- 18.08.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №32 (14 август)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Ә син мәктәпкә барырга әзерме әле?
Шәһәр урамнарындагы реклама такталары, җәмәгать транспортындагы листовкалар, телевизор-радиолар инде июль азагыннан бирле шулай дип «кычкырып» тора. Бу сорау балалардан бигрәк аларның әти-әниләренә кагыла, билгеле.
Күңелле дә, шул ук вакытта кыйммәтле дә мәшәкать – баланы мәктәпкә әзерләү чоры. Баласы беренче класска баручылар өчен икеләтә кыйммәтле: кием-салымын да, мәктәп кирәк-яракларын да өр-яңаны алырга кирәк бит. «Известия» газетасы язуынча, быел Русиядә баланы мәктәпкә әзерләү уртача 10700 сумга төшә. Бу – узган елгыдан 2 процентка күбрәк, ди. Ләкин «Яндекс.Деньги», «Авито» кебек хезмәтләр чыгарган статистикалар буенча һәм без сораштырган әти-әниләр сөйләвенчә, мәктәпкә әзерләнүгә якынча 20 мең сум кирәк. Алай гына да түгел, инде 2015нче елда ук сату-алуны күзәтеп баручы оешмалар «гадәти Русия гаиләсе баласын мәктәпкә әзерләр өчен 20 мең сумга якын акча сарыф итә» дип белдергән иде. Бу мәгълүматлар интернетта саклана. Дүрт ел эчендә бәяләр үзгәрешсез тормады, артты, димәк, хәзер мәктәпкә әзерләнү дигәндә 20 меңнән зуррак санны да атарга буладыр.
Чат саен урнашкан «20 минут эчендә займ бирә торган» оешмаларның да «урак өсте». «Ә сез әле балагызга уку кирәк-яраклары алдыгызмы? Юк икән, безгә сугылып чыгыгыз – без бөтен кешегә акча өләшәбез!» – дип кызыктырып тора алар. Сорау булмаса, тәкъдим дә булмас иде. Димәк, баланы мәктәпкә әзерләү өчен кредит алучылар бар. Шул рәвешле микрофинас оешмалары аларның тормышларын тагын да төпкә батырырга булыша. Һәм бу гаҗәп тә түгел. 15 мең сум хезмәт хакына эшләп йөргән, шул акчаны коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләгән, ашарына-эчәренә һәм башкага тоткан ата-аналар мәктәп кирәк-яраклары алу өчен 15-20 меңне каян алсын? Илдәге уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан күбрәк булса да, 15 мең алып эшләүчеләр дә әз түгел бездә…
Әле шушы арада Русия финанс министрлыгы ата-аналарга киңәшләр чыгарды. «Баланы мәктәпкә әзерлим дип, ничек бөлгенлеккә төшмәскә» дип атала. «Беренче чиратта иң кирәкле канцелярия әйберләрен генә алыгыз, калганын тора-бара алырга була. Ашауны да кыса төшәргә мөмкин: шуннан янга калган акчаны мәктәп формасы алырга тотарсыз», – дип өйрәтә экспертлар. Үзебезнең ил халкы аңлар, «дошман» Европа һәм Америкага чыга күрмәсен инде бу киңәшләр. Русиялеләр баласын мәктәпкә җыю өчен берничә ай ач торырга мәҗбүр икән, дип аптырарлар. Ә без аптырамыйбыз. Без шулай яшибез.
Гадәт буенча, без дә кибет-базарларны урап, бәяләрне өйрәнеп кайттык. Хәзер кибет һәм базар бәяләре арасында әллә ни аерма юк. Күпләп сата торган кибетләрдә әйберләр базардагыга караганда арзанрак та әле. Өстәвенә, төрледән-төрле акцияләр белән дә кызыктыралар. «Бер пенал алсаң – икенчесе бушка!», «9 дәфтәр өчен түлә – 10 дәфтәр ал!» – нинди генә маркетинг тозаклары кулланылмый. Һәм ул тозакларга эләгүчеләр дә табыла бит! Кеше психологиясе шундый инде: «бушка» дигәнне күрүгә, кул үзеннән-үзе шул әйбергә үрелә. Кирәкме ул әйбер сиңа, кирәкмиме – анысы мөһим түгел. Бушлай бит! Бер пенал урынына икене алдым бит, дип шатланып кайтып китәсең, әле дус-ишләреңә дә мактанасың (нәрсәгә кирәктер инде ул ике пенал?!). Сатучы да шатлана: сатып алучы пеналның бәясен күтәргәнне сизмәде, «бушка» дигән тозакка эләгеп, барыбер ике пеналлык акча калдырып китте бит.
Базарда акцияләр юк, аның каравы сатулашырга була. Әйтик, мин килеп сораганда, малайлар өчен ак күлмәкнең бәясен 480 сум дигәннәр иде, бераздан 400 сумга бирергә риза булдылар. Бәяләр арзан түгел. «Бездә бит сыйфатлы, «фабричный» киемнәр», – ди сатучылар. Хәзер урам базарлары калмады диярлек, урамда сатып утыручыларны да корылма эченә куып керттеләр. Ә электр уты янып торган җылы бина өчен аренда хакын шәп түләргә кирәк. Шуңа күрә базар бәяләре «чибәр» дә.
Кибеткә караганда, базарда сайлау мөмкинлеге зуррак. Малайлар өчен кәчтүм-чалбарның ниндие генә юк: карасы, сорысы, зәңгәре! Кызлар өчен итәк-блузкаларны әйткән дә юк! Хәзер күпчелек мәктәпләрдә бердәм форма бар, аны заказга тектерәләр. Шулай булса да, мәктәп формасын аерым сатып алучылар да күптер, ахрысы. Базарның әллә ничә бүлегендә форма сатып торалар бит. Июль азакларында ук ала башладылар инде, ди сатучылар.
Хәзер мәктәп кирәк-ярагын өйдән чыкмый гына да алырга мөмкин. Интернет кибетләрдә каләм-кәгазен дә, кием-салымын да табарга була. Гадәти кибеттә очрамый торган сирәк товарлар да бар. Әйтик, сулагай балалар өчен әллә нинди җыелмалар бар икән. Эзләнеп утырганда, тагын бер кызыклы әйбергә тап булдык. «Укучы җыелмасы» дигән җыелмада Русия гимны сүзләре, дәүләт гербы һәм әләме рәсемнәре, Русия Президенты сурәте бар. Шушы «бик кирәкле» җыелманың иң арзаны 175 сум тора. Курьер өйгә китереп бирсен, дисәң, өстәп 249 сум түлисе. Кайбер мәктәпләрдә бу җыелманы алуны мәҗбүри итеп куйган булсалар да аптырамыйбыз…
Кибет бәяләре (беренчел кирәк-яракка өстәп, балаларның күзе төшә торган әйберләрне дә барладык):
12 битле дәфтәр – 4 сум 90 тиен
48 битле дәфтәр – 28 сум 90 тиен
96 битле дәфтәр – 54 сум 90 тиен
Каләм – 8 сумнан башлап, 218 сумга кадәр
Көндәлек (юка тышлы) – 25 сум
Көндәлек (каты тышлы) – 104 сум
Пенал – 89 сум 90 тиен
Рәсем ясау өчен альбом – 24 сум 90 тиен
Төсле карандашлар җыелмасы (6 төс) – 32 сум 60 тиен
Акварель буяулары (8 төс) – 44 сум 90 тиен
Фломастерлар җыелмасы (24 төс) – 284 сум 90 тиен
ПВА җилеме – 16 сум 90 тиен
Төсле кәгазьләр җыелмасы (10 төс) – 27 сум 90 тиен
Сыбызгылы очлагыч – 79 сум 90 тиен
Букча – 499 сумнан 4900 сумга кадәр
Кызлар сандалие – 1299 сум
Малайлар ботинкасы (чын тире) – 2999 сум
Спорт аяк киеме – 999 сум
Кызлар блузкасы – 899 сум
Ак бант – 249 сум
Итәк – 1199 сум
Малайлар өчен ак күлмәк – 1299 сум
Кара чалбар – 1899 сум
Базар бәяләре (сатулашсаң, бәяне төшерү мөмкинлеге бар):
Кызлар өчен озын җиңле көрән күлмәк һәм ак алъяпчык – 1200 сум
Ак блузка – 1000 сум (башлангыч бәясе 1800 сум)
Итәк – 1000 сум
Малайлар өчен «тройка» (кәчтүм, жилет, чалбар) – 3000 сум
Ак күлмәк – 400 сум (башлангыч бәясе 480 сум)
Букча – 1200 сум (башлангыч бәясе 1500 сум)
Интернет кибет бәяләре:
12 битле дәфтәр – 2 сум
Дәфтәр тышлыгы (10 данә) – 49 сум
Китап тышлыгы (5 данә) – 53 сум
Пенал – 46 сум
Каләм – 5 сум
Сулагайлар өчен каләм – 75 сум
Кайчы – 70 сум
Сулагайлар өчен кайчы – 167 сум
Циркуль – 120 сум
Бетергеч – 7 сум
Ортопедик букча – 1021 сум
Кызлар өчен мәктәп формасы (жилет, итәк, чалбар) – 1000 сум
Малайлар өчен мәктәп формасы (кәчтүм, жилет, чалбар) – 1999 сум
(800 сумнан күбрәккә алсаң, өйгә китереп бирү бушлай)
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
«Русия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган оешмасы (Роскачество) мәктәп формасын сайлау буенча киңәшләр бирде.
Бала атнага 5-6 көн буе көненә 6-8 сәгать мәктәп формасыннан йөри. Шуңа күрә ул беренче чиратта уңайлы булырга тиеш. Моның өчен аның нинди тукымадан тегелгәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Кайбер ата-аналар синтетика булмаган кием эзли. Ләкин әз генә күләмдә синтетикадан куркырга кирәкми. Ул кушылган кием чыдамрак була, бөгәрләнми һәм гәүдәдә яхшырак утыра. Синтетика йон тукымага кушылган булса, бигрәк тә әйбәт – ул йонның төп сыйфатларын үзгәртми. Шул ук вакытта тукыма составында полиэфир сүсләр, ягъни синтетика (әйтик, полиэстер яки полиамид) 70 проценттан да күбрәк булса, форма парник эффекты тудырачак – тәнне сулатмаячак. Бу кагыйдәләр мәктәп формасының тышкы тукымасына гына түгел, эчлегенә дә кагыла. Әгәр кәчтүм-чалбарның тышкы ягы 70 процентка йон тукымадан торып, эчлеге 100 процент полиэфир сүстән булса, андый кием бала өчен уңайлы һәм куркынычсыз түгел.
Мәктәп формасының эчлеге вискоза яки киҗе мамык тукымадан булса әйбәт, әз генә күләмдә синтетик сүсләр дә кушылган булуы мөмкин. Эчлекнең составы киемнең маркировкасында күрсәтелә. Әгәр күрсәтелмәгән булса, андый киемне алмавың хәерлерәк.
Тукымасы нинди генә яхшы булмасын, киемнең ничек тегелгәненә дә игътибар итәргә кирәк. Форма сайлаганда, җөйләрнең сыйфатына карагыз – алар нык булырга тиеш. Шулай ук молнияләрне дә яхшылап карап чыгарга кирәк: аны көнгә берничә тапкыр ачып ябарга туры киләчәк, димәк, сыйфатлы итеп тегелгән булуы зарур.
Киемнең тышкы кыяфәтенә генә түгел, маркировкасына да күз салыгыз. Анда «балалар өчен», «мәктәп яшендәгеләр өчен», «яшүсмерләр өчен» дигән сүзләрне эзләгез. Әгәр андый сүзләр юк икән, кием олылар өчен дип әзерләнгән һәм яшерен рәвештә үзгәртеп тегелгән булырга мөмкин. Ә олылар киеменә таләпләр алай ук катгый түгел.
Шулай ук маркировкада киемнең кайсы илдә тегелгәне, җитештерүченең исеме, киемнең атамасы («кызлар сарафаны», «малайлар чалбары» һ.б.), эшләнү вакыты, үлчәме, базарда әйләнешкә чыгуның бердәм билгесе, товар билгесе (булган очракта), натураль һәм химик чималның күләме (процентларда), киемне куллану (саклау, юуу) буенча инструкция язылган булырга тиеш.
Маркировкада язылганнарга ышанып бетмәсәгез, сатучыдан киемгә сертификатны сорый аласыз. Сертификатның «Продукция» дигән бүлегендә язылганнар маркировкада язылганнар белән туры килергә тиеш. Әгәр сатучыда сертификат булмаса яки ул аның номерын әйтә алмаса, сагаерга кирәк. Сертификатның дөреслеген Росаккредитация сайтында тикшереп карарга була.
ИГЕЛЕКЛЕ ЭШ
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2007нче елда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дигән хәйрия акциясенә старт биргән иде. Ул бүген дә дәвам итә. Аның кысаларында аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-ана белән яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар таратыла башлады.
Быел әлеге акция 1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә үк башланып китте. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына караганда, 2019нчы елда республикада 7500дән күбрәк 1нче класс укучысы һәм 20 меңгә якын 2-11нче класс укучысы ярдәмгә мохтаҗ. Июль азагына 2 меңләп укучыга букчалар таратылган иде инде. Кайбер районнарда бүләккә букча гына түгел, мәктәп формасы да бирәләр, дип хәбәр итә министрлык. Акциядә актив катнашучылар исемлегендә Әгерҗе, Әлки, Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Түбән Кама, Тукай районнары һәм Казан шәһәре бар. Бу акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.
МӘКТӘП ЯҢАЛЫКЛАРЫ
- Уку елы башланганчы, Татарстанның барлык белем бирү йортларын полицияне ашыгыч чакырту кнопкасы белән җиһазлау ниятләнә. Бүгенгә республикадагы мәгариф учреждениеләренең 92 процентында шундый җайланма куелган инде.
- Татарстан белем бирү йортларында коррупция турында мөрәҗәгатьләр өч тапкырга кимегән. 2018нче елның 1нче августына коррупция белән бәйле 100 мөрәҗәгать теркәлгән булса, 2019нчы елның 25нче июленә 33 мөрәҗәгать кабул ителгән.
- Бу уку елында Казанда 38 мәктәп рестораны ачылачак. Аларның 36сы – элеккеге ашханәләр. Алар капиталь төзекләндерелә, яңа җиһазлар һәм эшләүчеләр өчен махсус киемнәр кайтарыла. Ашханәдән ресторан ясау өчен Казан бюджетыннан – 170 млн, шәһәрнең Азык-төлек департаменты казнасыннан 19,4 млн сум бүлеп бирелгән. «Мәктәп рестораны» проекты 2012нче елда ук башланып киткән иде, 7 ел эчендә 27 ашханә ресторанга әйләнде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии