Коронавирус. Икенче дулкын кайчан китереп бәрер?

Коронавирус. Икенче дулкын кайчан китереп бәрер?

Сентябрь уртасы. Көзнең дә бер ае узып бара, дип искәртү өчен язуыбыз түгел. Хәтерләсәгез, әле яз көне үк экспертлар коронавирус эпидемиясенең икенче дулкыны да булачак, ул сентябрь ахырларына туры киләчәк, дип фаразлаган иде. Куркыткан ул чор килеп җитте. Икенче дулкынның китереп бәргәнен кайчан көтәргә соң?

Хәтерлисезме, укырга, эшкә дә бармыйча, өйдә утыра идек? Урамга чыгу өчен «Цель 6» (дачага барып кайту), ә күбрәк «Цель 8» (мохтаҗ кешегә дару яки азык-төлек илтеп кайту) дип смс язып җибәрергә кирәк иде. Хәер, урамга чыгудан мәгънә дә юк иде, чөнки күңел ачу һәм сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар, фитнес заллар – азык-төлек кибетләре һәм аптекалардан кала башка бернәрсә дә эшләмәде. Баштарак хәтта парклар да ябык булды. Шулай да ниндидер сәбәп белән урамга чыга калсаң, рөхсәт бирә торган смсың яки эш җиреннән язып бирелгән белешмәң бармы дип, полиция килеп тикшерә иде. Җәмәгать транспортында, кибетләрдә, хәтта ачык һавада битлек яки перчатка кими йөрсәң, саллы гына штраф та чәпиләр иде. Битлек кимичә керсәң, аптекада бернәрсә сатмыйлар иде – хәтта битлек сатып алырга дип кергән булсаң да. Көлке, ләкин чынбарлык. Чагыштырмача күптән түгел – әле язын гына булган вакыйгалар югыйсә. Тик хәзер әнә шулай «хәтерлисеңме?» дип кенә сөйләшергә калды. Кеше психологиясе шулай эшли: күңеленә ошамаганны хәтердән тизрәк кысрыклап чыгарырга тырыша. Чикләүләр, тыюлар белән бергә коронавирусы да онытыла төште. Хәзер перчатка кияргә кирәкми. Битлек киясе үзе, тик анысы да еш кына өйдә онытылып кала башлады. Алай штраф сугып йөрүчеләре дә күренми бит, кибеттә дә рәхәтләнеп битлексез йөриләр, меңәрләгән кеше катнашында Республика көне, аннары сайлау хөрмәтенә концертлар да уздыралар. Коронавирус буенча көн саен чыгып бара торган статистиканы да ничектер гадәти хәл дип кабул итәргә өйрәндек. Тик аңа карап кына коронавирус беркая да китмәде, юкка да чыкмады.

Европада, әнә, вирус яңадан котыра башлаган. Кайбер дәүләтләр әле моны танырга ашыкмый, ә кайберләре «икенче дулкын» дигән сүзне куллана инде. Җәй көне онытылып торган чикләүләр, тыюлар да кабат кертелә. Беренче чиратта – битлекне мәҗбүри кию. Шулай ук төркем-төркем булып җыелуларны да чиклиләр. Әмма язын кертелгән кебек катгый карантин ук булмастыр, мөгаен. Әле язгысыннан соң да икътисад тернәкләнеп китә алмый бит, хәзер тагын бөтен нәрсәне ябып куйсаң, бик авырга туры киләчәк. Мәсәлән, Франция президенты Эммануэль Макрон шундый фикерне җиткерде инде: «Илдә тормышны туктатып тора алмыйбыз, катгый изоляциянең бик күп тискәре нәтиҗәләре булды», – диде. Ә бит Франция хәзер Европада коронавирус белән чирләүчеләр күрсәткече буенча беренчеләр рәтендә бара. Чикләүләр дә кертелә, авыручылар күп булган төбәкләр «кызыл зона» дип тамгалана, шулай да президент, тулы изоляция булмаячак, дип ышандыра. Тулы изоляция дигәндә беренче чиратта ил чикләре ябылу күздә тотыла, әлбәттә. Белүебезчә, Италия, Германия, Испания җитәкчелеге дә Макрон белән бер фикердә – болары матбугатка билгеле булганнары гына әле. Язын Европа Берлегенең 26 дәүләте (Швециядән кала барысы да) калган дөньяга гына түгел, бер-берсенә дә чикләрен япкан иде. Бу хәлнең кабатлануын бер ил җитәкчелеге дә теләми, дисәк, ялгышмабыз. Коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны вакытында Европа Берлеге икътисады 1 триллион евро югалткан. Туристлык хезмәте күрсәтү 75 процентка кимегән. Җәйгә рестораннар гына җанланып китә алды, кунакханәләр һәм авиакомпанияләр кризис чоңгылында кала бирә.

Европа дәүләтләренең күпчелеге Швеция моделен үрнәк итеп күрә, шул юл буенча китәрләр, ахрысы. Швеция – Европа Берлегендә икътисадын туктатып тормаган бердәнбер дәүләт. Анда заводлар да, кафе-рестораннар да, сәүдә үзәкләре дә, ил чикләре дә ябылмады. Кешеләрне «урамга чыгып йөрмәвегез хәерлерәк» дип кисәттеләр, югары уку йортлары ябылды, 50 кешедән күбрәк җыелмаска куштылар – бөтен чикләү шул булды. Болай булганда, коллектив иммунитет тизрәк барлыкка киләчәк, дип аңлатты Швеция җитәкчелеге. Дөрес, коронавирус йоктыручылар һәм үлүчеләр күрсәткече буенча Швеция Европада беренче урыннарны били. Ләкин катгый тыюлар кертелгән Британия белән чагыштырып карасаң, икесендә дә бер тирә кеше зарарланган. Британиягә хәзер икътисадын да торгызырга кирәк әле. Шулай булгач, Европа Берлегенең «Швеция моделе дөрес булган» дигән сүзне торган саен ешрак кабатлавы гаҗәп тә түгел.

Русиядә дә COVID-19 йоктыру очраклары арта башлады. Мәсәлән, августта бераз кимү күзәтелгән иде, ә хәзер яңадан июль ахырында булган күрсәткечләргә чыкканбыз – бер тәүлектә 5 509 кешедә коронавирус расланган. Стопкоронавирус.рф сайтында мәгълүмат секунд саен яңарып тора. Газета типографиягә тапшырылган вакытка илдә коронавирус йоктыручылар саны – 1 068 320, аннан үлүчеләр 18 635 иде.

Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Россия 1» телеканалына хәбәр иткәнчә, коронавирус белән авыручылар саны артуының сәбәбе кешеләрнең ялдан кайтуына бәйле. Чикләр ачылгач, халык диңгезгә ыргылды бит – шуннан эләктереп кайталар, диде министр. Хәзергә чикләрне ябу турында сүз бармый.

Сентябрьдә булырга тиешле икенче дулкын бераз күчкән. Мәсәлән, Роспотребнадзор каршындагы эпидемиология фәнни-тикшеренү институты белгече Александр Горелов икенче дулкын ноябрьдә китереп бәрер дип фаразлый, вирусолог Анатолий Альтштейн NEWS.ru сайтына: «Икенче дулкын Русиядә Яңа ел каникуллары җиткәндәрәк булыр», – дип сөйләгән. Бездә беренче дулкыны да Европадан соңрак килде бит аның.

Шул ук вакытта Русиянең аерым төбәкләре чикләүләрне яңадан торгыза башлады. Мәсәлән, Кемерово өлкәсендә 65 яшьтән олыраклар өчен кабат үзизоляция режимы кертелгән. Мәскәү мэры Сергей Собянин бернинди карантин да кертелми, дип белдерә. Татарстан җитәкчелеге дә, үзизоляция режимы кертергә җыенмыйбыз, дип тынычландырды. Юкса кайбер телеграм-каналлар «20нче сентябрьдән яңа үзизоляция башланасы икән» дигән фаразларны тарата башлаган иде инде. Мәгариф һәм фән министрлыгы да, укулар элеккечә мәктәптә һәм уку йортларында дәвам итәчәк, дип әйтә.

Саклану чараларына килгәндә, җәмәгать урыннарында битлек кию кагыйдәсе дәвам итә (гәрчә без аны «онытып» җибәргәләсәк тә). Тагын Татарстанда җәмәгать урыннарында коронавирус булу-булмауга мониторинг уздыралар. Әйтик, метрода һәм больницаларда агым суларыннан пробалар ала башлаганнар. Биш больницада ишек тоткаларыннан, баскыч култыксаларыннан, лифт төймәләреннән дә анализлар алганнар. Бер җирдә дә коронавирус эзләре табылмаган, дип хәбәр итә Роспотребнадзор. Ике вокзалны, аэропортны да шулай тикшереп чыгарга ниятлиләр. «Өйдә утыру» режимын торгызу турында сүз бармаса да, бөтен дөнья пандемиянең икенче дулкынын каршы алырга әзерлекле булып торырга тели.

Кеше грипп һәм коронавирусны бер үк вакытта йоктырса, бу йөрәк-кан тамыры авырулары башлануга китерергә мөмкин, дип, югары категорияле табиб-оториноларинголог Владимир Зайцевның сүзләрен китерә «Известия» газетасы. Белгеч сүзләренчә, гриппның пневмония һәм йоткылык өсте, бронх, үпкәгә бәйле өзлегүләргә китерүе ихтимал. Коронавирус та, нигездә, бронх-үпкәне зарарлый дип санала. Әгәр ике вирус кушылса, йөрәк-кан тамыры авырулары башлануга сәбәп булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, бу кеше өчен бик тә куркыныч, хәтта аның якты дөнья белән хушлашуы да ихтимал. «Нәтиҗәдә, кеше бик куркыныч ике халәттә кала, организм икеләтә кыенлык кичерә. Вирусның һәркайсы ким дигәндә ике ноктага бәрә», – дип аңлаткан Зайцев. Белгеч фикеренчә, бу куркыныч аеруча хәлсез, өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә яный. Инфекцияне яхшы йокы һәм спорт белән шөгыльләнү ярдәмендә җиңәргә мөмкин, дигән ул.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) коронавирус пандемиясен игълан иткәнгә ярты ел булды. Вирус 188 илгә таралды, барлыгы 28 миллионнан күбрәк кеше чирләде, бер миллионга якын кеше үлде.

Узган якшәмбедә генә дә 308 мең кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу – рекордлы сан, моңарчы бер тәүлектә шуның кадәр кешенең чирләгәне юк иде әле, дип хәбәр итә ВОЗ.

Пандемиядән иң нык зыян күргән илләр – АКШ, Һиндстан, Бразилия. Бу илләрдә хәзер дә авыручылар артканнан арта бара.

Хәзерге вакытта чирләүчеләр саны Испания һәм Франциядә дә кискен арта бара.

Франциядә 10нчы сентябрьдә 10 меңгә якын кешедә коронавирус табылган. Бөтен эпидемия чорында бу – иң зур күрсәткеч. Көчле дәвалау бүлекләрендә пациентлар саны да арта, дип хәбәр итә «Би-би-си». Хәзерге вакытта илнең 42 төбәге – шул исәптән Париж, Лион һәм Урта диңгез яр буендагы барлык шәһәрләр диярлек «кызыл зона» дип игълан ителгән инде. Монда вирус бик актив тарала, дигәнне аңлата бу.

Чехиядә дә берничә көн рәттән коронавирус инфекциясе йоктыручылар күрсәткече рекордлы саннар күрсәтә. Шунлыктан күрше илләр Чехиядән керүчеләргә чикләүләр кертә башлаган. Мәсәлән, Германия Прагадан килүче һәркемнән коронавируска анализ таләп итә. РБК, Чехия хөкүмәтенең вәкаләтле вәкиле Роман Прымуланың радиодан сөйләгән чыгышына нигезләнеп, илдә пандемиянең икенче дулкыны башланды, дип язган иде инде.

Европада зарарланучылар саны буенча Испания беренче урында кала бирә. Илнең сәламәтлек саклау министрлыгы «хәл тотрыклы» дип белдерсә дә, узган пәнҗешәмбедә моңарчы күрелмәгән сан – вирус йоктыруның 10764 очрагы теркәлгән. Испан тәхете варисы, 14 яшьлек принцесса Леонор да карантинда утыра – аның белән бер класста укучы кызда COVID-19 диагнозы расланган.

18нче сентябрьдән Израильдә өч атналык кырыс карантин кертелә. Шулай итеп, Израиль икенче тапкыр карантинга ябылучы беренче дәүләт булачак. Бу чорда илдә икътисади эшчәнлек тулысынча туктатылачак. Мәктәпләр, вузлар, сәүдә үзәкләре ябылачак. Бина эчендә – күп дигәндә 10, урамда 20 кеше генә бергә җыелырга ярый. 9 миллионга якын кеше яшәгән Израильдә соңгы вакытта көн саен 4 меңләп кешедә коронавирус табалар. Тиздән Израильнең төп бәйрәмнәре – яһүдиләр Яңа елы һәм иудаизм бәйрәме Йом-кипур булачак, анда чирне күпләп йоктыру очраклары булуы ихтимал, дип курка ил хакимияте.

Бөекбританиядә «алтау кагыйдәсе» эшли башлый. Урамда алты кешедән дә күбрәк җыелырга ярамый, кагыйдәне бозсаң – штраф. Кагыйдәне беренче тапкыр бозсаң – 100 фунт (якынча 9605 сум) штраф, кабат бозган саен ике тапкырга арта барачак. Тик хәзерге вакытта полиция штраф сукмаска, кешеләргә кисәтү ясарга, кагыйдәне яхшылап аңлатырга гына тырыша, дип яза «Би-би-си». Бу кагыйдәне «сәер» дип атаучылар да шактый, ди. Мәсәлән, дүрт бала анасы Элисон Кир: «Балаларга мәктәпкә йөрергә ярый, ә урамда алты кешедән күбрәк җыелырга ярамый, бу – мәгънәсезлек», – дип сөйләгән.

(Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм «Би-би-си» язмалары нигезендә әзерләнде)

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии