Куркыныч газ: ике атна эчендә ике шартлау

Куркыныч газ: ике атна эчендә ике шартлау

Шартлаулар күбәеп китте әле. Магнитогорск шәһәрендә 31нче декабрь иртәсендә булган шартлаудан айнып бетәргә дә өлгермәдек, Ростов өлкәсендә дә шундый ук фаҗига булды. 14нче гыйнварда Шахты шәһәрендә күпкатлы йортта көнкүреш газы шартлады.

БАРЫСЫ ДА ТӘРТИПТӘ БУЛГАН, БЕР АЙДАН ШАРТЛАГАН

Җирле МЧСка хәбәр иртәнге сәгать 6:18дә кергән. Тугыз катлы йортта газ шартлап, сигезенче һәм тугызынчы каттагы фатирлар җимерелгән, җиденче катта стеналар чатнаган. Бәхеткә, Магнитогорскидагы кебек подъезды белән үк ишелмәгән. Алай ук булса, зыян күрүчеләр саны бик күп булыр иде. Хәрабәләр арасыннан 43 кешене коткара алдылар. Газетаны типографиягә тапшырганда, ике кешенең үлгәнлеге билгеле иде. Берничә кешене эзләү һаман да дәвам итә. Өметсез шайтан, дисәләр дә, тәүлектән артык хәрабәләр астында яткан ул кешеләр исән түгелдер шул инде.

Йорттан 140 кеше эвакуацияләнгән. Шартлауның сәбәбе – газ җайланмасын дөрес кулланмау, дип баралар. Газ баллоны шартлаган булу ихтималлыгы да бар. Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин фәрманы буенча, җинаять эше кузгатылды. Әлегә билгеле булган бөтен мәгълүмат шушы.

Газ шартлау Русиягә генә хас күренеш түгел. Газның, гомумән, шартлау куркынычы зур. Димәк, кайда ул бар – шунда шартлау ихтималлыгы да бар, дигән сүз. Әнә Парижда узган атнада пекарня шартлады. Сәбәбе – шулай ук көнкүреш газы. Бинада башта янгын чыга, ә янгын сүндерүчеләр килеп, утны сүндерә башлагач, көчле шартлау яңгырый. Ике янгын сүндерүче һәлак булган, диелә.

Ләкин безне беренче чиратта үзебезнең илдә булган хәлләр кызыксындыра. Һәр йортта диярлек газ бар, димәк, һәрберебез куркыныч астында яши дигән сүз. Кемнәрдер йортын газ баллоны ягып җылытырга мәҗбүр – үзләрен икеләтә куркыныч астына куялар дигән сүз. Шахты шәһәрендәге йортта да бик салкын булган, кешеләр, җылыну өчен, газ конфоркаларын ачып куя торган булганнар, дигән сүзләр ишетелә башлады инде.

Шартлау булган йортта газ җиһазларын 2018нче елның язында тикшергәннәр – «Газпром» шулай дип хисап тотты. Барысы да тәртиптә булган. Ләкин бу йортта яшәүчеләр газ чыгып утырудан зарланган. Газ хезмәтенә шундый мөрәҗәгать соңгы тапкыр узган елның 10нчы декабрендә кергән булган. Нәкъ бер айдан – шартлау. Бүген «барысы да әйбәт иде» дип сөйләүдән ни файда – фаҗига булды бит. Хәзер мондый хәлләрне башка булдырмау турында уйларга кирәк.

Уйлау дигәннән, төрле тәкъдимнәр яңгырый башлады инде. Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары көнкүреш газына зәһәр исле махсус матдә кушарга тәкъдим итте. Имеш, газ чыгып утыра башласа, кешеләр шул зәһәр исне сизеп алачак һәм белгечләрне чакыртачак. Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитет рәисе Галина Хованская йортларга газ чыгып утыра башласа, үзлегеннән сүнә торган системалы плитәләр урнаштырырга тәкъдим итте. Ләкин бу тәкъдим гамәлгә кертелсә дә, ул плитәләрне кешеләрнең үзләренә куярга туры килер, мөгаен. Үз акчаларына. Димәк, бөтен кеше дә ризалашмаячак. Илдәге бөтен йортларга мондый җайланма урнаштыруның бик озакка сузылачагын да аңларга кирәк.

ГАЗ ТЕРРОРЧЫДАН КУРКЫНЫЧРАК

Магнитогорскида шартлау булгач та, башка килгән беренче уй –«теракт микән?». Хәер, тикшерүчеләр актык сүзне әлегәчә әйтмәде. Ростов өлкәсендә шартлау булганын әйткәч тә, бер танышым, әллә ни гаҗәпләнми генә: «Терактмы?» – дип сорап куйды. Аны да аңларга була: соңгы елларда илдә теракт сәясәте алга сөрелә бит. Урамда хуҗасыз пакет ята – эчендә теракт ясарга дип әзерләнгән бомба булуы ихтимал, берәр фаҗига була – иң беренче эш итеп теракт версиясе тикшерелә, шикле кешеләргә террорчы ярлыгы тагыла. Югарыда алып барыла торган сәясәт әкренләп халыкка да сеңә бара. Шуңа хәзер бөтен фаҗигадә теракт эзен эзлибез.

Терактларны булдырмый калып, алдан кисәтеп була. Теракт көн саен булмый да. Көнкүреш газы шартлаудан күбрәк кеше кырыла. Рәсми статистика менә нәрсә ди: 2017нче елда Русиядә теракт гамәлләре аркасында – 16, ә көнкүреш газы шартлаудан 22 кеше үлгән. 2018нче елда терактларда – 8, газ шартлаудан 50дән күбрәк кеше һәлак булган. Шуларның 39ы – әлеге дә баягы Магнитогорскида булган шартлауда, бер йортта яшәүчеләр. Уйландыра торган статистика.

Газ шартлауны алдан фаразлап та булмый диярлек. Әнә бит, Магнитогорскида шартлау булган йортны да ярты ел элек кенә тикшергән булганнар. Бөтен газ җайланмалары да тәртиптә дип табылган. Коррупциягә баткан илдә ул тикшерүнең гадел булу-булмавы да шик тудыра әле. Ләкин тикшерү гадел үткәрелеп, чыннан да барысы да тәртиптә булса да, ярты ел эчендә нәрсә генә килеп чыкмас. Газ ике тикшерү арасында да шартларга мөмкин. Тикшерүләрне ешрак үткәрер идең – акча юк (гәрчә коммуналь түләү бәяләрен арттырып торсалар да). «Фаҗигадә һәлак булганнарга түләнә торган» бюджетны фаҗигане булдырмый калуга юнәлдерсәң иде ул…

Газ шулай куркыныч булгач, аны электр белән алыштырырга булыр иде. Казанда 10 каттан биегрәк булган йортларга газ кертелми – куркынычсызлык техникасы буенча шулай. Аның урынына электр плитәләре, электр җылыткычлары куела. Ләкин электр газга караганда кыйммәтрәк. Безнең кесәдән чыгасы акча бит ул. Магнитогорскида шартлау булганнан соң, кешеләргә фатирларына электр плитәсе куярга тәкъдим иткәннәр, барысы да баш тартканнар әнә. Кыйммәткә чыга, безгә газ да ярап торыр инде, дигәннәр. Әле ике атна элек кенә чүттән генә үлми калган кешеләр бу. Алар да гомер бәһасе хакында түгел, электр бәясе турында уйлый. Шулай уйларга мәҗбүр. Чөнки бездә гомер бәһасе үлгәннән соң гына билгеле була, яшәгәндә акча турында уйламый, бәяләрне исәпләми хәлебез юк – иле шундый…

Рәсми статистика буенча, 2017-2018нче елларда гына да Русиядә көнкүреш газы шартлауның 44 очрагы теркәлгән

ФИКЕР

– Бүген Русиядә 10нан азрак катлы йортларда (фатирлар стандартларга туры килә торган биеклектә булганда, йортның биеклеге – 27,5 м) газ җиһазларын куллану мөмкинлеге бар. Бу чикләү турында (йортның катлары 10нан артса, анда газ кертергә ярамый) элегрәк бөтен төзүчеләр дә белә иде. Ул 2003нче елда гамәлгә кертелгән СНиПта да күрсәтелгән иде. Ләкин 2011нче елда СНиП үзгәртелде һәм анда бу чикләү турында телгә алынмаган. Мәскәүдә 25 катлы йортка да газ кертергә рөхсәт бирә торган норматив бар хәтта (Мәскәү шәһәре төзелеш нормалары).

Чынлыкта КҮПКАТЛЫ ТОРАК ЙОРТЛАРДА ГАЗ КУЛЛАНЫЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ. Аның урынына электр кулланылырга тиеш. Газ элек тә куркыныч булган. Технологияләр алга киткән заман булса да, хәзер дә куркыныч. Тик, кызганыч, бу турыда бик аз сөйлиләр.

Газның шартлау ихтималлыгы бик зур. Һәм шартлау никадәр биектәрәк булса, җимерелү радиусы да шулкадәр зуррак булачак. Моннан тыш, газны 10 кат биеклегенә кадәр күтәрү өчен, махсус җиһазлар урнаштырырга, зур басымны чыдата торган газ торбалары куярга кирәк. Бу махсус җиһазларга фатирдагы газ җайланмалары да (плитә, су җылыткыч) туры килерлек булырга тиеш. Тик төзүчегә мондый махсус җайланма кую отышлы түгел. Ул артык чыгымлы, мәшәкате дә күп. Шуңа күрә газны кертүен кертәләр, тик киләчәктә ничек булып бетәчәге турында гына уйламыйлар. Менә шушындый шартлаулар белән бетә дә инде…

Лев Шлосберг, «Яблоко» партиясенең федераль политкомитет әгъзасы (чыганак: «Эхо Москвы»)

СТАТИСТИКА

Көнкүреш газы шартлау – Русиягә генә хас күренеш түгел. Ләкин безне беренче чиратта нәкъ менә үзебезнең илдә булган фаҗигаләр кызыксындыра. Соңгы елларда булган иң җитди 10 очракны барладык.

2000нче ЕЛ, ХАБАРОВСК

8нче февраль иртәсендә Артёмовская урамында урнашкан торак йортта газ шартлый. Биш катлы йортның бер подъезды тулысынча җимерелә, 13 кеше үлә, дүрт кеше яралана. Шартлауның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклый алмыйлар. Бер фараз буенча, газ торбасы киселгән, шуннан подъездга газ чыгып утырган, кемдер шырпы кабызгач шартлаган булуы ихтимал.

2002нче ЕЛ, МӘСКӘҮ

20нче августта төнге сәгать 11дә Академик Королев урамы, 32 адресы буенча урнашкан биш катлы хрущёвкада шартлау була. Өченче каттагы фатирда газ шартлый. Хуҗаларның саксызлыгы аркасында килеп чыккан дип табыла. Нәтиҗәдә, сигез кеше үлә.

2004нче ЕЛ, АРХАНГЕЛЬСК

16нчы март төнендә Совет Космонавтлары урамында 120нче йорт шартлый. Тарихка яңа заман Русиясендә булган иң эре фаҗигаләрнең берсе булып кереп калган шартлау бу. Тугыз катлы йортта чыккан шартлау нәтиҗәсендә 58 кеше һәлак була. Шартлау исерек слесарь аркасында килеп чыккан дип табыла. Аны эшеннән кыскарталар һәм ул, үч итеп, өч йортта газ вентильләрен ача. Гаепле дип табылган слесарьне 25 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

2008нче ЕЛ, КАЗАН

9нчы гыйнварда Кече Печерская урамында урнашкан өч катлы йортта шартлау була. Төнге сәгать беренче яртыда бер фатирда газ баллоны шартлый. Берничә кешене хәрабәләр арасыннан коткара алалар, җиде кеше үлә.

2008нче ЕЛ, ЖЕЛЕЗНОВОДСК

Казанда булган вакыйгадан соң берничә көннән – 14нче гыйнварда – Ставрополь краеның зур булмаган шәһәрендә хрущевкада шартлау була. Фатир хуҗасы газны сүндерергә оныткан була, газ чыгып утыра. Шартлау нәтиҗәсендә дүрт фатир җимерелә, алты кеше үлә. Үлүчеләр арасында иң яше – җиде айлык бала.

2011нче ЕЛ, ВЛАДИКАВКАЗ

25нче июнь көнне Төньяк Осетия башкаласында бер шәхси йортта туй бара. Кояш астында, өстәвенә, янып торган мичләргә дә якын торган өч газ баллоны шартлый. Туйда булган 300 кешенең 55е төрле дәрәҗәдә зыян күрә, тугыз кеше үлә. Шартлаган баллоннарның хуҗасына (ул кияү егетенең абыйсы була) ике ел ярым колония җәзасы бирәләр.

2012нче ЕЛ, ӘСТЕРХАН

Шартлау 27нче февральдә көндезге сәгать берләр тирәсендә була. Островский урамында урнашкан йортның башта беренче ике каты җимерелә, берничә минуттан подъезд тулысынча җимерелә. Хәрабәләр арасыннан 26 кешене чыгаралар, ләкин аларның 11е үлә. 62 гаилә торыр җирсез кала. Әлеге йортта яшәүче берәү үз-үзенә кул салырга уйлый, шуңа газны ачык калдырган була – тикшерү нәтиҗәсе шундый.

2013нче ЕЛ, ТАУАРТЫ ҖИРЛӘРЕ БИСТӘСЕ

11нче ноябрьдә Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад районына караган кечкенә генә бистәдә (Загорские Дали) көчле шартлау була. Күпкатлы йортта ремонт ясаганда куркынычсызлык техникасын бозалар. Шартлау дулкыны шул хәтле көчле була ки, 50 метр радиустагы барлык йортларның тәрәзәләре коелып төшә. 11 фатир тулысынча эштән чыга, җиде кешенең гомере өзелә.

2016нчы ЕЛ, РЯЗАНЬ

23нче октябрьдә иртәнге 5ләр тирәсендә өр-яңа кирпеч йортның унынчы катында шартлау яңгырый. Соңрак ачыкланганча, бер фатирда счетчикка тоташа торган торбаның гайкасы борылып җитмәгән була, шул сәбәпле пропан фатирга тула. Шартлау нәтиҗәсендә өч фатир – тулысынча, тагын бишесе өлешчә җимерелә. Җиде кеше һәлак була, 16 кеше яралана.

2017нче ЕЛ, ИЖАУ

Шартлау 9нчы ноябрьдә шәһәр читендәге Удмурт урамында була. Тугыз катлы йортның почмак өлеше ишелә, җиде кеше, шул исәптән ике бала үлә. Шартлау булган фатирның хуҗасы исән кала. Миңа ниндидер тавыш газны ачарга кушты, шуңа ачтым, дип сөйли ул соңыннан. Аны психиатрия клиникасына җибәрәләр.

Чыганак: life.ru

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии