«Жигули»да закон кабул итеп булырмы?

«Жигули»да закон кабул итеп булырмы?

Түрәләр «Жигули»га утырачак. Президент Владимир Путин Русия чиновникларына үзебездә җитештерелгән автомобильләргә күчеп утырырга әмер бирде. Президент әйткәч, үтәлергә тиеш. Тик кайчан күчеп бетәрләр: биш ел кирәк булырмы, унмы?..
КҮЧЕРӘЛӘРМЕ, ЮКМЫ?
«Министрлыклар, ведомстволар чит ил автомобильләрен сатып алуны дәвам итәргә кирәк, дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Мин моңа каршы һәм бөтенләй кертмәскә кирәк, дип саныйм. Хөкүмәт органнары бары тик Русия автомобилендә генә йөрергә тиеш», – дип белдерде Русия Президенты эшкәртү сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуда.
Владимир Путин сүзләренчә, бу үзебезнең автомобиль брендын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Түрәләр халыкка үрнәк күрсәтергә тиеш, аларга карап, гади халык та чит ил машинасын күзләүдән туктап, Ватанныкына күчәчәк икән. 
Чиновникларны Русия машиналарына күчерү идеясе белән «Бердәм Русия» депутаты Солтан Хамзаев та чыгыш ясаган иде. Аның сүзләренчә, бу иң беренче чиратта сенаторларга һәм Дәүләт Думасы депутатларына кагылырга тиеш. Финанс министры Антон Силуанов, үз чиратында, аның ведомствосы дәүләт ихтыяҗлары өчен Ватан автомобильләрен сатып алуда беренче булып катнашырга әзер булуын белдерде. Әйткән сүз – аткан ук, дигән мәкаль гади халык арасында гына эшли күрәсең, әлегәчә Русия автомобиленә тулысынча күчеп утырган түрәләр турында мәгълүмат булмады. Әллә күчеп тә, халык күзенә күренергә куркалармы икән?.. 
11нче июльдә Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин: «Безнең хакимияттә, мөмкин кадәр тизрәк Дәүләт Думасы автопаркын «Лада» һәм «Москвич» белән тулыландырырга кирәк. Шуңа күрә, әйдәгез, бу эшне башкарыйк», – дип билгеләп үткән иде. «Депутатлар Президентыбыз Владимир Путин карарын хуплый, чөнки автомобиль җитештерүчеләребезгә дәүләт ярдәме кирәк. Мондый таяныч белән Русия компанияләре машина җитештереп чыгару эшен җайга салачак», – диде түрә. Ул шулай ук кайбер депутатларның инде рус автомобильләрендә хәрәкәтләнүен дә искәртте. Әйтик, Русия Президенты Владимир Путин күптән шундый машинада йөри икән. 
Берничә көннән соң, 16нчы июльдә, спикер «Телеграм» каналында сораштыру оештырды. Ул язылучыларыннан: «Башкарма хакимият органнары, депутатлар, бюджет учреждениеләре, дәүләт корпорацияләре өчен Русия автомобильләрен сатып алуны дөрес дип саныйсызмы?» – дип сорады. Нәтиҗәдә, 208 мең кешенең 90 проценты «әйе» дип җавап бирде. 
БЕЗДӘ ҖЫЕЛГАН – ДИМӘК, БЕЗНЕКЕ
Президент боерыгы үтәлергә тиеш. Әмма бер әйтеп кенә аңлашылмаска да мөмкин. Аннары, сүзләр документта теркәлмәгән, димәк, үтәмәсәң дә куркыныч түгел. Хуш, шулай булсын. Әмма түрәләр арасында да бер әйтүгә колак салучылар бар икән. Шундыйларның берсе – Калининград өлкәсе башлыгы Антон Алиханов. Губернатор белдергәнчә, ул инде күптән «Русия» автомобилендә, ягъни «Фольксваген Тигуан» машинасында йөри.
«Московский комсомолец» хәбәренчә, түрәнең элеккеге хезмәт автомобиле дә Русиянеке булган. Исеме дә нәкъ урысча – «Митсубиси Аутлендер». Безнең ил машиналарымыни соң болар, дип сорарсыз, бәлки. Юк, ләкин Антон Алиханов сүзләренчә, әлеге машиналар Русия территориясендә җыелган. Димәк, машина запчастьләре чит ил төбәкләреннән кайтарылган очракта да, ул Русиянең берәр төбәгендә җыела икән, ул инде Ватан машинасы дигән сүз! Түрә акылы белән эш итсәк, немец физигы Альберт Энштейн Русиягә кунакка килеп, берничә көн торып киткән икән, без аның турында «ватандаш» дип сөйләп, бер дә ялгышмаячакбыз.
Антон Алиханов атап үткән әлеге машиналарны немец һәм япон компанияләре чыгара. Аларның Русиягә бернинди катнашы юк. Сүз уңаеннан, немец автомобиль компаниясен барлыкка китерү идеясе Русиянең дошманы – Адольф Гитлерга барып тоташа. 
Халыкка кайсы түрәнең нинди машинада утырып йөрүе мөһим түгел анысы. Иң мөһиме – халык турында уйласыннар. Әгәр дә алар өчен шундый «Русия» автомобильләрендә йөргәндә законнар чыгару яки илнең киләчәге турында уйлау уңайрак икән, безгә ни – йөрсеннәр. Тик шар ярып: «Мин күптән Ватанныкын сайладым», – дип кычкыру гына бер дә матур күренеш түгел. 
Халыкка хезмәт юлында түрәләрнең рәхәт, имин һәм уңайлы тормышка, шул исәптән йомшак машина утыргычына омтылышлары шулкадәр зур ки, алар, фигуралы рәвештә әйткәндә, биек манарадан Президентка һәм аның таләпләренә төкереп карарга мөмкин. Интернет-басмаларның берсе исәпләвенчә, Президентның әлеге чыгышыннан соң, дәүләт структурасы башлыклары 53,5 миллион сумлык, ким дигәндә, алты чит ил машинасын сатып алу өчен тендер игълан иткәннәр. Беткә үч итеп тун ягу нәкъ шушы инде.
Тик сорау ачык кала: нәкъ менә Русия автопромы продукты дип нинди машиналарны санарга соң? Законда хәзерге вакытта «Русия продукты» терминын билгеләүче аерым таләпләр юк, бары тик «РФ территориясендә җитештерелгән продукт» кына бар, дигән фикерен җиткергән «Известия»гә автопром буенча бәйсез консультант Сергей Бургазлиев.
Хөкүмәтнең 719нчы карары ил территориясендә сәнәгать продукциясен җитештерүне раслаучы критерийларны үз эченә ала, әмма хәзер алар шактый либераль. «АвтоВАЗ» җитештерүне локальләштерү белән актив шөгыльләнергә тырыша, әмма импортны тулысынча алмаштыру турында сүз алып барып булмый. Аның моңа көче дә, мөмкинлеге дә җитмәячәк. Әлегә Русия әзер машина детальләре сатып ала һәм шулардан машиналар җыя, ди белгеч. Шулай булгач, Антон Алихановны сүгеп бер дә дөрес эшләмибез икән, җәмәгать! 
ТАЯКНЫҢ БАШЫ КАЙДА?
Чиновникларны үзебездә җитештерелгән автомобильләргә күчереп утырту идеясе бер быел гына тумады. 1997нче елда Русиянең беренче президенты Борис Ельцин Хөкүмәттәгеләр өчен чит ил маркалары сатып алуны тыю турында боерык имзалады. Бу идеяне дәүләт башлыгына беренче вице-премьер Борис Немцов тәкъдим итә. Шуның өчен чиновниклар һәм матбугат тәнкыйтенә дә дучар була ул. Ләкин барысына да түзә. Өстәвенә, мәрхүм Немцов чиновникларны «Волга»дан файдаланырга чакыра, үзе дә шунда йөрүен дәвам итә. 
Мәскәү мэры Юрий Лужков 1998нче елда шулай ук «Москвич»ның люкс вариантларын булдыру идеясен хуплый. Бу вакытта да уңайлылык артыннан куу булган икән. Юрий Лужков заводның реклама акцияләрендә дә катнаша әле. Әйтик, Новосибирскига кадәр «Москвич»лар автоузышында катнаша. Бу марканың күпчелек машиналары Мәскәү чиновниклары һәм алар белән бәйле оешмалар тарафыннан актив кулланыла, дип яза «Коммерсантъ». Чынлыкта Ельцинның боерыгы үтәлми. 1999нчы елда ук үзенең указы белән ул берничә ел элек басылган актны, шул исәптән, чит ил автомобильләрен сатып алу турындагы боерыгын көчен югалткан дип таный.
2012нче елның апрелендә Владимир Путин дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына «РФ территориясендә һәм Бердәм икътисади киңлектә җитештерелгән автомобиль техникасын гына сатып алырга кирәк» дип белдерә. Ягъни Русия, Белоруссия яки Казахстан территориясендә җыелган машиналарны гына сатып алу рөхсәт ителә. Аңлашылганча, бу да чынга ашмаган гади сүз булып кала.
Шунысын да ассызыклап үтү мөһим: түрәләр өчен таләпләрнең үтәлү срогы бар. Әйтик, Русия түрәләре үзебезнең ил машиналарына акрынлап, биш ел эчендә күчә ала. 
– Минемчә, биш ел эчендә күчеп бетәргә була. Бер машинадан икенчесенә ияләнү дә күп вакыт таләп итә, – дигән фикердә депутат, финанс базары буенча Дума комитеты башлыгы урынбасары Олег Савченко.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Думасы Советы 18нче сентябрьдә депутатларны Русиядә җитештерелгән автомобильләргә күчерү мәсьәләсен тикшерәчәк. Бу Мәскәүдә депутат машинасына да, төбәктә халык сайланган хезмәт автомобиленә дә кагыла. Тагын нәрсәләр уйлап табарлар – көтәргә кала.
БӘЯСЕ – ТҮРӘЛӘРНЕКЕ
Мәскәүнең «Москвич» автозаводы җитештергән яңа «Москвич 3» һәм «Москвич 3е» машиналарын яз айларында ук сатуга чыгарган иде. Ул Русиянең төрле төбәкләрендә сатуга чыкты. Беренчесе 1,5 литрлы турбодвигательле, куәте 150 ат көченә ия. Автомобиль түбәсенә электр ярдәмендә ачыла торган люк урнаштырылган. Утыргычларны җылыту системасы һәм санлы приборлар панеле генә юк. «Москвич 3» версияләренең бәясе трансмиссия төреннән генә аерыла: МКП белән кроссовер 1 970 000 сум тора, ә вариаторлы «Москвич 3» 2 035 000 сум. «Москвич 3е»ның бәясе дә рәсми расланган – 3 500 500 сум. 
ФИКЕР
«Известия»: Һәр чиновник та Президентның фикерен хуплаган инде, дип нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз. Тула Өлкә Думасының ЛДПРдан депутаты Александр Балберовның бу хакта үз фикере бар:
– Мин моны хуплыйм. Һәм мин бу хакта күптән әйтә килдем. Эш шунда ки, безнең бүгенге көндә дустанә булмаган илләребез бар. Руссия Федерациясе чиновниклары утырып йөргән автомобиль маркалары – нәкъ менә шул илләрнеке. Автомобиль детальләре юк – җитештерүчеләр безне ташлап киттеләр. Мин моны 4 ел элек үк күрдем. Бу булырга тиеш иде. Һәм ул вакытта ук мин чит ил машиналарыннан үзебезнекенә күчеп утырырга кирәклеген әйттем. Тик Русия модельләренә түгел, ә Русия территориясендә безнең белән дус булган илләрнең ярдәме белән җитештерелгәннәренә.
Безнең Тула өлкәсендә искиткеч автозавод бар – менә шушы завод машиналарына күчеп утырырга кирәк! Мин Тула предприятиеләренең акчалары монда калуын телим. Ни өчен мин, мәсәлән, «Москвич»ка утырып, башка төбәкне ашатырга тиеш?
Мин бүген яңгыраган инициативаны хупламыйм. «Әйдәгез, барыбыз да Ватан автомобильләренә күчик», – диләр. Кайсыларына? Минем «Волга» бар иде. Искиткеч машина. Ләкин, гафу итегез, нигә мин XXI гасырда бөтен дөнья яшәгән параметрларга туры килмәгән машинада йөрергә тиеш?! Нигә без беркайчан да «уңайлы шартлар» турында уйламыйбыз. Кешегә машинада уңайлы булганда, анда кондиционер булганда гына рәхәт. Әлбәттә, ансыз да йөреп була, тәрәзәләрне ач, диярсез. Ишегалдында – XXI гасыр! Әгәр безгә, Русия Федерациясе гражданнарына, Русия автопромын тәкъдим итәләр икән, яхшы, уңайлы машина тәкъдим итсеннәр!
«Коммерсантъ»: ДәүДума депутаты Александр Ющенко фикеренчә, депутатлар йөри торган автомобильгә карата аерым таләпләр юк.
– Таләп бер генә – машина йөрсен. Ватылса, аны тиз генә төзәтеп булсын. Үзебезнең автомобильләргә бик теләп күчәчәкбез. Без барыбыз да үзебезнең машинага утырырга телибез. Иң мөһиме – ул булсын. Безнең барыбызны да борчыган бер сорау бар: ни өчен Русиядә җиңел автомобильләр җитештерүне туктаттылар? Хәзер «Москвич»ны яңадан торгызырга керештеләр. Әмма сезнең ул заводны күргәнегез бармы? Анда машина ясарга урын да юк бит. Билгеле, мондый җитештерү үсмәячәк. «АвтоВАЗ»ны чит ил концернына саттылар. Андагы запчастьләрнең 80 проценты – чит илнекеләр иде. Хәзер заводның яңа җитәкчелеге, хәлне ничек коткарырга белми. Без ниндидер могҗиза белән генә йөк машиналары һәм автобус җитештерүне саклап калдык, әмма илдә җиңел автомобиль төзелеше калмады. 
Депутат кына түгел, гади гражданнар да үзебездә җитештерелгән җиңел машиналарны арзан бәядән сатып ала алсын өчен, сәяси белдерүләрне туктатып, җиңел автосәнәгатьне торгызу программасына күчәргә кирәк. 
Ә әлегә мин метрода да, самокатта да бик тыныч йөрим. Сүз уңаеннан, самокат та – чит илнеке.
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии