Русиягә – җәйге вакыт, Татарстанга үз вакыты кирәк

Русиягә – җәйге вакыт, Татарстанга үз вакыты кирәк

2014нче елда Путин имзалаган законнан соң, сәгать телен күчерүнең нәрсә икәнен оныткан идек инде. Менә хәзер мәсьәлә тагын куерып маташа. «Бердәм Русия» депутаты ДәүДумага җәйге вакытка күчү кирәклеге турында закон проекты кертте. Әллә шушы вакыйга тәэсир итте шунда, Татарстанда да соңгы вакытта онытыла төшкән сәгать мәсьәләсе баш калкытты. «Мәскәү вакытыннан бер сәгатькә алдарак яшәргә телибез» дигән петиция булдырдылар.

«ДӨРЕС ВАКЫТ»КА КАЙТАСЫ КИЛӘ

2015нче елда Татарстанның үз вакытын булдыру турында петиция булдырылган, бу мәсьәлә Дәүләт Советында да каралган иде инде. Тик шуннан ары уза алмады.

Бу юлы петициянең авторы – дүрт бала анасы Ксения Зарипова. Татарстан вакытын Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алга күчерергә тәкъдим итә ул. Хәзер Самара +1 вакыт поясында яши.

«Татарстан – уникаль төбәк. Җәй көне бездә төнге 2дә яктыра башлый, ә кышын көндезге 3тә караңгы төшә. Республиканың табигый яктылык чыганаклары белән чикләнгән киңлектә булуын аңларга кирәк. Шул сәбәпле көндезге яктылыкның һәр өстәмә минуты алтын бәясенә тора. Вакытны бер сәгатькә алга күчерү электр энергиясен 10 процентка экономияләүгә китерәчәк. Бу экологиядә дә яхшы чагылыш табачак. Республикага килүче туристлар да артачак, сәгатьне күчерү сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясаячак», – диелгән интернетта урнаштырылган әлеге петициядә. Ул Дәүләт Советына адресланган.

Татарстанның табигый вакыты Мәскәүнеке белән туры килми, бу инде күптән исбатланган (гомумән, «дөрес булмаган» вакытта яшәүче бер без дә Киров өлкәсе генә калды бугай инде). Моны Мәскәүдә булып караган һәр кеше аңлый. Аларда таң ничәдә ата да, бездә ничәдә ата. Кышын иртән эшкә барасың – караңгы, кич эштән кайтасың – караңгы. Якты вакыт әллә була, әллә юк – эштә утырып күрми дә каласың. Шуңа өстәп, Татарстанның үз вакыт поясы да бар: Казанда һәм Актанышта кояш бер үк вакытта чыкмый.

Петиция авторы: «Без сездән акча сорамыйбыз, мин сезнең сәяси ихтыяр көчегезне күрсәтүегезне һәм үз сайлаучыларының хокукын яклауны гына таләп итәм», – дип яза. Быел Дәүләт Советына сайлаулар узачак, бәлки, берәр депутатның бу тәкъдимгә күзе дә төшәр әле.

«ҖӘЙГЕ» ВАКЫТ КИРӘКМЕ?

Инде хәзер Русиядә җәйге вакытка кайту ихтималлыгы турында. Бу хакта сүзләр элекке елларда да булмады түгел, булды. Быел менә закон проекты ук кертелде. «Федераль закон проекты кабул ителү яз һәм көз – өч ай дәвамында – тәүлекнең якты вакытын тиешенчә кулланырга, ресурсларны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук Русия гражданнары сәламәтлеген ныгытырга да ярдәм итәчәк», – дип китерә ТАСС агентлыгы закон проекты авторы депутат Андрей Барышев сүзләрен.

Барышев галимнәр белән дә сөйләшкән. Мәскәү дәүләт университетының география факультеты галимнәре, җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, кешеләр ел саен көндезге 200 сәгатьне югалта, дип белдергән. Ягъни русиялеләр кояш яктысыннан гына да мәхрүм калмый, ә электр энергиясен дә күбрәк сарыф итә, электр өчен акчаны да күбрәк түли булып чыга. Болар берсе дә яңалык түгел. Медведев «җәйге» вакытта калу турында карар кабул иткәндә дә билгеле иде бу тезислар, Путин кабат «кышкы» вакытка күчү турында законны имзалаганда да кайберәүләр «кояшны югалтабыз» дип сөйләнеп йөреп карады. Аңа карап тормадылар, законны кабул иттеләр.

Хәзер менә Европа илләрендә сәгать телен күчерүдән баш тартырга җыеналар. Мондый карар узган ел ук кабул ителсә дә, бездәге кебек кисәк үзгәртеп куймадылар, ияләшә тору өчен вакыт бирделәр. Быел Европа бердәм рәвештә «җәйге» вакытка күчте, ә 2021нче елдан башлап, сезонлы вакытка күчми башлаячак. Ә бездә, киресенчә, вакыт күчерүне кабат кертергә тәкъдим итәләр. «Дошман» Европа белән бер төсле булмыйк, дип, кабул итеп куюлары да ихтимал.

Сәгать телләрен мартның соңгы якшәмбесендә – бер сәгатькә алга, ә октябрьнең соңгы якшәмбесендә бер сәгатькә артка күчерергә тәкъдим ителә. Депутат шунысын да искәрткән: бүген илнең күп кенә төбәкләрендә таң бик иртә ата, бу исә халыкта зур ризасызлык тудыра. Барышев сөйләшкән табиблар да вакыт күчерүне хуплаган имеш. Әнә Алексей Катышев исемле табиб-невролог: «Ел фасылына карап, сәгать телләрен күчерүнең сәламәтлеккә бернинди зыяны юк. Киресенчә, бу файдалырак та әле. Галимнәр үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, кеше организмына сәгать телләрен күчерүгә ияләшү өчен бер тәүлек вакыт җитә», – дигән. Тик бөтен табиблар да бу фикердә түгел. «KazanFirst» электрон порталына табибә, медицина фәннәре кандидаты Гүзәл Дубивко болай дип белдергән: «Сезонга карап сәгать телләрен күчерү организм өчен зыянлы. Әйе, бәлки ресурсларны экономияләү өчен әйбәттер ул, ләкин кеше ресурсына, кеше сәламәтлегенә зыян гына китерәбез. Вакытны күчерү адаптацияне, ягъни организмның күнегелгәнчә яшәү гадәтен какшата. Бигрәк тә балаларда. Олыларда исә сәгать күчерү психосоматик авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа өстәп, «җәйге» вакытка күчкәч, йокыдан ияләнгән вакытка караганда бер сәгатькә иртәрәк тора башлыйбыз. Бу исә инсульт һәм инфаркт куркынычын арттыра. Вакыт күчкәндә организмдагы эпифиз гормоннарына да зыян килә, бу импотенциягә һәм эндокрин системасының какшавына китерергә мөмкин».

Ләкин «җәйге» вакытка күчү тәкъдимен керткән депутатның иң төп коралы – вакыт күчкәч, илдә тормыш дәрәҗәсе яхшырак, дигән фикер. Янәсе тәүлекнең якты вакыты 200 сәгатькә арткач, кешеләр бәхетлерәк буласы икән. Сәгать теле күчерүдән генә тормыш дәрәҗәсе яхшырасы булса, закон кабул иткәннәрен көтеп тормыйм, өйдәге бөтен сәгатьләрне күчереп чыгам әле. Яхшы тормышта яшисе килә ләса!

2018нче елга булган мәгълүматка караганда, дөньяның 65 илендә җәйге һәм кышкы вакытка күчү сакланган. Бу илләр әле күптән түгел генә – мартның соңгы якшәмбесендә «җәйге» вакытка күчте. Кытай, Әзербайҗан, Таҗикстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Исландия, Грузия, Япония, Һиндстан һәм башка илләрдә сәгать күчми.

2018нче елда Еврокомиссия вакытны бүтән күчермәскә дигән тәкъдим керткән иде. Европа Союзы илләре сәгать күчерүне 2021нче елдан туктатырга вәгъдә бирде.

ТАРИХ

Сәгать телләрен күчерүнең тарихы 1784нче елга ук барып тоташа. Американың вәкаләтле вәкиле буларак Франциягә килгән Бенджамин Франклин, шәмнәрне экономияләү һәм нәтиҗәлерәк эшләү өчен, җәй көне бер сәгать иртәрәк ятарга һәм бер сәгать иртәрәк торырга кирәк, дигән аноним тәкъдим белән чыга. «20нче марттан башлап, 20нче сентябрьгә кадәр шәм яндырмасаң (ягъни кояш яктылыгы хисабына яшәсәң), 95 млн ливрны (Франциядә 1795нче елга кадәр кулланылышта булган көмеш тәңкә. – Авт.) янга калдырырга була!» – ди ул. Ләкин аның бу тәкъдиме хөкүмәткә барып ирешми.

1895нче елда җәйге вакытка күчү тәкъдимен Яңа Зеландиядә яшәүче Джордж Хадсон кертеп карый. Ул бөҗәкләр җыю белән шөгыльләнә, ә моның өчен көн яктысы кирәк була.

1905нче елда төзүче Уильям Уиллет, йокыга талган Британия авыллары аша иртән атта узганда, җәйге вакытка күчү уе белән яна башлый. Аның уйлавынча, кояш чыкканнан соң урында яту зур хата. Бу фикерен ул ике елдан соң Бөекбритания хөкүмәтенә җиткерә. Әмма мондый вакыт күчешеннән көтелгән икътисадый файда хөкүмәт җитәкчеләренә аз тоела. Шул сәбәпле сәгатьне алмаштыруны даими итү карары елдан-ел кичектерелә килә.

1916нчы елда гына Уиллетның тәкъдимен Германия күтәреп ала һәм, сугыш вакытында күмерне экономияләү өчен, бөтен ил белән җәйге вакытка күчә. Аннан күреп, башка илләр дә сәгать телләрен күчерә башлый.

Русиядә исә беренче тапкыр җәйге вакытка 1917нче елда күчкәннәр, ләкин 1930нчы елда ул бетерелгән. Аннан соң 1981нче елдан гына даими рәвештә җәйге-кышкы вакытка күчү башланган. 2011нче елда ул вакыттагы Президент Дмитрий Медведев сезонлы вакытка күчүне туктату турында карарга кул куйды. Шулай итеп, өч ел буе безнең ил астрономик вакыттан ике сәгатькә алда яшәде. Ә 2014нче елда Президент Владимир Путин сәгать телләрен бер сәгатькә артка күчерү турында закон кабул итте, шуннан бирле илдә вакыт күчми башлады – гел кышкы вакыт белән яшибез.

ИКЕ ТАРАФ

Татарстанның үз вакыты булса…

2015нче елда «Европалы Татарстан» дигән иҗтимагый-сәяси блог авторлары Татарстанда вакытны бер сәгать алга күчерү тәкъдимен күтәреп чыккан иде. Алар моның уңай якларын да, тискәре якларын да санап күрсәтте.

ВАКЫТНЫ БЕР СӘГАТЬКӘ АЛГА КҮЧЕРҮНЕҢ ФАЙДАЛЫ ЯКЛАРЫ

Беренчедән, электр энергиясенә экономия булачак. Халыкара тикшеренүләр күрсәткәнчә, көн озынлыгы күбрәк булган саен, энергия азрак тотыла. Дөрес, вакыт күчкән очракта, иртән электр энергиясе күбрәк сарыф ителәчәк, ләкин ул кичке сәгатьләр хисабына барыбер капланачак. Димәк, электр өчен түләү дә чагыштырмача азрак булачак.

Икенче файдасы – юл һәлакәтләре кимиячәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, эш көне азагында якты сәгатьләр күбрәк булган саен, юл казаларында үлүчеләрнең саны азая. 2002нче елда уздырылган Коате һәм Марковиц тикшеренүе шуны дәлилләгән: кояшның бер сәгатькә соңрак баюы нәтиҗәсендә, машина бәрдергән җәяүлеләрнең саны 13 процентка кимегән.

Вакытны күчерүнең тагын бер файдалы ягы: күбрәк ял итәчәкбез. Кешеләр, гадәттә, ялны кичке сәгатьләргә планлаштыра. Димәк, кояш соңрак байый торган булса, халык өчен яңа ял итү урыннары ачарга мөмкин булачак. Өстәвенә, көн озынлыгының артуы нәтиҗәсендә, ачык һавада ял итүчеләрнең саны да арта. Ә бу инде сәламәтлек өчен файдалы.

Чираттагы плюс: көнчыгышта урнашкан төбәкләр белән хезмәттәшлек артачак. «Европалы Татарстан» блогы белгечләре әйтүенчә, Татарстанның икътисади бәйләнешләренең байтагы Идел буе һәм Урал төбәкләренә туры килә. Вакыт бер сәгатькә алга күчерелсә, бу төбәкләр белән сәүдә әйләнеше 7-11 процентка артачак, ди. «Татарстанның төп партнерлары +1 һәм +2 вакыт поясларында яши. Аларга мөмкин кадәр якынаю безнең икътисад өчен файдага булачак. Безнең белән бер пояста урнашкан Башкортстан, Түбән Новгород, Оренбург, Чиләбе һәм Самара арасында бары тик Түбән Новгород кына безнең кебек Мәскәү вакыты белән яши», – дигән иде «Европалы Татарстан»лылар.

ВАКЫТ КҮЧҮНЕҢ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫ

Кыш көне, әйтик, 23нче декабрьдә Казанда кояш 8:12дә түгел, 9 сәгать 12 минутта чыгачак. Иртүк эшкә барып җиткәч тә, әле һаман караңгы булачак, дигән сүз.

Көнбатыштан Казанга кайту җайсызрак булачак. Казанда вакыт бер сәгатькә алга күчерелсә, Мәскәүдән Казанга барганда бер сәгать югалачак. Мәсәлән, кичке 10да Мәскәүдән Казанга очып киткән очракта, Казанга, хәзерге кебек 23:30да түгел, 0:30да кайтып җитә торган буласың.

Мәскәү телевидениесе тапшыруларын үз вакытында карап булмаячак. Хәзер Самара өлкәсе һәм Удмуртия Мәскәү тапшыруларын «дөрес булмаган» вакытта карый. Әйтик, Мәскәү кичке алтыда күрсәткән яңалыкларны Ижау белән Самара халкы җирле вакыт белән кичке җидедә күрә.

Түрәләргә уңайсыз. Федераль дәрәҗәдә электрон элемтә чаралары ярдәмендә үткәрелә торган киңәшмәләр Мәскәү вакыты буенча уза. Казан бер сәгатькә алга китсә, түрәләргә соңга калып эшләргә туры килергә мөмкин. Әйтик, Мәскәү вакыты белән 17:30га билгеләнгән киңәшмә Казан вакыты белән 18:30да башлана торган булачак. Димәк, түрәләргә эш урынында тоткарланырга туры киләчәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии