуннан соң әллә ничә тапкыр бу тыюны бетерү турында сүз булды. Икътисад министрлыгы тәкъдим итеп карады – кабул итмәделәр. 2018нче елда футбол буенча Дөнья чемпионатын кабул иткәннән соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, оятын онытып торып, Путиннан стадионнарга сыраны кайтаруны сорады. «Миңа, мөселман кешесенә, сыра турында әйтү оят. Әмма мин православие вәкилләрен кайгыртам. Ир-атлар сыра ярата», – дигән иде ул. Чынлыкта, казнаны кайгыртып әйтүе аңлашыла, билгеле. Аннан соң Русия футбол берләшмәсе, 2019нчы елда ЛДПР фиркасе дә тыюны бетерү турында закон проекты әзерләп кертеп карадылар. Яңа гына тәкъдим белән чыккан Ольга Смородская: «Сыра футбол өчен файдалы», – дигән. Аны стадионнарга кайтарсалар, футболчылар яхшырак уйный башлыйсымы икән әллә?

Бер якта сыра сораучылар булса, икенче якта – алкоголь сату яшен арттыруны сораучылар. Бу тема да берничә мәртәбә күтәрелде инде. АКШта алкогольне 21 яшьтән, Финляндия, Норвегия, Швеция, Япония кебек алга киткән илләрдә 20 яшьтән сатарга ярый, ә Русиядә – 18 яшьтән. Сәламәтлек саклау министрлыгы яшь чиген 21гә күтәрергә кирәк дигән проект әзерләде. 21 яше тулмаганнарга спирт күләме 16,5 проценттан арта торган алкогольле эчемлекләр сатмау турындагы норманы 2022нче елның мартыннан гамәлгә кертергә, диләр (шушындый ук закон проекты 2019нчы елда кире кагылган иде инде). Финанслар министрлыгы ачыктан-ачык каршы чыга. Казнаның күпме акча югалтасына түгел, Конституциядә 18 яше тулган гражданнарның үз хокукларын тулы күләмдә тормышка ашыра алуы турындагы маддәгә сылтаналар. Алай дисәң, Путин «Корал турында»гы законга үзгәрешләр кертте, утлы корал сату өчен яшь чиген 18дән 21гә күтәрде. Шулай булгач, алкоголь сату яшен арттыру да Конституция биргән хокукны бозу булып саналмас.

 

– Әгәр кеше тотрыклы рәвештә аена бер мәртәбә булса да эчә икән, димәк ул – системалы сәрхуш. Бу – статистика. Әгәр алдан ук айның менә шул көнендә эчәрмен әле, дип үзегезгә билгеләп куясыз икән, менә бу инде – проблема. Русиядә алкоголь сату яшен арттырырга кирәк. Хәзер 18 яшьтән саталар, 21дән генә сата торган итеп эшләү зарур. Каты исерткечләргә генә түгел, җиңеленә дә, бөтенесенә кагылсын бу кагыйдә. Менә бу сәламәтлекне саклау күзлегеннән караганда нигезле башлангыч булыр иде.

Солтан ХАМЗАЕВ,

«Аек Русия» проекты җитәкчесе

 

– Соңгы вакытта сыра куәтле алкогольне кысрыклап чыгара бара дигән фикер формалашты. Ә бит сыра шулай ук бик куркыныч эчемлек. Беренчедән, ул энергетик яктан бик туклыклы, юкка гына аны, калориялелеген күздә тотып, сыек икмәк дип атамыйлар. Сыра белән мавыгучылар артык авырлык җыя, ә безнең илдә соңгы елларда симерү бик җитди проблемага әйләнде. Икенчедән, сыраның гормоннар системасына тәэсир итүе күптән расланган, ягъни баланс хатын-кыз гормоннары ягына авыша. Бу нәрсә дигән сүз? Сыра белән мавыга һәм аз хәрәкәтләнә, шул сәбәпле симерә торган ирләр корсак үстереп кенә калмый, хатыншага да әйләнә. «Чагыштырмача зарарсыз» дигән эчемлек менә шундый нәтиҗәләргә китерә. Ә балаларда һәм яшьләрдә сыра алкоголизмы тагын да куркынычрак. Бу төр сәрхушлек яшүсмерләрдә бик тиз тарала, моңа «сыра – җиңел эчемлек» дигән рекламалар да йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Шулай дип сөйләп, күрсәтеп торгач, хәтта балалар да татып карарга омтыла. Менә бу бик куркыныч.

Геннадий ОНИЩЕНКО,

ДәүДума депутаты, академик

(Чыганак: Яңалыклар федераль агентлыгы)

 

ТАРИХ

Беренче тапкыр аеклык көне 1911нче елда Санкт-Петербургта билгеләп үтелгән. «Аеклык – халык бәхете» дигән шигаре дә булган. Әмма рәсми рәвештә, православ чиркәве тәкъдиме белән, 1913нче елдан уздырыла башлаган. 1914нче елның мартында Изге Синод бу көнне ел да билгеләп үтү турында карар кабул иткән. 11нче сентябрь көне очраклы сайланмаган, ул православ чиркәвенең ураза тотып билгеләп үтә торган бәйрәмнәреннән санала.

Революциягә кадәр Русия империясендә исерткеч эчемлек җитештерү хокукына дәүләт кенә ия булган, ил дөньяда иң аеклардан саналган. 1913нче елда җан башына елына 4,7 литр спирт туры килгән, ир-ат халкының 43 проценты бөтенләй эчмәгән. Күмешкә куу, бигрәк тә аны сату тыелган, шуңа күрә итәк астыннан сатылган эчемлекләр кыйммәт йөргән. Шулай да ул вакытта ук эчкечелекне җитди проблема дип санаганнар һәм аңа каршы көрәшү юлларын эзләгәннәр. Чиркәүнең аеклык көне уздыру тәкъдиме белән чыгуы да үзенә күрә бер адым булган.

Аеклык көнендә Русиядә шәраб сату нокталары эшләмәгән, исерткеч сату тыелган. Чиркәүләрдә аек тормыш рәвеше алып бару турында сөйләнгән. Тора-бара эре шәһәрләрдә аеклык җәмгыятьләре барлыкка килгән. Алар тәрбияви әңгәмәләр алып барган, эчкечелекнең зыяны турында листовкалар тараткан, башкалада хәтта журнал да чыгарганнар.

Тик хакимияткә большевиклар килгәннән соң, 11нче сентябрьне, ягъни аеклык көнен билгеләп үтү туктатылган, чөнки аның барлыкка килүе чиркәү календарена бәйле дип саналган. Совет заманында эчкечелеккә каршы көрәш билгеле бер көнгә бәйләмичә генә алып барылган. Аеклык көнен билгеләп үтү 2005нче елда гына торгызылды – бу юлы да чиркәү тәкъдиме белән. Аның тагын бер атамасы бар – кырлы стакан көне. Монысы совет заманында ябышып калган рәсми булмаган исеме. Риваять буенча, танылган сынчы Вера Мухина, имештер, нәкъ менә шушы көнне кырлы стаканны уйлап тапкан (чынлыкта, формасын бераз камилләштергән генә). Ә кырлы стакан бездә салып утыру, өч борынга керү белән күзаллана.

Бөтендөнья эчкечелеккә каршы көрәш һәм аеклык көне дә бар, анысы 3нче октябрьдә билгеләп үтелә. Әти-әнисе исерткеч эчемлекләр белән мавыккан америкалы Джон Финч (17 март, 1852 – 3 октябрь, 1887) 15 яшеннән башлап, эчкечелеккә каршы көрәшкән. Үз шәһәрендә беренчеләрдән булып алкоголизм белән көрәш оешмасы булдырган, аек тормыш рәвеше алып бару турында лекцияләр укыган. Шул хәтле бирелеп, үз-үзен аямыйча көрәшкән ки, 35 яшендә бик нык арудан организмы таушалып вафат булган. Ул үлгән көнгә, ягъни 3нче октябрьгә туры китереп, башта АКШта, аннары бөтен дөньяда аеклык көнен билгеләп үтә башлаганнар.

 

САННАР

– «Аек Русия» федераль проекты хисабыннан күренгәнчә, безнең илдә хезмәт яшендәге 76 млн кеше эчә, бу – хезмәт яшендәгеләрнең 85 проценты дигән сүз.

– Яшьләр арасында системалы рәвештә алкоголь эчү елдан-ел арта бара. 2020нче елда, сораштыру нәтиҗәләре буенча, яшьләрнең 53 проценты атнага бер тапкыр булса да эчүен таныган.

– Эчү теләген уята торган факторлар дигәндә, сораштырылганнарның 62 проценты – алкогольгә бәянең кесәгә суга торган булмавын, 52 процент телевидениедә рекламаның йогынты ясавын әйткән.

– Русиядә иң күп кулланыла торган алкогольле эчемлек – сыра. Елына 8,5 млрд литр эчелә, ди. Аннан соң аракы килә – елына бер млрд литрга якын эчелә икән.

– Илдә иң аек төбәкләр булып менә инде берничә ел рәттән Ингушетия, Чечня, Дагстан, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Черкес санала.

– Иң күп эчүче төбәкләр – Ерак Көнчыгыш һәм Русия Төньягы төбәкләре (Архангельск һәм Вологда өлкәләре, Коми һәм Карелия Республикалары, Ненец автоном округы һ.б.), шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе.

– Ә дөньяда 2020нче елда иң күп эчкән илләр Молдавия, Литва һәм Чехия булган.

– Дөньяның 170 илендә «Аноним сәрхушләр» берләшмәсе бар. Иң беренчесе 1935нче елда ук барлыкка килгән. Русиягә 1987нче елда килеп җиткән. Бүген безнең илдә генә дә 700 төркеме бар дип исәпләнә, шул исәптән Казанда да «Аноним сәрхушләр» төркеме эшли. Телефоны – (843) 253-50-13. Сайты: https://aakazan.ru. Әлеге сайтта очрашулар расписаниесен дә карап була.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии