«Татарстан китап нәшрияты – язучының «ипие», ә ипигә кизәнмиләр!»

«Татарстан китап нәшрияты – язучының «ипие», ә ипигә кизәнмиләр!»

Әле берничә атна элек кенә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Археология институтына кушылу ихтималлыгы турында язган идек. Яман хәбәр үзе генә йөрми, ди. Узган атна ахырында «Татарстан китап нәшриятын «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кушарга җыеналар икән» дигән хәбәр таралды. Зыялылар: «Бу кушылу юньлегә түгел!» – дип чаң суга.

Тарих институты беркая да кушылмый, мөстәкыйль булып кала, дип тынычландырдылар үзе. Ә менә Татарстан китап нәшрияты турында андый тынычландыра торган сүзләр ишетелми. Тынычлыкны боза торганнары гына йөри. Дөрес, әлегә «кушарга» дигән рәсми боерык та юк. Тик сүзе йөри, хезмәткәрләр арасында курку таралган, интернетта «без каршы!» дигән петицияләр булдырылган. Утсыз төтен булмаганын барыбыз да яхшы беләбез.

БЮРОКРАТИЯ АРТА, ГОНОРАРЛАР КИМИ…

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева белән сөйләштек. Бу хәбәрнең каян килеп чыкканын аңлатты: «Агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевнең Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин исеменә язган хаты күзгә чалынды. «Оптимизация максатларында, дәүләт акчасын янга калдыру һәм ул акчалар республикадан читкә китмәсен өчен, Татарстан китап нәшриятын «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә филиал итеп кушу мөмкинлеген карарга» дигән эчтәлектә. Хәзер аны «ниндидер хезмәткәр ялгыш аңлаган» дип йомып калдырмакчы булалар. Тавыш күтәрүнең сәбәбе дә шунда: ялгыш карарлар кабул ителмәсен иде. Шул максаттан change.org сайтында петиция булдырдык (актив сылтамасы сайтыбызда. – Авт.)», – дип сөйләде ул.

Петицияне язучылар, журналистлар, татар зыялылары имзалаган. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләрнең дә имзалары күренә.

Бу системада кайнамаучылар кушылуга ни өчен каршы чыгуны, аның нинди начар нәтиҗәләргә китерәчәген аңлап та бетермәскә мөмкин. Атамасында «татар» сүзе булган тагын бер оешманың юкка чыгуы белән генә бетми «минуслар». Калганнары турында Айсылу Галиева сөйләде:

– Кушып кую бик начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Татарстан китап нәшриятына, социаль әһәмияткә ия китаплар бастырыр өчен, елына 53 млн сум акча бүлеп бирелә. Бу – әдәби, фәнни, тарихи, балалар китапларына инде. Моннан тыш Татарстан китап нәшрияты дәреслекләр бастыра. Аннан кергән акчаның еллык бюджеттан артып киткән еллары да булды. Әгәр «Татмедиа»ның филиалы булабыз икән, Татарстан китап нәшрияты юридик зат буларак юкка чыга дигән сүз. Ликвидация процессын узарга тиеш була. Ә дәреслекләрне бастыру хокукы алыр өчен Русия Мәгариф министрлыгының дәреслекләр бастыручылар исемлегенә керергә кирәк. Анда керү өчен махсус шурага мөрәҗәгать итәсе. Ул комиссия ике елга, өч елга бер мәртәбә җыелырга мөмкин. Әгәр безне юридик зат буларак юкка чыгаралар икән, ул исемлектән алып атачаклар. «Татмедиа» дәреслекләр бастыруга яңадан рөхсәт алырга тиеш булачак. Әйткәнемчә, моңа 2-3 ел вакыт китәргә мөмкин. Шушы вакыт дәвамында без дәреслекләр чыгара алмаячакбыз. Ялгышмасам, Татарстанда «Татармультфильм», «Мәгариф-Вакыт», «Хәтер» нәшриятлары дәреслекләр чыгарырга хокуклы. Алар чыгара башлады, ике ел чыгарды, өченче елга «Татмедиа» рөхсәт алып, теге исемлеккә керде ди, тик безнең авторларыбыз киткән була. Тарих, география, биологияне тәрҗемә итүчеләр бөтен Татарстанга бер-ике кеше генә.

Әйтик, мин федераль грантларда катнашу өчен документлар әзерлим. Шул программа буенча соңгы 3 елда 8 китап чыкты. Уңайлы вакытта директорга кереп, документларга кул куйдыра алам. Ә «Татмедиа»га кушылсак, грантларда катнашу да катлаулана. Темаларын аңлату өчен бер барырга, рецензияләрне тикшертү өчен икенче барырга, кул куйдырырга өченче тапкыр барырга кирәк булачак. Вакыт сузылачак. Бюрократия, кәгазь боткасы артачак.

Кушылган очракта гонорарлар кимиячәк. Редакцияләрне «Татмедиа»га кушкан чакта (мин ул вакытта «Ялкын» журналында эшли идем) баш мөхәррирләр каршы булды. Үзегез реклама белән акча эшләячәксез, өстәмә керемнәрегез үзегезгә калачак, хезмәт хакларыгыз артачак, диде җитәкчеләр. Кушылдык. Кайбер редакцияләргә өстәмә керем дә керә башлады. Ә алдагы елга «Татмедиа» шул өстәмә керем хисабына бюджетны кисеп тә куйды. Әйтик, редакция 400 мең сум эшләгән икән, быел да шуның хәтле эшли алырсыз дип, бюджетларын 400 меңгә кистеләр. Язучыларның гонорарлары кимеде. «Идел»нең элекке баш мөхәррире «32 битлек текст өчен 1600 сум гына гонорар түли алам» дип сөйләгән иде. Бик әз бит бу. Әле бездә дә күп дип әйтеп булмый ул гонорарны. 24 биткә 4900 сум, шуңа өстәп тагын 30 процентын түлибез. Шуңа язучыларда эшкә стимул да кимеде. Әгәр «Татмедиа»га кушып куйсалар, безнең язучыларыбыз бөтенләй язмый башлаячак.

Тагын бер әйбердән куркам. «Интертат»ны укыйм мин. Бер җырчы җырлауны ир һәм хатын арасында була торган акт белән чагыштыра, икенчесе ничә егет белән йоклаганын сөйли, өченчесе – ничә партнер алыштырганын. Хәзер нәшриятны кушсалар, «кеше укый» сылтавы белән, безгә дә шундый эчтәлектәге әсәрләр бастырырга күрсәтмә бирелмәсме, дим. Ул вакытта татар әдәбиятының әдәп дигән төшенчәсе бөтенләй юкка чыгачак.

Кушылган очракта кыскартулар да булыр, дибез. Бездә хәзер 72 хезмәткәр. Мин эшкә килгәндә йөздән артык иде. Без бер китапны бастыруга биргәнче 8, хәтта 9 тапкыр укыйбыз. Редакторлар, корректорлар кыскартылса, бу система гадиләштереләчәк. Сыйфатка да зыян киләчәк, хаталар калачак дигән сүз, – дип сөйләде ул.

Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге белән дә, «Татмедиа» белән дә сөйләшеп булмады. Аларга сорауларны рәсми хат итеп юллаячакбыз.

«КУШЫЛУ ЯХШЫГА ИЛТМИ»

«Без кушылуга каршы!» дигән хатны иң беренчеләрдән булып Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Марсель Галиев имзалаган.

– Кушылулар беркайчан да яхшыга китерми. Автономия булырга тиеш. Нәшрият кушылса, киләчәктә китаплар чыгаруда да проблемалар булыр дип уйлыйм. Бу хәлләрне татар теленә һөҗүм дип аңларга кирәк. Татар сүзе кергән нәрсәләр бетеп бара. «Татарстан» поезды – бетте, «Татарстан» кунакханәсе – бетте, университетта татар бүлеге – бетте. Менә шулай әкрен генә кырып баралар, – дип сөйләде ул.

Халык шагыйре, шулай ук Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташ хәбәрне ишеткән, ләкин әле петициягә кул куймаган булып чыкты. Куярга кирәк, диде.

– Кушылу һәрвакыт начар ул. Университетта татар бүлеген кушып куйдылар – шуннан соң бөтенләй бетерделәр. Башка тагын шундый кушылу очраклары бар: авылларны кушып карадылар, мәктәпләрне. Берсе дә яхшыга булмады. Шуңа күрә мин нәшриятны «Татмедиа»га кушуга тешем-тырнагым белән каршы. Нәшрият моңа кадәр бик әйбәт эшләп килә иде бит әле. Белмим, нәрсә уйлап шулай эшлиләрдер. Һәр нәрсә үз урынында булырга тиеш. Әле узган ел гына нәшриятның 100 еллыгын үткәрдек. Быел ТАССРның 100 еллыгындагы сюрприз дип атала инде бу, – дип белдерде ул.

Шагыйрә, Шәриф Камал музеенда оештырылган «Татар китабы йорты» җитәкчесе Луиза Янсуар үзе дә «Татмедиа» карамагындагы редакцияләрдә эшләгән кеше.

– Бу хәбәрне ишеткәч, чын-чынлап борчылдым. Беренчедән, язучы һәм милләтнең бер вәкиле буларак. Татарстан китап нәшрияты – милли бренд. Ул – татарның бердәнбер дәүләт нәшрияты, димәк, сыйфат билгесе, милли йөзе дигән сүз. Әлеге оешма бүгенге заман китап басу трендларын алга сөреп, бер үк вакытта милли кыйбланы билгеләп бара, милли әдәби фондның сагында тора. Аңа бу бурыч дәүләт тарафыннан йөкләнгән. Аны үти ала икән, системаны үзгәртеп коруның ихтыяҗы юктыр, дип фаразлыйм.

Икенчедән, нәшриятның авторы, димәк ки аның бер өлеше дә. Татарстан китап нәшрияты – язучының «ипие», ә ипигә кизәнмиләр! Ни өчен мин һәм Татарстанда яшәүче башка язучылар – нәшриятның авторлары – бу хәбәрне инде «хәл ителә» дигән мөһер астында ишетә? Нәшриятның шурасы, ягъни советы бар дип беләм. Алардан соралганмы? Мин моңа кадәр авыз тутырып, горурланып: «Бездә язучылар китапларын дәүләт нәшриятында бушлай бастырып чыгара ала, башка бик күп төбәкләр бу хокуктан мәхрүм!» – дип әйтә ала идем. Хәзер гонорарлар мәсьәләсе белән ни булып бетәр?

Өченчедән, безнең милли әдәбият дөнья контекстында үз лаеклы урынын билгеләргә тиеш, дигән карашта торучы гади татар кешесе буларак та әйтәм. Мөстәкыйльлек – дәрәҗәңне танулары һәм аны үзеңнең дә тоюың дигән сүз. Шәхси нәшриятлар барлыкка килү, аларның төрле һәм үзбилгеләнешле булулары – бик шәп күренеш. Ләкин төп дәүләт нәшриятының аңа карап роле үзгәрмичә, тирәнәя генә төшәр, дип көтә идем мин.

Без бүген «яңа милли код» язабыз, аны интеллектуаль код буларак күзаллыйбыз. Интеллектуаль йөзе булмаган милләт – милләт түгел. Ә милләтне интеллектуаль милләт итүчеләр – язучылар, галимнәр, төрле мәдәни тармакларда фидакарь хезмәт куючылар; фәнни институтлар, музейлар, архивлар, китапханәләр, мәктәпләр… һәм, әлбәттә, милли нәшрият.

Нәшрият эшчәнлеге ул – тулы бер компетентлы профессионаллар коллективы эшчәнлеге. Анда һәр белгеч үз урынында булырга тиеш. Матбугатта да без бүген оптимизация белән очрашабыз, нәтиҗәдә профессиональлек дәрәҗәсе аксый башлый. Шул ук журналны заманында берничә редактор, корректор укыган, хәзер бу вазыйфалар еш кына берләштерелә. Нәшрият эшчәнлегендә бу тагын да ныграк үзен сиздерәчәк, – дип фикере белән уртаклашты Луиза Янсуар.

СҮЗ УҢАЕННАН

11нче июнь көнне язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова «Фейсбук»тагы сәхифәсендә тагын бер шомлы хәбәр белән уртаклашты.

«Татарстанда чыга торган 12 журналның бишесен генә калдыралар, калганнарын ябалар икән, дигән хәвефле хәбәр алдым. «Безнең мирас», «Идел», «Мәгариф», «Мәктәп», «Казан» журналлары ябыла икән, диделәр, тагын берничәсе туктатыла. Шулай булса, бу бик начар. Тагын милли матбугатка китереп суга, инде тора алмаслык итеп ора… Кем тора бу эшләрнең артында?! Болар бит милләт өчен коронавирустан да куркыныч гамәлләр кылалар. Заманында нинди зур авырлыклар белән ачылган журналлар иде бит алар! Оныттыгызмыни «Идел» өчен ярты гасырга сузылган көрәшне? «Безнең мирас» үзенең затлы укучысын әзерләгән иде. Без бит милли журналларны гына түгел, милли матбагачыларны, белгечләрне, укучыларны да югалтабыз! Аларны хәзер бер җирдә дә хәзерләмиләр, ә элек хәзерләгәннәре урамда калачак» – дип язды ул.

Әлегә бу хәбәрне раслый торган рәсми җавап ала алмадык. «Татмедиа»да төрле редакцияләрдә эшләүче 6 кеше белән сөйләштек. Берсе дә журналларның ябылу яки берләшү хәбәрен ишетмәгән. «Ләкин шулай була калса, бер дә аптырамыйбыз», – диделәр. «Хәзер журналларның кәгазь варианты икенче планга калды бит. «Татмедиа» «сайт, сайт, сайт» дип таләп итә. Үзебезнең социаль челтәрләрне, Телеграм-каналны, YouTube-каналны булдырырга куштылар. Аларны алып бару өчен махсус штатлар керттеләр. Шулай булса да, һәр журналист та сайтка язарга тиеш. Сайтта нәрсә язуың мөһим түгел – укылышлы булуы мөһим. Бездән «посещение» сорыйлар. Сайт күрсәткечләре буенча җитәкчелеккә атна саен хисап бирәбез, рейтингта аска төшмәсәк ярар иде, дип калтырап торабыз. Чөнки аска төшәргә ярамый. Укылышлы булсын өчен, «сары» мәгълүмат, гайбәтләр, яралы язмышлар, аш-су рецептлары, киңәш-табыш ише нәрсәләр бирергә мәҗбүрбез. Кәгазь журналны эшләргә көч тә, теләк тә калмый», – дип зарланып та алдылар.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии